Шәһри Казан

Карбыз алдык: тәмле түгел

Гадәттә июль башында карбыз ашыйсы килә башлый. Иң тәмлесен августның унысыннан соң алырга була, диләр.

Ә алдан алганының бер тәме дә юк. Өлгермичә җыеламы икән әллә? Татлы җимешне яратучыларның бу сораулары җавапны бергәләп эзләрбез.

Карбызны иртә ашамагыз
Кавын-карбызны юл буенда сатучылардан алмаска кирәклеген барыбыз да белә инде. Күпчелек шулай эшли дә. Машина сөременнән бигрәк, карбызны кояшта тотарга ярамый. Алар күләгәле урында сакланырга, җирдә аунап ятмаска тиеш. Ярылган җимешкә дә кагылмаска кирәк. Ул өлгергән дигән сүз түгел, төрле инфекцияләр чыганагы да булырга мөмкин. Аннан кистереп, бүлеп алудан да сак булырга кирәк. Төрле зарарлы эчәк авырулары таралу ихтималы зур. Карбыз эчендә инфекцияне тиз тарала икән. Табиблар, гомумән, алданрак сатылган карбызны ашарга кушмый. Күпчелеге нитратлар ярдәмендә үскән булырга мөмкин. Иң яхшысы – август уртасына кадәр көтәргә. Алсагыз да уртасын гына ашарга тырышыгыз. 3 яшькә кадәрле балаларга карбыз ашарга рөхсәт итмиләр.

Реклама

Файдасы күп, белегез
Өлгергән карбызның файдалы үзлекләре бик күп. Анда C һәм PP, B витаминнары, каротин, фолий кислотасы, кальций, натрий, магний һәм башка минераллар күп. Ул организмны картаюдан, яман шеш күзәнәкләре пәйда булудан саклый. Карбыз диетасы ябыктыра да, чөнки ул тамак ачуны оныттыра. Сидек юллары, бөер-бавырга да файдасы күп. Организмдагы агулы матдәләрне куа ул. Табиблар антибиотиклар белән дәваланганнан соң, карбызны күпләр ашарга куша. Сусауны да баса, организмга көч өсти, кәефне дә күтәрә. Сезон вакытында көненә ике кисәк карбыз ашау да организмның саклагыч көчен арттыра.

Кайсын алырга?
Карбыз белән сату итүчеләрне дә тикшереп торалар. Шикләнәсез икән, үзегез дә лабораторияләрдә карбызны тикшереп карый аласыз. Тышкы кыяфәтенә карап алганда, таплы карбыз алмаска тырышыгыз. Аның тышында сырлар беленеп торырга тиеш, юылган, төсен үзгәрткән кебек булмасын. “Кыз” карбыз, “малай” карбыз дигән сүзләр бар. Күпләр “кыз”ны баллырак булганы өчен ярата. Мондыйларның “кендеге” зуррак була. “Малай”ныкы кечкенәрәк, кабарыбрак тора.
Өлгергән җимешнең җирдә яткан ягы да саргылт яки соргылтырак була. Ак булса, аны тизрәк өзгәннәр. Карбыз койрыгы ничек өзелгәнен дә тикшерү өчен кирәк.

Ул үзе кибеп өлгергәнме, яисә кисеп алганнармы? Аның өлгергәнен койрыгыннан ук белеп тә булмый. Безгә килеп җиткәнче кибеп тә бетәргә мөмкин.
Кисүгә начар ис килсә – ашамагыз. Өлгергән карбыз көпшәклерәк, күзәнәклерәк була. Аннан кемдер сугып та карап ала. Ул яңгыравыклы түбән тавыш чыгарырга тиеш. Югары тавыш аның өлгермәвен күрсәтә. Саңгырау тавыш артык өлгерүен күрсәтә.
Яхшы карбыздан хуш ис бөркелеп тора. Әгәр дә шундый ис килмәсә, карбызның сыйфатыннан шикләнергә кирәк. Һәм шунысын онытмагыз: карбызны ярып-ашап карамыйча никадәр тәмле икәнен белә алмаячакбыз.

Рәсимә Галиева әзерләде.

Фото: https://pixabay.com/ru/

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: карбыз
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: