Шәһри Казан

Айнур Фатыйхов турында иҗатташ дуслары: "Без бөек музыкантны югалттык"

13 октябрь көнне Уфада эстраданың танылган виртуоз баянчысы Айнур Фатыйхов вафат булды. Айнур - Башкортстанның халык артисты, танылган виртуоз баянчы Халит Фатыйховның улы.

Айнур Халит улы Фатыйхов 1983 елның 22 февралендә дөньяга килгән. Балачактан баянда уйный. Моннан тыш, курай, кубыз, тальян, аккордеон уен коралларын да үз итә.Төрле халыкара конкурсларда катнашып лауреат исеменә лаек була.

Студент елларында ук Айнурны Салават Фәтхетдинов, Айдар Галимов, Габделфәт Сафин кебек шәхесләр үзенең төркеменә чакыра. 2007 елда Айнур Фатыйховның җырчы буларак, беренче җыентыгы дөнья күрә. 

Иҗатташ дуслары Айнур Фатыйховның китүен татар һәм башкорт сәнгате өчен зур югалту дип саный.

Гәбделфәт Сафин: “Сүземне Айнурның әтисе Халит Фатыйховтан башлыйсым килә. Ул - Башкортстанда беренче виртуоз баянчы. Җырчыларга Халит уйнаса, бу - зур бәхет иде. Мин аның уйнавын күреп, төркемемә чакырдым. Ул чакларда Казанның Тинчурин театрында 16шар көн концертым була иде. Халит хатыны, нәфис сүз остасы, концертны алып баручы Лилия белән 16 көн буе Казанда тора  иде. Гастрольләргә һәрвакыт үз машиналарында йөрделәр. Айнур – аларның күз карасы кебек карап үстергән төпчек уллары. Беренче уллары да музыкант. 2-3 елдан Айнур үсеп җитте. Ул төрле конкурсларда катнашып, лауреат булган әти-әнисенең горурлыгы иде. Аның турында хәзер “иде” дип әйтү күңелле хәл түгел. Айнур бик теләп безгә кушылды, 3-4 ел бергә эшләдек. Айнурны яратмый мөмкин түгел. Миңа гел “абый” дип әйтә иде. Казанга килгән саен кунакка керде. Без дә аларга Уфага кунакка бара идек. Уйнаганда, куллары гына түгел, чәчләре, керфекләренә кадәр уйный иде. Ул - үз эшенең чын остасы. Әти-әнисенең авыр хәсрәтен уртаклашабыз. Айнурның урыны җәннәт түрендә булсын”.

Рөстәм Асаев: “Айнурны мин 20 еллап беләм. Эстрадага чыгуымда Айнурның роле бик зур. 2003 елда “Гармун моңы” һәм “Ак болытлар” җырлары белән бергә көн-төн кайнаштык. Ул – үз эшенең чын остасы. Кеше буларак, юмор хисле, ярдәмчел, дәртле иде, үз эшен белеп башкарды. Бик пөхтә кеше иде. Күлмәк-чалбарларын һәрвакыт үтүкләп киде. Ашарга пешерү осталыгы да бар иде. Иң төп сыйфатларының берсе – беркайчан да беркемне кыен хәлгә куймады. Дөрес, аның нервландыра торган гадәте бар иде. Концерт башланырга 5 минут кала ул – юк. Инде концерт башланды дигәндә генә, сәхнәгә үзенең энергиясе белән атылып килеп чыга иде. Мин аның китүенә ышанмыйм. Нык авыр. “Братка, всё сделаем” дип әйтә иде... Бөек музыкант дустым Айнурик, тыныч йокла, бәхил бул, күңел түремдә, Син, дустым... Алла сакласын, бер-беребезне саклыйк”.

Реклама

Мурат Гайсин: “Айнурны 20 елдан артык беләм. Балачактан бирле бергә булдык. Бергә урта махсус музыка мәктәбен тәмамладык. Айнур талант иде, башка андыйлар юк. Нинди уен кораллына алынса да, өздереп сайрата иде. Без аны үзара дөньяның 7 баянчысы дип йөрттек, чөнки ул баянистлар арасында узган "Кубок мира" конкурсында 7 урын алып кайтты. Бик авыр. Кичә генә аның белән сөйләштем. Нык итеп ютәлли иде, шулай да позитив булырга тырышты. Октябрь азагында Татарстан концертларында очрашырбыз дип саубуллаштык. Чын дустым иде. Ун ел элек Казанга махсус минем туйга да килгән иде”. 

Лилия Биктимерова: “Айнур – бик кешелекле кеше иде. Бервакытта да кешегә кушылып кеше сөйләмәс иде. Ничек кенә авыр булса да, беркемгә авыр сүз әйтмәде. Мин аны әүлия дия идем. Гел көләч йөзле булды. Аның эчендә ни барлыгын беркем дә белмәде, чөнки ул гел көләргә тырышты. Киң күңелле Айнур кешегә соңгы әйберен дә бирергә риза иде. Урыны оҗмахта булсын”.

Ришат Төхвәтуллин (Айнур соңгы тапкыр 10 октябрьдә Ришат белән чыгыш ясаган булган): “Айнур минем өчен иң яхшысы булды һәм булачак. Ул – иң кешелекле, шаян кеше, һәрвакыт энергиясе ташып торды. Айнур мине күп нәрсәгә өйрәтте. Без бөек музыкантны югалттык”.

Фәридә Әхмәтшина (“Фәридә-Алсу”): “Айнур турындагы хәбәр аяктан екты. Кызганыч, чир дигәннәре беркемне дә аямый. Бигрәк тә ирләр апатиягә тиз бирелә, шуңа да без аларга терәк-таяныч булырга тиеш. Мин әтинең юбилеена Алмаз абый Хәмзин сүзләренә җыр язган идем. Җырга аранжировка ясаганда, шәп баянчы эзләдем. Айнурның уйнавын ишеткәч, аның оста баянчы булуын шундук аңладым. Айнур белән бер студиядә очрашып, “Әтиемә” дигән җырга баян партиясен яздырдык. Ул беренче уйнаудан ук җырны тоеп алды. Айнур уйнаганда, күземнән яшьләр тәгәрәде. Җыр шулкадәр тирән мәгънәле килеп чыкты. Бу җыр хәзер музей экспонаты кебек булачак. Айнурның юклыгына күңелем ышанмый”.

Гүзәл Идрисова: “Олы улым Камил 3 яшеннән Айнур абыйсының уйнавын сокланып карап үсте. Аңа карап баянчы булырга хыялланды. Безнең өйдә Габделфәт Сафин концертыннан видеоязма саклана. Анда Халит һәм Айнур Фатыйховлар “Акбүз атым” җырын уйный. Шул чыгышны ничә тапкыр карасак та, таң кала идек. Айнур шулкадәр үз эшенең чын остасы. Аның кебекләр юк. Ул – эксклюзив талантка ия булган бердәнбер баянчы. Айнур кебек булырга әле өйрәнәсе дә өйрәнәсе. 37 яшендә арабыздан китүе бик кызганыч. Урыны оҗмахта булсын”.

Айнурның гаиләсенең, якыннарының тирән кайгысын уртаклашабыз. Мәрхүмнең урыны оҗмахта булсын.

Эльвира ШАКИРОВА
 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (1)
Осталось символов:
  • 16 октябрь 2020 - 07:48
    Без имени
    Ауыр тупраклары енел булсын. Калганнарга туземлек