Шәһри Казан

Артык сәләтле һәм белемлеләр ни өчен яхшы эш таба алмый?

Россиядә 34 миллион кеше хезмәт базарында үзенә лаеклы урынны биләми, бу – эшкә яраклыларның яртысы диярлек.

Белгечләр мондый кадрлар чокырына йә белемнәре белән тәҗрибәләре җитеп бетмәгәннәр, йә киресенчә, артып киткәннәр эләгә дип аңлата. Хәер, моның шулай икәненә инану өчен эксперт булырга да кирәкми, кемнең ни рәвешле нинди урынны биләгәнен күрмиләр дип уйлау артык беркатлылык булыр иде.

Шулай итеп, урталыкта булганнарга җиңелрәк икән әле. Бер акыллысы әйткәнчә, гел «бишле»гә генә, йә булмаса гел «икеле»гә генә укучы студенттан киләчәктә үзенә дә, башкаларга да файда әллә ни юк, ә урталыктагылар керү-чыгу юлларын да белә, шомара, яраклаша ала. Язучы һәм журналист Сергей Довлатов сүзләрен дә китерсәк, тулысынча булдыксызлык – табышсызлык, ә сәләт  шикләндерә. Ул әдәбият турында әйткән, билгеле, әмма бу сүзләр кайсы өлкәгә туры килми соң? «Артык сәләтлеләр» – кемнәр алар һәм ни өчен бу тормышка яраклашып, үзенә лаеклы булган эшне таба алмый? Ә кемгә соң үз янәшәсендә көндәш кирәк? Ни өчен ул башканың сәләтен күреп алып, аны күтәреп, үзенә көндәш әзерләп утырырга тиеш – бүген аның кул астында эшләүче иртәгә аның урынын биләргә мөмкин һәм бүгенгегә караганда нәтиҗәлерәк тә эшли алачак, чөнки ул – сәләтле, белеме бар. Киресенчә булган күренешләрне дә күрергә мөмкин, әмма тормышта түгел, кайбер киноларда гына. Ә чынбарлыкта генерал малайлары туганда ук честь биреп туалар, ди бер мәгълүм мәзәк. Кызлары да шулай.

Уйлый белгән кеше чамалыйдыр – 34 миллион кечкенә сан түгел, уртачадан югарырак булган сәләт белән белемне эшкә җиккәндә, алар хезмәт базарының терәге булыр иде. Ә аларның бортның теге ягында калуы шәхси мәшәкать кенә булмыйча, тулаем икътисадныкына да әверелә.

Реклама

Ә белемнәре һәм тәҗрибәләре җитеп бетмәгәннәр белән нишләргә? Алда әйтелгән 34 миллион арасында алары күбрәктер дә әле. Эреләнү, кыскартылу, чабуны җыештыра торган заманда беркемнең дә андыйларга акча түгәсе килми. Тегеләр исә үз исәбенә белемен күтәрү яки башка белгечлек алу өстендә эшләмәячәк. Берәүләрнең – теләге, икенчеләренең мөмкинлеге юк. Андыйларның саны кими бармый.

Икътисадчылар исәпләвенчә, бүген илдә нибары 15 миллион кеше генә икътисадка ниндидер өлеш кертә. Ә калганнар нәрсә белән мәшгуль? Моңа мисал итеп Яңа ел каникулларын китерүчеләр бар: күпчелек халык ял итә, коммуналь хезмәтләр эшли, торбалардан су ага, ут яна, батареялар җылы, кибеттә аракылар сатыла, хастаханәләрдә дәвалыйлар, тәртип саклана. Ә башкалар өчен каникулларны озайтсалар да, икътисад үзгәрешсез калачак икән, чөнки эшсезлек чокырында 34 миллион гына түгел, ә күпкә артып китә.

Һәм ул чокыр бик сай түгел. Башка эш таба алмаганга кибеттә кизү торучы 50 яшьлек ир-атлар (югыйсә тәртип сакчыларын чакырып китерү өчен яшерен төймәгә басу да җитә, ә кизү торучылар касса янында җыелган буш кәрзиннәрне ташу белән генә мәшгуль), терминаллар янындагы консультантлар, велосипедта пицца таратып йөрүчеләр, һөнәр училищеларында өч ел да тугыз ай гомерен әрәм итеп укып ягулык салу станциясендә оператор булучылар кая барырга тиеш һәм аларның киләчәге нинди булачак? Аларга әле тагын риэлторлар, туризм буенча менеджерларның зур армия­се килеп кушыла – күбесе бүген үк эшсезлектән һәм акчасызлыктан интегә.

«Кирәкми» торган кешеләрнең саны кими бармый. Бүген мәктәпне тәмамлаучыларның күбесе кирәкле һәм үзе кызыккан белгечлеккә ия була алмый, ә иртәгә өлкәннәрнең зур өлеше мәгънәсез һәм кирәксез хезмәт белән шөгыльләнәчәк – газонда үлән чабу, плитканы яңабаштан куптарып ябыштыру, ландшафт дизайнеры булу... Әмма мондый «бәхет» тә күбесенә тәтемәячәк, ә урталыктагылар үз урынын бирергә атлыгып тормый, чөнки алар «честь биреп туучылар».

Фото: pixabay.com

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: