Шәһри Казан

Йокы качты: Хәбибне озаттык

Йөзен яшереп шатлыктан, әллә бер бушанудан елаган Хәбибне көндәше дә тынычландыра алмый, аңа кушылып бөтен дөнья буйлап таралган җанатарлары сөенә, ә кайбер көнчелләр спортчының күпме акча эшләвен саный... Якшәмбегә каршы төн күпләрнең йокысын качыргандыр.

Россия сугышчысы Хәбиб Нурмагомедов чираттагы җиңүеннән соң карьерасына нокта куйды.

Иртән инде бу хакта спорттан иң ерак торган кешеләр дә хәбәрдар иде – 24 октябрь кичендә катнаш сугыш төрләре буенча (UFC) җиңел үлчәүдә көч сынашучы Хәбиб Нурмагомедов Америка спортчысы Джастин Гэтжины икенче раундта ук бирелдергән. Шулай итеп, Россия спортчысы өченче тапкыр рәттән титулын саклап калды.

Әлеге очрашуның Абу-Дабида узуын, 32 яшьлек Хәбибнең әтисе һәм тренеры Абдулманапның үлеменнән соң беренче тапкыр тукмашырга чыгуын да әйтү урынлы булыр. Азактан әлеге “беренче тукмашу”ның соңгысы буулын да ишеттек. Җиңүеннән соң Хәбиб карьерасына нокта куюын да әйтте.

– Әтинең үлеменнән соң рингка чыгу өчен әнине өч көн күндерергә туры килде. Соңгы көч сынашуым, дип ышандырдым. Буш вакытымны әниемә багышлаячакмын. Якыннарның кадерен белергә кирәк, – диде Хәбиб.

Реклама

Арада аның сүзләрен чынга алмаучылар да, спортчының кимендә тагын бер тапкыр сугышачагына өмет итүчеләр дә юк түгел. “29 – тулыр-тулмас сан”, – ди андыйлар Хәбибнең карьерасындагы җиңүләр санына ишарә белән. Әйе, бу Хәбиб Нурмагомедовның 29нчы тапкыр көч сынашуы иде һәм аның бер мәртәбә дә җиңелгәне булмады. Әмма кемнеңдер кәефен түгәрәклим дип кенә егет кеше  сүзенә, әнисенә биргән вәгъдәсенә хыянәт итмәстер ул. 

Әлеге җиңү Хәбибкә кимендә 6 млн доллар акча китерәчәге хакында алдан ук билгеле булды. Соңрак әлеге сумманың төрле бонуслар хисабына 10 миллионга җитүе дә әйтелде. Тагын да акыллырак башлар Хәбибнең октагондагы һәр минуты 63 миллион сум акча китерүен дә исәпләп чыгарган. Әмма менә шул октагонга кадәрге минутларда күпме көч сарыф ителүен Хәбиб үзе генә беләдер. 

Катнаш сугыш төрләре – Россия футболы түгел ул, акча тик торганда таммый, дигән ди бу урында татарның бер билгеле-билгесез көрәшчесе. Ә көрәшчеләр белми әйтмәс. Әнә, Хәбибне җиңүе белән ил башлыгы Владимир Путин да шалтыратып котлаган, ди бит. Ә Путин үзе дә көрәшкән кеше ул. Японча булса да.

Фото: news.sportbox.ru

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (1)
Осталось символов:
  • 26 октябрь 2020 - 20:19
    Без имени
    Башка уегыз юк димэк