Шәһри Казан

Җырчы Венера Шәмиева: “Ирем беренче очрашуга әтисе белән килде”

Венера Шәмиева тамашачы күңеленә шәл бәйләүче кечкенә кыз буларак кереп калды. Соңрак исә аны Габделфәт Сафин белән бергә башкарган “Хыянәт” җыры тагын да популярлаштырды.

Әмма халыкка танылу алгач кына Венера сәхнәдән югалды. Хәзер дә сирәк күренә.
– Венера, популяр вакытта сәхнәдән китүегезнең сәбәбе нәрсәдә булды?
– 1997-1998 елларда музыка училищесына укырга кердем һәм тавышым кинәт нәзекләнде (нечкәрде?). Укытучым Клара Захаровна Щербина миңа вакытлыча җырламаска киңәш итте. Сәхнәдән беренче тапкыр китүем шулай булды.
Аннан соң “Хыянәт” җыры чыкты. Ул вакытта Мәдәният һәм сәнгать институтында укый идем. Венера Ганиева мине үзе укырга чакырып алган иде. Аның кафедра мөдире итеп эшли башлавының беренче елы. Концертлар белән йөреп, укуны да алып барып булмас дип, укуны сайладым. Шул елның азагында ук кияүгә дә чыктым. Ул вакытта дөрес эшләгәнмендер дип саныйм.
Хәзер инде ничә ел институтта доцент булып эшлим. Венера Әхәтовна белән озак еллар инде студентларны тәрбиялибез. Тәрбияләү дим, чөнки тавыш кую ул бер нәрсә, ә аларны шәхес буларак та формалаштырырга кирәк. Укытучы буларак формалашу өчен бу кирәкле адым булды. Ике адым алга барыр өчен, бер адым артка ясау да кирәк. Әлегә балалар белән мәшгуль булу сәбәпле, административ ялда.

– Мондый юлны сайлаганга үкенмәдегезме?
– Үкенмәдем, мин бит 80 яшьлек әби түгел. Әле гомер буе эшлисе. Шау-гөр килеп, сәхнәне “дер” селкетеп җырлап йөрмәсәм дә, иҗади энергиямне тормышка ашырып торам. Күп булмаса да, үземнең тугры тамашачым бар дип өметләнәм.

– Ирегез Рөстәм белән танышу ничегрәк булды?
– Без туйда таныштык, дөресрәге махсус таныштырдылар. Әти-әниләрне, нәселләрне белеп таныштыру – татар халкының элек-электән килгән гореф-гадәте. Ул дөрес әйбер. Безнең балалар тыңларлармы-юкмы, замана бөтенләй башка. Әмма балаларга: “Белгән кешеләр булсын иде, карабрак йөрегез”, – дип әйтә киләбез.
...Безнең беренче очрашуга Рөстәм әтисе белән килде. Әллә кайда йөргәнче, татар кызлары белән йөрергә кирәк, марҗа кызлары эләктереп алыр әле үзеңне дип, әтисе минем янга көпә-көндез алып килгән иде үзен. Аңа кадәр без бер ел элек, әйткәнемчә, туйда танышкан идек инде. Кичен исә үзе генә килде.
Әтием озын буйлы, кара чәчле. Ирем дә шундый булырга тиеш кебек иде. Иремнең чәче сары. Ә сары чәчле кешеләр бөтенләй дә минем табигатемә туры килә торган түгел.
Рөстәмнең холкына игътибар иттем. Бер ел эчендә ул инде бик үзгәргән, ирләр кыяфәте кергән иде.

– Нәрсәсе белән җәлеп итте ул?
– Кичен елга портына бардык. Шунда бер әби очрады. Инде кояш байый иде. Рөстәмнән ниндидер урамның кайдалыгын сорады. Бу 22 ел элек бит, ул чагында навигаторлар да юк. Рөстәм: “Хәзер, әби, табабыз аны”, – диде дә, әбине кирәк җиренә илтеп тә куйдык. Шул вакытта Аллаһы Тәгаләнең миңа күңелемне ачар өчен җибәрелгән кешесе булгандыр инде ул әби. Ирем әбиләргә карата хәзер дә шулай. Хаҗга барса да анда да әбиләрнең сумкаларын күтәреп йөри.

– Шул ике дистә ел вакыт эчендә ирегез нык үзгәрдеме? Сезне берәр яктан үзгәртә алдымы?
– Бик нык үзгәрдек. Яхшы якка гына дип уйлыйм. Тормышыбызга дин керде. Рөстәмне мин 22 ел беләм һәм бер генә тапкыр да аның хәмер эчкәнен күргәнем булмады.

Реклама

– Дингә килүегез ничек булды?
– Беренче бу юлга ирем килде. Әмма мине беркайчан да дингә өндәгәне булмады. Ул кызыктыра гына. Дингә килүемнең сәбәбе – иремнең үз-үзен тотышы булды. Ул динне шул хәтле тирәнтен, төптән аңлый. Аңа сокланам. Дуслары белән алар үзара изге гамәл эшләү буенча ярышалар. Рамазан аенда да, Корбан бәйрәме җитсә дә. Аның ярдәм итәр өчен акчасы да табылып тора. Бергәләп җыелышып, зур-зур проектлар эшлиләр.
Моннан өч-дүрт ел элек Республика клиник хастаханәсендә бала тапканда бер хатын-кыз үлде. Моны кичтән ишеттем. Ул хатынның тагын өч баласы булган. Икенче көнне мәчеткә җеназа намазына бардык. Шаккаттым. Әлеге гаилә өчен җыелган сумма! Автобусын да таптылар, башкача да ярдәм күрсәттеләр.
Иремнең гамәлләре миңа яулык та яптырды. Балаларны да без шимбә-якшәмбе дин дәресләренә бик җиңел йөртәбез. Ифтар кылу өчен табыннар әзерләү дә миңа бик рәхәт.
Без динне кечкенәдән күреп үстек. Әмма ирем миңа аны бөтенләй башка яктан ачты. Яулыкны да ябып була, динне дә тотып була. Әмма моңа Аллаһы Тәгалә күңелне ачарга тиеш. Рөстәмнең күңеле ачык, янәшәсендә дә шундый кешеләр. Мин моңа бик сөенәм.
Яулык ябу әйтеп эшли торган гына эш түгел. Рөстәм миңа гел әйтә килде: “Яулык ябуың синнән тормый, ул минем иман ныклыгыннан тора”, – дия иде. Шулай булды да. Яз көне иде. Ирем командировкага китте. Урамга чыктым, әллә нинди хис: әйтерсең лә дөньяда үзем генә торып калган кебек. Ниндидер ялгызлык, үзеңне сакланган итеп тоймау хисе барлыкка килде күңелемдә. Өйгә кердем дә, башыма шарф урадым. Көне буе шулай йөреп кайттым. Икенче көнне тагын шулай чыгып киттем. Миңа: “Венера, сиңа шундый килешә”, – дип комплиментлар ясый башладылар. Ирем кайткач та яулыгымны салмадым. Ул миңа шундый саклану, рәхәтлек хисе бирде.
Сәхнә кешесе дә булгач, бу миңа җиңел бирелде димәс идем. Безнең бер танышыбыз яман шеш белән авырды. Химия терапиясеннән соң чәче коелганга, чалма (тюрбан?) кия башлады. Дәвалангач та салмады, дингә шулай килде. Бу миңа шундый нык тәэсир итте. Шуңа һәрвакыт Аллаһы Тәгаләдән яулыкны миңа күз яшьләре аша түгел, шатлык белән кигезсәң иде дип сорый идем.

– Соңгы арада яулык киеп тә, аннан салучылар белән еш очраша башладым. Андыйларга мөнәсәбәтегез ничегрәк?
– Андыйларны күргәнем бар. Социаль челтәрдәге бер кызны да кызым белән күзәтеп барабыз. Без дә кыз үстерәбез. Яулык кию мәсьәләсендә аңа басым ясамаска булдык. Чөнки ул туган вакытта яулыклы, хаҗлы, намазлы гаиләдә тумады. Ул дин юлында булуыбызны күреп үсә. Үзе теләгәч кияр дигән фикергә килдек.
Яулыкны ябып, салучыларга килгәндә, аларны гаепләмим. Калеб дигән әйбер бар. Ул яулыктан да, хаҗдан да, намаздан да – бөтен әйбердән өстен. Гомер буе намаз укып, изге эшләр эшләп тә, бер генә тапкыр масаюы аркасында җәһәннәмгә эләгергә, ә чын күңелдән тәүбәгә килүче җәннәткә керергә мөмкин. Моны безгә хәл итәсе түгел, ди ирем. Кеше карбыз түгел, ярып карый алмыйбыз. Андый балаларны күргәч, Ходайдан сорап, дога кылырга кирәк.

– Дин көчле булса да, без дә дөньяви республикада яшибез. Шул мохиттә Ислам кануннары буенча балалар тәрбияләү авырмы?
– Берьюлы ике урындыкта утырган кебек. Авыр.

–Чикләрне ничек билгеләргә?
– Өйрәнәбез. Тырышабыз, хаталарыбыз да бар. Балалар йоклагач кичен Рөстәм белән икәү аш бүлмәсендә фикерләшәбез, бәхәсләшәбез дә. Үзебезнең кануннарыбыз бар. Мисал өчен, Зөләйханы кунача үзебезнең дусларыбызга гына җибәрә алабыз.
Итәк тездән ике бармак югары булырга мөмкин, аннан да кыска түгел. Бездә шортылар юк. Әгәр дә үкчәле әйбер кия икән, чалбар белән генә.
Бала тынычрак булса, үсмерлек чоры җиңелрәк үтә икән. Зөләйха безнең бик көчле шәхес. Аның белән сөйләшкәндә: “Мин яхшырак беләм, мин олы кеше!2 – дип әйтеп кенә булмый, барысын да аңлатырга кирәк.
Эшләгән эшеңне башкарганчы: “Әтием минем өчен кызармасмы, дигән сорау бир. Чөнки Кыямәт көнендә әтиең гаиләдәге барлык хатын-кызлар өчен дә җавап тотачак”, – дип аңлатам. Бәлки аңа артык та йөклибездер, анысын да аңлыйм.
Балалар – бик зур институт. Өйдә утырган хатын-кыз үсә алмый, диләр. Балалар белән син секунд саен үсештә. Алар синең реакцияңне карап кына тора.

– Сезнең Дәүләт һәм Җәлил исемле улларыгыз да үсеп килә. Өч бала алып кайтырга ничек ниятләдегез?
– Берничә ел элек миңа күп балалы әни буласың дип әйтсәләр, ышанмас идем. Бала табасы килү теләге – ул Аллаһ рәхмәтедер. Төнлә тыныч йоклый башласак, инде безнең өчен нормаль күренеш түгел төсле. Үзебез өчен генә яшәү безне канәгатьләндерми.
 

P.S. Венера Шәмиеваның бала тәрбияләү, дин тоту буенча киңәшләрен тулырак сайтыбыздан укый алачаксыз.

Лилия ЛОКМАНОВА

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: