Шәһри Казан

"Соңгы кыңгырау": без бүгенге бәйрәмне болай билгеләп үтәргә күнекмәгәнбез...

Коронавирус аркасында өйдә калырга мәҗбүр булган укучылар быел виртуаль кыңгырау тавышын гына ишеттеләр. “Соңгы кыңгырау” акциясе Россия Мәгариф министрлыгының “ВКонтакте” социаль челтәрендәге башланып китте.

Аны министрлык башлыгы Сергей Кравцов башлап җибәрде. Ул чыгарылыш сыйныф укучыларына котлау сүзләре белән мөрәҗәгать итте. “Чын күңелдән сезгә сайлаган юлыгыздан баруыгызны, үз-үзегезгә һәм үз хыялларыгызга ышануыгызны телим! Мәктәп биргән бар яхшылыкны истә тотарга кирәк. Монда сез һәрвакыт киңәш сорап мөрәҗәгать итә аласыз”, – дип билгеләп үтте ул. Укучылар җитәкчелектән котлаулар кабул иттеләр. Алар үзләренең мәктәптә үткәрелгән вакыт турында хатирәләре белән уртаклашты.

23 ел элек мәктәпне тәмамлаган Татарстан Яшьләр эшләре министры Дамир Фәттахов та республика мәктәпләрен тәмамлаучыларны котлады.

Реклама

“Без бүгенге бәйрәмне болай билгеләп үтәргә күнекмәгәнбез, чөнки соңгы кыңгырау барыбыз өчен дә – ата-аналар һәм укытучыларны дулкынландырган мәктәп линейкасы һәм иртәнгә кадәр күңел ачу. Бу елны тәмамлаучылар - уникаль. Тормыш бәйрәмгә планнарыңны үзгәртсә дә, беркайчан да тормышка булган планыңнан чигенмә”, – дип сөйли министр. Ул егет-кызларга тормышта үз юлларын табудан курыкмаска, үзләрен төрле һөнәрләрдә сынап карауларын теләп үтте.

“Соңгы кыңгырау”га бәйле чаралар, флешмоблар әле алдагы көннәрдә дә дәвам итәчәк әле.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: