Шәһри Казан

Чүп ягып, афәт чыгарма

Татарстан хөкүмәте карары нигезендә, 2020 елның 10 апреленнән 17 майга кадәр республиканың барлык территориясендә янгынга каршы үзгә режим кертелә.

 

Республикада ел башыннан инде 1118 янгын очрагы теркәлгән, ут 37 кешене корбан иткән (шуларның икесе – балалар), 59 кеше пешкән.

– Язгы коры һава урнаша башлагач, янгын очраклары кискен артып китә. Узган ел Казан, Әлмәт, Зәй шәһәрләре тирәсендә һәм Югары Ослан районында коры үлән яну очрак­лары булды, – дип искә төшерде 

Реклама


Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча баш идарәсе җитәкчесе урынбасары Сергей Сергеев Министрлар Кабинетында.

Татарстанда 906 торак пункт, 48 бакчачылык ширкәте, 80 балаларның җәйге лагере һәм шактый гына сәнәгать корылмалары урман эчендә яки урманнарга якын җирдә урнашкан. Коры үләннәргә ут капкан очракта, әлеге торак пунктларга һәм корылмаларга турыдан-туры куркыныч тудыра. Узган елдан калган коры үләннәрне һәм чүп-чарны яндыруны Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының 26нчы әмер-приказында (26.01.2016 ел) күрсәтелгән тәртиптә генә башкарырга мөмкин. 

– Янгынга каршы үзгә режим вакытында торак пунктларда һәм бакчачылык ширкәтләрендә ачык учак кабызу, корыган үләннәрне, шулай ук чүп-чарны яндыру катгый тыела. Урманнардан ерак урнашкан торак пунктларда һәм бакчачылык ширкәтләрендә мангалда ризык әзерләргә рөхсәт. Фәкать мангалда гына, ә ачык учак кабызырга ярамый, – диде Сергей Сергеев.

Мангалда шашлык кыздырганда яки башка төр ризык әзерләгәндә 2 метр радиуста корыган үләннәр яки чүп-чар чистартылган булырга тиеш. 


 Янгынга каршы үзгә режим вакытында ачык учак кабызган яки коры үләннәргә ут төрткән өчен штрафлар ике мәртәбәгә арттырып салына: гражданнарга – 2 мең сумнан 4 мең сумга кадәр, вазифаи затларга – 15 мең сумнан 30 мең сумга кадәр, ә юридик затларга 200 мең сумнан 400 мең сумга кадәр.
 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: