Шәһри Казан

Аша балык, китәрсең савыгып

Үлемгә китергән сәбәпләрнең берсе – йөрәк-кан тамырлары авырулары. Ничек кенә булмасын, бу авыруны вакытында ачыкласаң, дәвалануга өмет бар, йөрәк чирләрен алдан кисәтү юллары да билгеле. Бу хакта кардиолог-табиб, терапевт Альбина Шаһидуллина белән сөйләштек.

– Альбина Фәнисовна, йөрәк авыруларының билгеләре нинди, кайсы очракта кичектермәстән табибка мөрәҗәгать итәргә кирәк? 
 – Кеше үзендә ниндидер үзгәреш сизә икән (әйтик, кайсыдыр җире авырта, аңа уңайсыз, ул хәлсез), организм игътибар таләп итә дигән сүз. Димәк, табибка барырга кирәк. Йөрәк авырулары вакытында иң еш очрый торган билгеләр: күкрәк читлегендә авырту тою, йөрәк урыныннан чыгардай булып еш тибү, йөрәк тибешенең ритмы бозылу, һава җитмәү, баш әйләнү, күз алдында вак чебеннәр очкан кебек күренү, аңны югалтыр дәрәҗәгә җитү, бит кызару, куллар, аяклар суыну, үләм диеп курку. Дөрес, бу билгеләр нәкъ менә йөрәк авыртуларына гына ишарәли дигән сүз түгел. Әмма, организмда үзгәрешләр барлыгын кисәтә.

– Йөрәк авырулары нилектән килеп чыга соң?
– Сәбәпләр төрле. Шулай да йөрәк авырулары китергән кайбер уртак факторларны атарга була. Беренчесе – йогышлы авырулар. Вакытында һәм  ахыргача дәваланмаган йогышлы чирләр йөрәк авыруларына сәбәпче булырга мөмкин. Икенчесе – аз хәрәкәтләнү. Кеше гел утыра икән, кан тамырлары сыгылмалыгын югалта, аларга зыян килә. Дөрес тукланмау, тозлы, майлы, борычлы ризык канда холестерин китереп чыгара. Аксым җитмәү сәбәпле йөрәк мускуллары торышын үзгәртә.
Тагын бер сәбәп – артык гәүдә авырлыгы. Симерү матдәләр алмашы бозылуга китерә. Организмны җитәрлек дәрәҗәдә кислород белән тәэмин итү өчен йөрәк бар көченә эшләргә мәҗбүр. Спиртлы эчемлекләрне чамадан тыш куллану да начар. Алкоголь кан басымын күтәртә, кан тамырларында тромблар барлыкка китерә. Тәмәке тарту шулай ук зыянлы. Кан тамырлары кысыла, холестерин барлыкка килә. Психоэмоциональ халәт тә мөһим. Стресс, депрессия, эмоцияләр ташкыны нерв системасына йогынты ясамый калмый. Адреналин нәтиҗәсендә йөрәк ешрак тибә башлый, матдәләр алмашы бозыла. Нәселдәнлек тә роль уйный. 

Реклама

– Йөрәк-кан тамырлары авыруларын кисәтү өчен ничек дөрес тукланырга кирәк? 
– Кызганыч, бары дөрес тукланып кына авыруны кисәтеп булмый. Саклану чараларын комплекслы башкарырга кирәк. Хәрәкәт, физик көчәнеш, башка авыруларнв вакытында дәвалау – болар барысы да бергә алып барылса яхшы. Дөрес, кайбер төр ризыкларны куллану организмда холестерин балансын нормада тотарга ярдәм итә. Рационда балык булу мөһим. Омега-3, Омега-6 витаминнары комплексы организмга бик кирәк. Көненә 5-6 порция яшелчә, җиләк-җимеш ашагыз. Төп ризык ашаганда яшелчә салаты һәрвакыт булсын. Ә көн дәвамында җиләк-җимешләр белән тамак ялгарга була. Яшелчә, җиләк-җимештәге антиоксидантлар – йөрәк, кан тамырлары авыруларын кисәтү өчен иң яхшы чара. Шулай ук алар төрле шешләр барлыкка килү очракларын да киметә. Аз азлап ашарга өйрәнегез. Авырлыгыгызны һәрчак контрольдә тотыгыз.

Фото: https://pixabay.com/

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: