Шәһри Казан

Казан мэры мәктәпләргә киләсе елдан биш көнлеккә күчәргә кушты

Илсур Метшин норматив базаны эшләп бетерергә һәм киләсе елда шәһәрнең барлык мәктәпләренә биш көнлек эш атнасына күчү мөмкинлеген карарга кушты. Казанда биш көнлек уку атнасын кертү тәҗрибәсе бар инде.

Казан мэры Илсур Метшин шәһәр Башкарма комитетында мәктәп директорлары белән киңәшмә үткәрде. Шәһәр башлыгы дистанцион уку өстенлекләре турында фикер алышты, шулай ук мәктәпләрнең биш көнлеккә күчүе турындагы мәсьәләне күтәрде. Мәктәп директорлары хәбәреннән соң, мэр норматив база эшләргә һәм киләсе елда шәһәрнең барлык мәктәпләрендә биш көнлек эш атнасына күчү мөмкинлеген карарга кушты.

- Әлбәттә, хәзерге вәзгыятьтән сабак алырга һәм барлык өстенлекләрне карарга кирәк. Директорлар корпусына онлайн-укытуның барлык өстенлекләрен тагын бер кат тикшерергә һәм яңа уку елында өстәмә дәресләр, факультативларны бу форматка күчерә башларга кирәк, - диде Метшин. - Без күптәннән биш көнлек укыту турында хыяллана идек. Тупланган тәҗрибәбез белән без гадәти уку процессын һәм барлык норматив актларны саклап, онлайн-укытуны берләштерә алабыз.

Реклама

Казанда биш көнлек уку атнасын кертү тәҗрибәсе бар инде. Аның турында 121 нче лицей директоры сөйләде, биредә башлангыч сыйныфлар 2019 елның 1 сентябреннән бу форматка күчкән икән. 

Фото: kzn.ru

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (1)
Осталось символов:
  • 18 апрель 2020 - 06:24
    Без имени
    Кучмагез 5 конлекка, балалар га кыен укуы. 6 конне 5 конда укыгач.