Шәһри Казан

Хвича Кварацхелия - иң яхшысы! Котлыйбыз!

Казанның "Рубин" командасы футболчысы, 19 яшьлек Хвича Кварацхелия Россия премьер-лигасының иң яхшы яшь уенчысы булып танылды. Мөгаен, аның белән инде чит ил клублары да кызыксынадыр.

Узган сезонның иң яхшы яшь уенчысы Россия премьер-лигасы клубларының баш тренерлары белән капитаннары, экспертлар, ММЧ вәкилләре һәм Россия җыелмасы баш тренеры Станислав Черчесов сайлады. "Рубин" уенчысы бертавыштан җиңеп чыккан дип хәбәр итә "Рубин" командасының матбугат хезмәте.

Реклама

Хвича Кварацхелия бигрәк тә чемпионатның икенче яртысында үзен яхшы яктан күрсәтә алды. Баксаң, "Матч Премьер" версиясе буенча ул биш тапкыр уенның иң яхшы уенчысы булып танылган, өч туп керткән, өч тапкыр иптәшләренә туп кертергә булышкан, ике тапкыр пенальти тибү мөмкинлеген алган. Котлыйбыз! Аның белән инде Россиянең генә түгел, чит илләрнең дә командалары кызыксына, диләр.

Фото: https://rubin-kazan.ru/

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: