Шәһри Казан

Бәрәңге сабагы яндырган өчен штраф түләтергә тиешләрме?

Бакчада бәрәңге сабагын яндырган өчен штраф түләтәләр дип ишеттем. Бу чынлап та шулаймы? Зәйтүнә Кәримова, Яшел Үзән.

Реклама

Янгын куркынычсызлыгы ягыннан бакчаларда салам, чүп-чар, шул исәптән бәрәңге сабагын яндыру тыела. Әгәр кеше бакчасында законсыз рәвештә бәрәңге сабагын яндыра икән, аңа  2 мең сумнан 3 мең сумга кадәр штраф каралган. Чүпне бары тимер мичкәгә тутырып ягарга гына рөхсәт ителә. Ул очракта да учак кеше яши торган йорттан билгеле бер ераклыкта булырга, янәшәдә янгын сүндерү өчен җитәрлек күләмдә су торырга тиеш. Җилле көнне учак ягу бөтенләй тыела.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: