Шәһри Казан

Инсультны бергәләп кисәтик

Россиядә инсульттан ел саен якынча 450 мең кеше вафат була. Кызганыч, аларның  өчтән ике өлеше инвалид булып кала.

Инсультны кисәтү һәм дәвалау проблемаларына игътибарны җәлеп итү максатында “Зәңгәр тасма” оешмасы Татарстанның Мәдәният министрлыгы белән берлектә концерт оештыра. Бәйрәм чарасы 14 сентябрь көнне узачак. Анда танылган җырчылар Алинә Шәрипҗанова, Фәридә-Алсу дуэты, башка җырчылар чыгыш ясаячак. Төп кунак – Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты Альберт Асадуллин. Тамашачылар арасында бүләкләр дә уйнатылыр, дип көтелә. Чарада инсультны дәвалау буенча киңәшләр алырга да мөмкин булачак. Концерт түләүле. 

Реклама

Россиядә инсульттан ел саен якынча 450 мең кеше вафат була. Кызганыч, аларның  өчтән ике өлеше инвалид булып кала. Саклану чараларын алдан күргәндә, инсультны кисәтеп була, дип саный табиблар. Моның өчен сәламәт яшәү рәвеше алып барырга,  40 яшьтән узганнарга кан басымын, пульсын һәм кандагы холестерин күләмен даими тикшереп торырга кушалар.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: