Шәһри Казан

«Буягычлар, төрле “Е”лар кушылган азык-төлекне алмыйм»

Арчада гаҗәеп бер кеше белән таныштык без. Рәшит абый Касыймов дөрес туклануга зур игътибар бирә. “

Кибеттән ризык сатып алганда составын карыйм. Буягычлар, төрле “Е”лар кушылган азык-төлекне алмыйм. Соклар сатып алганым юк, аны өйдә ясыйбыз. Яшелчә-җиләк җимешләрне кышка катырып куябыз. Колбасаны да оныттык. Күп итеп фильтр аша чистартылган су эчәбез”,– ди ул.

 “Мин фәннәр кандидаты да түгел. Бары үзем сынаган чаралар турында гына сөйлим. Күршеләр минем кар яуганчы кызарып утырган помидорларыма гел шакката. Нинди сорт, диләр. Кем белсен аны? Эш сортта түгел. Мин аларны махсус биосостав белән тукландырам, һәр препаратны куллану буенча тулы бер китаплык аерым инструкция бар.  Иренмәскә генә кирәк”, –  ди Рәшит абый. Ул  15 ел дәвамында  “Дөрес  туклану – милләт сәламәтлеге” программасы буенча  җитештерелә торган бу препаратларны төрле өлкәләрдә сынап караган. Биопрепаратны һәм металл энәле аппликаторны Казанда яшәгән чагында Рәшит абыйның  хатыны бер фәнни конференциядән  алып кайткан булган. Тәрәз төбендәге гөлләре корый башлагач, шул препаратны кулланып карарга киңәш иткәннәр аңа. “Гөлләр күзгә күренеп тернәкләнде, яфрак чыгара башлады.  Хәзер гел шау чәчәктә утыра. Ә теге аппликаторы баш авыртуларын баса икән. Маңгайга берничә минутка куеп тору да җитә. Элек кышы буена  кимендә өч тапкыр салкын тидерә идем. Хәзер шөкер, күптән авырмыйм инде”,–  ди 60 яшеннән узган Рәшит абый.  Ак чыршы исе килеп торган бер препаратны гел кесәсендә йөртә ул. Безгә дә иснәтте. Бу эфир майлары әйләнә-тирәдәге микробларны үтерә,ди.Әлеге биопрепаратлар начар исләрне дә бетерә икән.

Реклама

Берсендә ялгыш суыткычны кабызырга онытканбыз. Май ае. Бөтен ит эреп, сасыган, суыткычны күпме юсак та, яман ис, ит суының калдыклары бетмәде. Шул препарат белән генә истән котыла алдык. Аннары берсендә базга төшкәч, түшәмдә зур гына катлам булып гөмбәчек барлыкка килгәнен күрдем. Кырып та карадым, файдасыз. Кызык өчен генә шул биопрепаратны сиптергән идем, берничә атнадан теге гөмбәчекнең эзе дә калмаган. Үзем дә шаккатым,– ди Рәшит абый. Хатынына онкология чирен җиңәргә дә препаратларның ярдәме тигән.

—Аны кешегә дә кулланырга ярыймыни?
— Ярый. Төрлесе бар. Берсендә бакчада чия агачларына шул биосостав сиптереп йөргәндә, ишегалларында төзү эшләре белән мәш килгән күршем: “Рәшит абый, җил белән химияң безгә очып килә, сиптерми тор әле”, – ди. Югыйсә ничә тапкыр ул биопрепартның химия түгел икәнен аңлатканым бар иде аңа. Тоттым да шул препаратны авызыма сиптерә башладым. Күршем сүзсез калды. Башка берни дәшмәде. Мине юләрләнгән дип уйлагандыр инде, – дип көлә Рәшит абый.
Баксаң, әлеге препаратлар  бензинны экономияләргә дә ярдәм итә икән. “ 14нче модельле, 45 мең километр йөргән машина алган идем. 100 километрга 8,4 литр ягулык китә иде. Двигатель маена шул биосоставны салганнан соң, машина табигатькә зыянлы матдәләр дә аз чыгара,ә бензин 100 километрга  6,2 литр гына сарыф итә башлады”, – ди Рәшит абый. Бу препаратларның үзенчәлеге – составында микроорганизмнар һәм  цеолит булу икән. Әлеге табигый метал әйләнә-тирәне бактерияләрдән, төрле зарарлы матдәләрдән чистарту өчен кулланыла.

 “Сәламәтлек нык булсын өчен аны кечкенәдән кайгыртырга кирәк. Моның өчен табигатьне, экологияне һәр кеше үзе җаваплылык тоеп кайгыртырга бурычлы”,–   дип саный Рәшит Касыймов.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: