Шәһри Казан

Сайлаулар: авыл халкы - иртән, шәһәр халкы кичкә таба тавыш бирә

Казан сайлаучыларының саны буенча Санкт-Петербург белән Мәскәүне узып киткән. Шәһәрнең 51 проценттан артык халкы тавыш биргән.

Алтынчы чакырылыш Татарстан Дәүләт Советына депутатларны сайладык. Беренче нәтиҗәләр инде әзер. Сайлауга республика халкының 70,1 проценты килгән. 
Алдагы еллардагыча, иң күп тавышны “Бердәм Россия” партиясе җыйды. Быелгы күрсәткеч – 72,43 процент. Икенче баскычта 10,74 процент тавыш белән КПРФ. “Справедливая Россия” 3,96 процент тавыш җыя алган. ЛДПР партиясе – 3,79, “Коммунисты России” – 3,65, “Социаль гаделлек өчен Россия пенсионерлары партиясе” – 2,47, “Үсеш” партиясе 1,82 процент тавышка ия. Төп нәтиҗәләрне алдагы көннәрдә игълан итәчәкләр.
 

Сайлаулар тыныч үтте
Сайлауларга нәтиҗә ясап, Татарстан Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Мидхәт Шаһиәхмәтов, республикада сайлаулар тыныч, штат режимында узды, дип белдерде. Аның әйтүенчә, Россия Үзәк сайлау комиссиясе Татарстанда үткән тавыш бирүләр Татарстан Үзәк сайлау комиссиясе эшенә уңай бәя биргән. 

Сәясәт белгече, Россия төбәкләрендә сайлаулар барышын күзәтүче Михаил Виноградов та журналистларга, башка төбәкләр белән чагыштырганда, Татарстанда сайлау кампаниясе тыныч уза дип билгеләде. 

– Татарстанда сәяси система бик нәтиҗәле алып барыла, без җитешсезлекләр булуын күрмәдек. Сайлауларда катнашучыларның күп булуы – көтелгән вакыйга, тавыш ясарга килергә дип басым ясаулар булмады. Әлеге нәтиҗәләр республика өчен табигый хәл, – диде сәясәт белгече.

Авыл халкы иртә тора
Быел сайлау участоклары, авыл халкының соравы буенча, иртәнге сәгать җидедән үк эшли башлады. Авыллар озаклап йокларга яратмый. Сәгать җидегә беренче сайлаучылар килә дә башлаган. Балтачта яшәүче 94 яшьлек Бөек Ватан сугышы ветераны Мансур Хәсбиуллин да сайлау участогы ишекләре ачылганчы ук ишек төбенә килеп баскан булган. Ул һәрвакыт иң беренче булып тавыш бирә икән. Дәүләт Думасы депутаты Айрат Фәрраховның да әтисе сайлауга иң беренче булып килергә гадәтләнгән. Бу бер традициягә дә әверелгән. Әти 74 ел рәттән сайлауларда беренче булып тавыш бирә, дип язган Айрат Фәррахов социаль челтәрдә.

Саба районының иң өлкән кешесе – Оет авылында яшәүче Хәкимә Закирова да сайлауда катнашкан. Хәкимә әбигә быелның 16 гыйнварында 102 яшь тулган. Аның янына сайлау участогы комиссиясе әгъзалары үзләре килгән. 

Авыл җирендә яшәүчеләр – сайлауларда иң активлары. Иртәнге сәгатьләрдә үк участокларга килүчеләрнең саны шактый югары иде. Сәгать унга Кайбычта сайлаучыларның 50,5 проценты үз тавышларын биргән иде инде. Кайбер сайлау участокларында хәтта чиратлар хасил булган. Сайлауда катнашкан иң актив районар исемлеге дә билгеле, алар: Кайбыч, Апас һәм Әтнә. 

Реклама

Әлки районының Яңа Салман авылында яшәүче Ирина белән Динар Мингалиевлар туй көнендә дә сайлауга кереп чыгарга вакыт тапканнар. Никахлашу тантанасыннан соң алар сайлау участогына юнәлгән.

Әтнә районында яшәүче газета укучыбыз Фидаил Кадыймов сайлауга килүчеләрне чиләк каплап көлдә пешергән бәрәңге, уха, самавыр чәе, коймак белән сыйлаганнар. Авыл халкы рәхәтләнеп күңел ачып, сыйланып кайтып киткән.
 

Казан Мәскәү белән Петербургны уздырды
Казан сайлаучыларының саны буенча Санкт-Петербург белән Мәскәүне узып киткән. Шәһәрнең 51 проценттан артык халкы тавыш биргән. Казан мэры Илсур Метшин шәһәр мэриясендә узган эшлекле дүшәмбе киңәшмәсендә хәбәр иткәнчә, Казанда сайлаучыларның 51 проценты участокларга килүе – яхшы күрсәткеч. Санкт-Петербургта узган губернатор сайлауларында шәһәрнең 23 проценты катнашкан, ә Мәскәүдә бу күрсәткеч 20 процентка да җитә алмаган. 
 

Кайда тели, шунда тавыш бирде

Быелгы сайлауның тагын бер яңалыгы – “Мобиль сайлаучы” механизмын эшләтеп җибәрү. Аңардан барлыгы 32 меңнән артык кеше файдаланган. Аның ярдәмендә сайлаучылар үзләренә кайда сайлау җиңел икәнен үзләре хәл итә. Ягъни сайлаучылар яшәү урыны буенча сайлау участогына бәйләнмәгән. Үзләре өчен уңайлы булган теләсә кайсы участокта тавыш бирә алды.

Әлеге мөмкинлекне Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов та кулланды. Алтынчы чакырылыш Татарстан Дәүләт Советына депутатлар сайлауда ул «Мобиль сайлаучы» механизмы ярдәмендә тавыш бирде.

Өченче яңалык – сайлаучыларга бюллетеньнар гына түгел, анкета да таратылды. Быел эшли башлаган “Безнең ишегалды” программасына кагылышлы теләк-тәкъдимнәрне сайлаучылар шунда теркәп калдыра алды. Татарстан төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрының беренче урынбасары Алексей Фролов журналистларга муниципалитетларның ике атна дәвамында анкета нәтиҗәләрен анализлап, шуларга нигезләнеп эш планы формалашачагын хәбәр итте. Белгәнегезчә, ишегалларын төзекләндерү буенча өч еллык программа Татарстанда 2020 елдан башлана. «Безнең ишегалды» проекты кысаларында өч ел дәвамында барлык күпфатирлы йортларның ишегалларын тәртипкә китерү планлаштырыла. Бу максатларга 50 млрд. сум тирәсе акча каралган. Ә яңа чакырылыш депутатларга җиң сызганып эшкә керешәсе генә калды.
 

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: