Шәһри Казан

Үзмәшгуль Гөлназ Госманова: “Клиентлардан өзелгәнем юк”

Медицина өлкәсендә үзен төрлечә сынап карагач, үзмәшгуль буларак теркәлгән ул.

Казанның Салават Күпере микрорайонында Гөлназ Госманованы уенын-чынын бергә кушып: комплексның ашыгыч ярдәме дип йөртүчеләр бар. Бик кирәк вакытта уколын да ясый, медицина өлкәсе, педиатрия буенча төрле киңәш-табыш кирәк булса да, биредә яшәүчеләр аңа мөрәҗәгать итә. Һәркайсына булыша, ярдәмгә килә ул.

Авылда фельдшер булып эшләгән әнисенә кечкенәдән үк ияреп йөргән ул. Шуңа да кызның киләчәге балачагыннан ук билгеле була: медицина көллиятенә укырга керә, аны уңышлы тәмамлап Казанның төрле медицина үзәкләрендә эшләп чыныга. Балалар бакчасы һәм мәктәптә дә эшләп ала.

– Болар барысы да билгеле бер баскыч, һөнәри яктан үсү һәм чыныгу, – ди ул. – Медицина өлкәсендә үземне төрлечә сынап карагач, үзмәшгуль буларак теркәлергә булдым. Косметология, массаж һәм башка медицина юнәлешләре буенча пандемиягә кадәр үк хәтта үз кабинетымны да ачкан идем. Шугаринг, депиляция, массаж, уколлар ясау керә минем прейскурантка. Шөкер, клиенттан өзелгәнем юк. “Салават Күпере” шәһәрдән читтә урнашканга, микрорайон халкы мондый төр хезмәтләргә сусаган. Шуңа кабинет ачуымны да бик көттеләр, – ди үзе.

Карантин башланганнан соң, аны ябарга туры килә. Хәзер клиентларын ул өйдә генә кабул итә. Моның өчен фатирында махсус бер бүлмә бүленгән. Бәяләре шактый түбән булганга, Гөлназның һәр сәгате исәптә, берсе массажга язылса, икенчеләре депиляция хезмәтенә чират көтә.

Реклама

Гөлназдан бит тиресе өчен тукландыргыч маска рецепты:

Куллану буенча тәкъдимнәр: башта бит тиресенең кечкенә генә бер өлешендә үзегез ясаган масканы сынап карагыз һәм, әгәр ул кычыту тудырмаса, кулланырга була. Яшелчә битлекләрен куллануны 30 минуттан да арттырырга ярамый, аны җылымса су белән юып алырга кирәк. Тоник һәм кремнан да файдаланырга мөмкин.

Яшелчәләр чын мәгънәсендә битне карау өчен иң арзан чараларның берсе булып санала.

Майлы бит тиресе өчен: кыярның яртысын угычтан уып, аңа бер йомырка агы салып болгатыгыз һәм битегезгә сылап, 15 минут тотыгыз.

Бер яшь бәрәңгене кабыгы белән пешерәбез. Бер яшел алманың кабыгыннан чистартабыз. Икесен дә вак угычтан уабыз. Йомырка һәм кефир кушабыз. Бәрәңгеле масканы муенга һәм биткә тидереп 20-25 минут тотабыз. Шуннан соң җылымса су белән юып алабыз.

Лилия Гайнуллина.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (1)
Осталось символов:
  • 8 август 2020 - 15:59
    Без имени
    Бар эшкә дә булган кеше👍