Шәһри Казан

СНИЛСны ничек алырга?

Уллыка алынган балага СНИЛСны электрон рәвештә алып буламы икән? Хәкимулиннар гаиләсе, Казан.

Быелның 15 июленнән соң туган балаларга СНИЛСны рәсмиләштерү кирәк түгел, дип хәбәр итә пенсия белгечләре. Пенсия фонды әлеге номерны әни кешенең шәхси кабинетына электрон формада җибәрәчәк. Бала тугач, ЗАГС теркәлүендәге мәгълүматлар нигезендә СНИЛС номеры автомат рәвештә рәсмиләштерелә. Моның өчен дәүләт хезмәтләре порталында теркәлгән булу мөһим. Баланы улыкка алган гаиләләргә бу кагыйдә кагылмый. Аларга пенсия бүлегенә килергә туры киләчәк.

Реклама

Фото: http://pixabay.com

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: