Шәһри Казан

Галиәсгар Камал оныгы: «60 яшемә кадәр дәү әти йортыннан аерылмадым»

Фидакарь Камалетдинов - күренекле драматург Галиәсгар Камалның оныгы. Аның әтисе Әнәс Камал - режиссер, артист булган кеше. Ул үзе дә сүзгә оста, сәнгатькә гашыйк.

Реклама

- Фидакарь абый, талант нәселдән бирелә, диләр. Үзегезгә сәхнә юлыннан китү мөмкинлеге дә булгандыр. Әмма башка юлны сайлагансыз.
- Мин Казандагы 12 нче һәм 80 нче мәктәпләрдә белем алдым. Шунда татарча шигырьләр, поэмалардан өзекләр укып, унике яшемнән республика олимпиадаларында катнаша башладым. Хәтта Мәскәүгә хәтле барып җиттем. Аннары радиога яздырдылар. Галиәсгар Камал оныгы икәнемне дә җиңүләр яулап кайтканнан соң гына белделәр. Бервакыт мәктәптә укытучы килде дә: «Фидакарь, анда бер ир кеше сине чакыра», - ди. Минем баштан шунда ук: «Милициядән түгелме икән?» - дигән уй йөгереп үтте, чөнки бик шук идем. Ул кеше Качалов исемендәге театрдан артист Хәйдәр Гыймалетдинов булып чыкты. Мине драма түгәрәгенә чакырырга килгән икән. Шунда йөри башлагач, «Бәхет кошы» һәм «Ай кызы» спектакльләрендә уйнадым. Бервакыт Мехчылар клубында спектакль уйнаганнан соң, мине залга чакырып алдылар. Анда бер төркем театр артистлары арасында әтинең апасы Зәйнәп Камалова белән сеңлесе Гәүһәр Камалова утыра. Шунда алар миңа ул чактагы театр техникумына барырга тәкъдим иттеләр. Ә мин, әти ачулануга карамастан, анда бармадым. Механика - технология техникумын тәмамладым. 15 яшьтән заводта эшли башладым. Аннары юллама белән Коми якларына ике елга төзелешкә китеп бардым.
- Ул заман өчен хәлле генә гаиләдә үссәгез дә, яшьтән үзегезгә юл яра белгәнсез әле.
- Әйе, анда нинди генә авырлыклар күрсәм дә, түздем. Утырып елаган чаклар да булды. Лаеш шулпасын шунда татыдым. Өйдәгеләргә сер бирәсем килмәде.
- Әтиегез кырысрак кеше идеме әллә?
- Ул бик усал булды. Миңа да сәнгать юлыннан китмәгәнгә ачулана торган иде. Фамилиямне дә, театр техникумына кермәгән өчен, Камаловка алыштырмады.
- Әнәс Камалның артист та, режиссер да, театр директоры да булганын беләбез. Шулай ук драма әсәрләре дә язганлыгы мәгълүм. Әтиегезнең пьесалары арасында аеруча хәтерегездә калганы кайсы? Ни өчен алар сәхнәдә сирәк куелды икән?
- Әтинең «Март бураннары» пьесасы минем йөрәккә уелып калды. Ул репрессия еллары турында. Миндә «Туй» дигән пьесасы саклана. Үз вакытында партиягә кермәгән өчен, аның әсәрләрен сәхнәгә куймый башлыйлар.
- Әтиегез сөйләгән вакыйгалардан бигрәк тә кайсысы күңелегездән китми?
- Бервакыт мәчетләрне клубка әйләндергән елларда, алар спектакль куярга бер авылга баралар. Сәхнәдә спектакль барган вакытта, клуб тәрәзәләрен каплап, ишекләрен бикләп клубка ут төртәләр. Шунда халык кая барырга белми торганда, труппадагы бер егет идән такталарын куптарып, халыкны шуннан чыгарып коткара. Ә аны әти урам тәрбиясеннән йолып үз труппасына эшкә алган була.
- Сезнең нәселдә театр сәнгатенә зур өлеш керткән кешеләр күп. Шулардан бабагыз Галиәсгар Камал, аның Камал II һәм Камал III дигән туганнары да бар. Галиәсгар Камал турында истәлекләрне беренчеләрдән булып кемнән ишеттегез?
- Безгә еш кына язучылар килә иде. Шулай ук Салих абый Сәйдәшев килеп йөрде. Мин аларның сөйләшкәннәрен ишек артына басып тыңлап тора идем. Шунда дәү әти турында да сөйлиләр иде. Аның унике баласы дөньяга килгән. Шуларның алтысы гына исән-сау үскән. Туган берсенең исемен аерым бер затлы тышлы китапка язып барган ул. Башта минем исемне Рөстәм дип куярга ниятләгәннәр, аннары аны сызып, Фидакарь дип язып куйган. Аның вафат булган Фаек исемле улы истәлегенә үзебез дә улыбызга шул исемне бирдек.
- Сез яшәгән Нариман урамындагы төзекләндерелгән йортыгыз бүген дә бик күп хатирәләр саклый...
- Ул йортны дәү әти яшь чагында, булачак кәләшенең әтисе бүләк итеп бирә. Шуның өстенә сарае, кибете була. Ишегалдындагы йортта асраулар яши. Әти яшь чагында шул сарайга урамдагы балаларны җыеп, алар белән спектакльләр куя торган булган. Энеләре Фаек белән Зөфәрне дә шунда уйната. Алар да бик талантлы була. Кызганыч, икесе дә яу кырыннан кайта алмаганнар. Дәү әтиләрнең йортыннан беркайчан да кунаклар өзелми. Ул чит телләр белгән. Төннәр буе тәрҗемә эше яисә язу белән шөгыльләнгән. Үз акчасына театрга декорацияләр эшләткән, киемнәр тектергән. Совет власте чорында аны кыса башлаганнан соң, Мөхәммәт исемле улы өйдәге күп кенә китапларын яндыра, ә әни кайберләрен җиргә күмәргә өлгерә. Әти Студенецка ял итәргә барган җиреннән чишмә янында утырган килеш үлеп китә. Дөрес, ул авырып та йөри. Мин ул урынны өлкән кешеләрдән сорашып эзләп таптым. Шунда әлегә хәтле артистларны алып барып күрсәткәнем юк.
- Сезнең озак еллар дәү әтиегездән калган йортта яшәвегезне беләбез.
- Әйе, 60 яшемә хәтле фатирыбызда яшәмичә, анда дәү әти өстәлендә йоклап йөрдем. Торбалар шартлый башлагач кына аннан аерылырга туры килде. Хәзер ул шәһәр карамагында санала.
- Аның музей булуын теләр идегезме?
- Әлбәттә, анда музей булырга тиеш, дип уйлыйм. Әмма әле ул хакта сүз кузгаткан кеше юк.
- Үз балаларыгызга нәсел шәҗәрәгезне сөйлисезме?
- Узган ел гына әле шул йортка җыелып, бөтен туганнарны искә алдык. Алар Камаллар нәселе турында хәбәрдар.
- Балаларыгыз сәнгатьне үз итмәдеме?
- Әти сыман мин дә аларның сәнгать юлыннан китүен теләгән идем. Әмма алар башка һөнәр сайлады. Улыбыз төзелештә, кызыбыз Алсу шеф-повар булып эшли. Бер оныгыбызга дәү әти хөрмәтенә Галиәсгар исеме куштык. Бәлки киләчәктә алар иҗат кешесе булып китәр.
- Хатыныгыз белән дә таныштырыгыз инде.
- Минем балаларның әниләре Раушания 42 яшендә авырып якты дөньядан китеп барды. Хәзер Сания апагыз белән 20 ел бергә яшибез.
- Узган ел театрда дәү әтиегезнең «Банкрот» дигән спектакле куелды. Сез аны ничек кабул иттегез?
- Миңа аның алдагы куелышын карау насыйп булган иде. Монысы да бик ошады. Заманча итеп куелган ул. Артистлар яхшы уйнады. Талантлар күп әле театрда, Аллага шөкер.

Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: