Шәһри Казан

Миңнеханов: "Чикләү чаралары гына безгә вазгыятьне контрольдә тотарга мөмкинлек бирә"

Атна дәвамында Татарстанның дүрт муниципаль берәмлегендә — Әтнә, Чирмешән, Ютазы һәм Актаныш районнарында яңа очраклар барлыкка килде.


2 майга булган мәгълүматлар буенча, Татарстанда коронавирус йоктыручылар өчен 2577 урын әзерләнгән, аларның 902 се ИВЛ аппаратлары белән җиһазландырылган.

Бүгенге көндә Татарстанның ун муниципаль берәмлегендә яңа Covid-19 коронавирус инфекциясе йоктыруның бер генә очрагы да юк.

Спас, Балык Бистәсе, Апас, Әлки, Зәй, Кайбыч, Кама Тамагы, Югары Ослан, Минзәлә һәм Мөслим районнары халкы арасында коронавирус инфекцияле кешеләр теркәлмәгән.

Реклама

Атна дәвамында Татарстанның дүрт муниципаль берәмлегендә — Әтнә, Чирмешән, Ютазы һәм Актаныш районнарында яңа очраклар барлыкка килде.

100 мең кешегә авырулар санының иң зур күрсәткечләре Теләче районында — 208,2, Чүпрәле районында — 146,9 һәм Лаеш районында 113,9 очрак теркәлгән.

-Бүген саклану чараларын җитештерү буенча зур эш алып барыла. Безнең яшәү рәвеше үзгәрә. Кешеләр кулларны ешрак юа, социаль дистанцияне үти, дезинфекция ясый башладылар. Бу — бик зур системалы эш. Әмма безгә тынычланырга ярамый әле. Ачыкланган коронавирус очракларының яртысы симптомнарсыз уза. Без әлегә проблеманың бөтен тирәнлеген белмибез. Шуңа күрә чикләү чаралары гына безгә вазгыятьне контрольдә тотарга мөмкинлек бирә, — диде Рөстәм Миңнеханов.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: