Шәһри Казан

Казанда кабат тамаша: бу юлы – суда

7-8 сентябрьдә Казанда су-мотор спортының “аквабайк” классы буенча Россия чемпионаты узачак. Кабан күлендә көч сынашыр өчен спортчылар бүгеннән үк теркәлү уза инде.

Җиңү өчен 60лап спортчы көч сынашуы көтелә. Араларында Татарстанны таныткан спорты Александр Курамшин да бар. Чемпионатта барлыгы 13 комплект медаль уйнатыла.

Казандагы ярышлар әлеге спорт төре буенча Россиядә сезонга да йомгак ясаячак. Әмма әле спортчылар өчен халыкара ярышлар тагын да булачак: ел азагына кадәр дөнья чемпионатының Кытай, Һиндстан һәм Берләшкән Гарәп Әмирлекләрендә өч этабын уздырасы, Португалиядә Европа чемпионаты этабында көч сынашасы бар. Шуңа да Кабан күлендә осталыгын күрсәтергә илнең иң көчле спортчылары җыелуына шикләнергә кирәкми, арада дөнья рейтингы әйдәманнары да бар, ди оештыручылар.

– Казандагы әзерлек дөнья һәм Европа чемпионаты ярышларыннан калышмый, – диде журналистларга Россия Су-мотор спорты федерациясенең генераль сәркатибе Петр Пылаев. – Моның өчен Татарстан Президентына, республика Хөкүмәтенә, Спорт министрлыгына рәхмәтебезне җиткерәм. Спортчыларга бар осталыкларын күрсәтү өчен бөтен мөмкинлекләр дә бар.

Реклама

Ярышларның беренче көнендә спортчылар күнегүләрен иртәнге сәгать 9да ук башлый, ике сәгать узу белән беренче ярышларга старт биреләчәк. Якшәмбе ярышлар тагын да иртәрәк – сәгать 9да ук башлана. Һәр ике көндә дә көч сынашулар кичкә кадәр дәвам итәчәк.

– Бу – тамашачылар өчен зур бәйрәм. Ярышларны тамаша кылу бушлай оештырыла, – диде Татарстан спорт министры урынбасары Айрат Ахмеров. – Ярыш мәйданы бик уңайлы урында – судагы тамашаны Кабан күленең өч ягыннан карап булачак.

Тамаша димәктән, Россия чемпионаты кысаларында 7 сентябрьдә “Космическая Одиссея” дип исемләнгән төнге фристайл-шоу да оештырыла.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (1)
Осталось символов:
  • 8 сентябрь 2019 - 05:51
    Без имени
    Алла Бирса тамашаны карарга барабыз!!