Шәһри Казан

Әйдәгез, айныйбыз!

Россия халкы элек-электән эчүчелеккә каршы көрәш алып барган! Әмма... Аңа карап кына, бездә беркайчан да эчүдән туктамаганнар.

11 сентябрьдә эчүчелеккә каршы көрәш белән бәйле Аеклык көне уздырыла икән. Элеккеге чорда православ динендәгеләр аны катгый таләпләргә китереп үткәргәннәр: бу көнне ит, сөт, йомырка ризыклары гына түгел, алкогольле эчемләр куллану да катгый тыелган. 1911 елда Санкт-Петербургта “Аеклыкта – халык бәхете” шигаре исемендә шундый көн кертелгән. 1913 елның 11 сентябреннән исә бу көн чиркәү тарафыннан якланган рәсми бәйрәм буларак билгеләп үтелгән.

Күрәсезме, Россия халкы элек-электән эчүчелеккә каршы көрәш алып барган! Әмма... Аңа карап кына, бездә беркайчан да эчүдән туктамаганнар. Эчеп, колхозлар төзелгән, мәчет-чиркәүләр җимерелгән, эчеп һөҗүмгә күтәрелгәннәр, эчеп кенә бәхетле социализм төзү идеяләре белән янганнар. Эчүчелеккә каршы көрәш алып барган кешеләрнең дә аракыга хирыслыгы сәбәпле дөньядан китүләрен беләм. Хәер, бу темага һәрберегез мисал да, хатирәләр дә китерә ала. Иртән иртүк ишегебезгә кагып, “апа, 50 грамм гына салып бирче, үләм” дип хәерле иртә теләүчеләрне дә, бер яртыга бакча сукалатуларыбызны, печән китертүләребезне, колхоз малын үзләштерүләребезне дә хәтерлибездер. Булды шундый вакытлар, аракы (йә, булмаса, сәмәй-самогон) акчаны алмаштырган “тимер валюта”га әйләнде. Бер ярты урынына ничәдер сум бирсәң, күпме тракторчысы, көтүчесе, балта остасы байый алыр иде дә бит... Баемадылар, фанилыктан бакыйлыкка да бик тиз күчтеләр. Хәер, теге дөньяга яртысын да, акчасын да алып китеп булмый, анысы. Ә акча урынына ярты бирүчеләр, яки күршесен үлемнән коткарып, 50 грамм салып бирүчеләр үз өсләренә күпме гөнаһ җыйды икән?

Ә күпме шагыйрь-язучылар, талантлы әдип һәм артистлар, галимнәр һәм, гомумән, зыялылар “елан агуы”на каршы тора алмады. Икенче яктан, күпме даһи әсәрләр иҗат ителде (бу урында елмаергамы, ачуланыргамы – һәркем үзенчә хәл итә). Хәмер баткаклыгына чуму авыр түгел. Чыгуы гына бик авыр яки бөтенләй мөмкин түгел.

Соңгы дистә елларда эчүчелеккә каршы көрәш аяусыз бара, дип әйтмәс идем. Кибет киштәләре нинди генә эчемлекләр белән тулмаган да, нинди генә бәйлеләре юк анда. Шулай да, халык кырылып эчә дип санамыйм. Элек эчкәннәре йә эчүен дәвам итә, йә олыгаеп, намаз юлына баса, йә, теге заманнарда барып җитә алмаган фикерләрен үзгәртеп, бизнес, акча эшләү юлына кереп китә... Ә яшьләр арасында эчкечелек модада түгел дә бугай. Күпләр өчен үсеш, бизнес, физкультура һәм спорт, сәяхәт кылу, дин – беренчел планда. “Аракы коллыгы”ннан “акча коллыгы”на күчә баруның да начар яклары күп, әлбәттә, ләкин плюслары шулай да күбрәк.

Исереклектән аеклыкка күчүдә татарларга ислам дине дә ярдәм итте, моны һич кенә дә инкарь итеп булмый. Намаз уку, ураза тоту, ислам гаиләсе булдыру, хәләл акча эшләү, аек (камил) акыл белән фикер йөртү... (Бу сүзләрне язып куйдым да, “кара, нинди камиллек һәм матурлык” дип уйлап куйдым). Әйе, аек булу – ул бит аек акыл дигән сүз дә!

Реклама

11 сентябрьгә килгәндә... Артык игътибар бирми генә уздырып җибәреп, киләчәк көннәребезне тагын да ямьләндереп яшәү өчен көчне күбрәк сарыф итик дигән теләктә калабыз.

Ләкин! Россиядә парадоксыз булмый шул. Аеклык көне белән берлектә, бу көнне әле кемнәрдер кырлы стакан көнен дә билгеләп уза икән...

Равил Насыйбуллин, Теләче районы Иске Җөрия авылы мәдәният йорты җитәкчесе:
- Эчкечелек - ул җәмгыятне, кешене артка сөйри торган әйбер, анын белән кеше бетә. Тикмәгә генә эчкән кеше – беткән кеше дип әйтмиләр. Шул хәмер аркасында күпме гомерләр өзелә, кеше түбәнчелеккә төшеп бетә. Хәзерге заман – аек акыл белән эш итә торган заман. Бу кешенең яшенә карамый. Эчкән кешегә хөрмәт юк. Безнең авылга килгәндә дә, аракы белән артыгыннан мавыгучылар, исерекләр юк дәрәҗәсендә, 99 проценты – аек халык.

Рәзил Вәлиев, “Ирек мәйданы” газетасы хезмәткәре:
- Мондый көннәрне, бәйрәмнәрне бер дә хупламыйм. Бу көнне генә аерып алып, башка көннәрдә эчүне пропагандалаган кебек килеп чыга. Кеше бер генә көндә түгел, гомере буе аек акыл белән яшәргә тиеш.
Бу турыда Коръәндә дә әйтелә: “Ий мөэминнәр! Исертә торган эчемлекләр һәммәсе дә, отыш уеннары һәртөрлесе дә, сынымнарга гыйбадәт итү – Аллаһудан башка мәхлукларга табыну эшләре, шулай ук ырымлану — багучылык эшләре хәрамдыр, шайтан эшләреннән булган пычрак эшләрдер, һәлак булудан котылмаклыгыгыз өчен бу нәҗес эшләрдән ерак булыгыз! Саклансагыз, шаять, котылырсыз — өстенлек табарсыз”. Моннан тыш, Пәйгамбәребез Мөхәммәд (с.г.в.): “Раббыбыз хәмер эчүчене, эчерүчене, хәмерне сатып алучыны, сатучыны, ясаучыны, саклаучыны, ташучыны һәм үзенә ташыттыручыны ләгънәт кылды”, – ди. 
Хәмер аркасында күпме җинаятьләр кылына, гаиләләр таркала, балалар ятим кала. Димәк, ул эчкән кешегә генә түгел, эчкеченең әйләнә-тирәсендәгеләргә дә начар йогынты ясый булып чыга.

Фото: pixabay.com

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: