Шәһри Казан

Мәктәпсез калу куркынычы янаган авыл халкының зарын ишетүче булырмы?

Мондый мәктәпләр республикада инде юктыр, дип уйлый идек. Дөресен генә әйткәндә, аның эченә кергәч, бу бинада укый торган балалар алдында оят булып китте.

“Нефть өстендә” урнашкан, авыл хуҗалыгы, сәнәгать өлкәсендә шундый уңышларыбыз бар дип күкрәк кагып йөргән республика өчен кызардым. Сүзебез – Лаеш районы Шуран авылындагы мәктәп хакында.

Шуран җирлеге 1519 елда оешкан. Ә 1750 елда биредә беренче мәктәп барлыкка килә. Татарстанның Мәдәни мирас объектларын саклау комитеты мәгълүматлары буенча, Шуран мәктәбе урнашкан бина помещик Нармацкийныкы булган. Хәзер исә ул мәдәни мирас объектлары исемлегенә кертелгән.

Моңа кадәр биредә 1-9 сыйныф укучылары белем алган. Әмма Роспотребнадзор бинадагы җитешсезлекләрне бетермичә, мәктәпне ачарга рөхсәт бирми. Биредә 2021 елда Күп функцияле үзәк төзергә (чөнки Шуранда почта бүлеге дә, ФАПта, башка төрле учреждение дә юк) һәм аның бер өлешендә башлангыч мәктәп булдырырга ниятлиләр. Ә югары сыйныф укучыларына исә Девятово авылына йөртергә тәкъдим итәләр. Әмма әти-әниләр моңа каршы. Чөнки Казан – Оренбург трассасының балалар мәктәпкә йөрергә тиешле өлешендә бик еш кына юл-транспорт һәлакәтләре була, ди алар.

Мәсьәләнең асылына төшенер өчен без 30 июльдә Шуранда булып, авыл халкы белән очрашып-сөйләштек. Мәктәп алдында балалары әлеге мәктәпкә йөри торган һәм алдагы елларда балалары укырга барачак әниләр җыелган иде.
– Без кая гына мөрәҗәгать итмәдек. Район җитәкчелеге 1 сентябрьгә кадәр быел мәктәптә ремонт булачак, ә икенче елга исә башлангыч мәктәп төзелә башлый, дип рәсми җавап юллый. Әмма урта мәктәп сакланып калуын телибез. Чөнки авылыбызда бу бердәнбер бина. Ул мәктәп кенә түгел, ә медицина пункты да. Балалар түгәрәкләргә дә бирегә йөриләр. Алар соңгы бинаны да тартып алырга тели, – дип зарын сөйләде Юлия Фролова.

Урта мәктәпне саклап калу өчен Лаеш районы Мәгариф идарәсе җитәкчесе Лия Хөсәенова, Шуран мәктәбендә 50ләп бала булырга тиеш, дигән. Авыл җирлегендә бала-чага күп булганлыктан, өстәвенә, кайчандыр дача буларак кына йорт салып, хәзер инде даими рәвештә биредә яшәүчеләрнең балаларын да кушсаң, биш дистәгә тула да үзе.
– Без Лия Илдусовна (мәгариф идарәсе җитәкчесе – авт.) янына да бардык. Хәзер исә ул безгә урта мәктәп булсын өчен 80 бала кирәк, ди. Ә бу саннарны нинди документ нигезендә әйтүен аңлата алмый, - диде Юля.

Реклама

Светлана Лотфуллина гаиләсе белән Казандагы фатирларын сатып, Шуранга күченеп кайткан. Алар ире белән өч бала тәрбияли. Светлана клуб мөдире булганлыктан, укучыларның дәресләре беткәннән соң биредә түгәрәкләр үткәрә.
Без бирегә дүрт ел элек күченеп кайттык. Алдагы елларда укырга керәчәк 4 һәм 5 яшьлек балаларыбыз бар. Мәктәп, кибетләр бар дип уйлаган идек. Балаларны татар балалар бакчасына, моннан 8 чакрымдагы авылга йөртәбез. Балалар бу мәктәптә белем алыр дип өметләнгән идек, - ди Светлана.

Сүз уңаеннан, кайбер әти-әниләр дә балаларын башка авылдагы мәктәпкә йөртеп укытырга мәҗбүр икән.
Шуран халкы бу мәсьәлә буенча мөрәҗәгать итмәгән кеше калмаган. Хәтта ил башлыгы Владимир Путинга да хат юллаганнар. Әмма нәтиҗәсе генә юк.
Узган ел “Эфир” телеканалы Шуранда булганнан соң, мәктәптә ашханә булдырылган. Бер бүлмәгә линолеум җәелгән, тәрәзәләргә яңа пыялалалар куелган, электр системасы яңартылган.

Бу мәсьәлә буенча без Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгына мөрәҗәгать иттек. Әмма анда бу проблеманы чишәр өчен район хакимиятенә шалтыратырга, киңәш иттеләр.
Лаеш районы башлыгы матбугат хезмәте җитәкчесе Айгөл Әмирова әлегә кадәр мәктәпне төзекләндерү өчен проект-смета эшләре башкарылуын, ә 3 августтан исә мәктәптә төзекләдерү эшләре башланачагын әйтте.

Язма дөнья күрәчәк газета сишәмбе, ягъни 4 августта басмага тапшырылды. Әмма Юлия Фролова хәбәр итүенчә, төзекләндерү эшләрен башларга уйлаган кеше дә юк икән әле.
Кайчан башланыр, әгәр дә мәктәп төзекләндерелмәсә, балалар кая укырга барыр? Сәгать 8гә күрше авылга укырга бару өчен башлангыч сыйныф укучысын әти-әнисе иртән 6да ничек уятып алыр да, кичке 5тә арып-талып кайткан баланың укырга теләге калырмы? 30 елдан артык ник бу мәктәп капиталь төзекләндерү узмаган? Шуран укучыларының Конституция тарафыннан белем алырга бирелгән хокукын ник кысалар? Мәктәп ябылса, биредәге 7-8 укытучы кая эшкә барачак?

Шуран халкында дистәләгән сорау.
Мәдәни мирас объектларын саклау комитетына да сорау туа. Бина үзе мәдәни мирас объектлары исемлегендә. Әмма аны саклау, төзекләндерү өчен бармакка-бармак та кагылмаган. Ел саен биредә укытучылар, ата-аналар гына мәктәпне җыештыра, кулларыннан килгән кадәр тәртипкә китерә икән.
Икенчедән, әгәр дә глобаль рәвештә бинада төзекләндерү эшләре, үзгәртүләр кертергә ярамый икән, ул очракта, бинада урнашкан фельдшер бүлегенең ишегенә караганда, биредә архитектура мирасын бик үк “кадерләп” тормыйча гына, заманча ишек урнаштыруны нәрсә белән аңлатырга була?
Сораулар күп. Ә 1 сентябрьгә ике атнадан бераз гына артык вакыт калып бара. Шуран балалары быел мәктәпкә укырга йөри алырмы? Шул сорауга җавап табасы иде.

Лилия ЛОКМАНОВА.

Автор фотолары

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (2)
Осталось символов:
  • 5 август 2020 - 13:39
    Без имени
    Аны ишетеп тормаслар инде,ябарлар да куярлар, 9 ел(2011елдан башлап) күрше авыл мәктәбенә автобуста йөреп укыйлар балалар.
  • 5 август 2020 - 12:30
    Без имени
    Вот тебе хвалёный Татарстан! У них все для Казани только делается?