Шәһри Казан

Җыеп алдык: сатасы гына калды

Авыл халкы сәүдә итәргә әзерләнә. Җыеп алган уңышын, чалыр вакыты җиткән терлегенең итен, көндәлек булып торган сөт-маен кая куярга белмәгән җитештерүчеләр өчен көзге мөмкинлекләр ачыла – 14 сентябрьдә Татарстанда матур гадәткә әйләнгән ярминкәләр башлана.

Республикада аны быел Яңа елга кадәр һәр шимбәдә 19 мәйданчыкта уздырырга ниятлиләр. Сәүдә урыннарының күпчелеге, елдагыча – Казанда.

«Салават»ны онытмагыз

Оештыру эше хәл ителгән, җаваплы кешеләр билгеләнгән инде: атна башында Татарстанның Авыл хуҗалыгы министрлыгы ярминкәгә багышлап киңәшмә дә уздырды. Авыл хуҗалыгы ярминкәләре – фермерлар һәм авылдагы башка җитештерүчеләргә ярдәм буларак бик мөһим чара, моңа җитди якын килеп эшләргә кирәк, диелде министрлык җитәкчелеге тарафыннан.
Шәһәр җитәкчелеге дә җиңнәрен сызганып куйды, җирле халыкка кулай бәягә продукция сатып алырга мөмкинлек тудыру иң мөһим эшләрнең берсенә әйләнде. Казан мэры Илсур Метшин дүшәмбе киңәшмәсендә, ярминкә темасына тукталып, мондый сәүдәнең халык арасында бик популяр булуын ассызык­лады, район башлыкларына сәүдәне уңышлы оештыру өчен барлык шартларны да булдырырга кирәклеген искәртте. «Салават күпере»н дә онытмаска кирәк, анда бүген 15 меңләп кеше яши, дип тә өстәде мэр.
Шулай итеп, быелгы ярминкә­ләрнең төп яңалыгы – шәһәрдән читтәрәк урнашкан, башлыча социаль ипотека программасы буенча фа­тирлы булганнар өчен «Салават күпере» торак-комплексында махсус мәйданчык булдырылу.

– Дөрес, сәүдә мәйданчыгы территориясе буенча Яшел Үзән райо­ны Осиново бистәсенә карый. Шулай да сәүдә эшен оештырырга ярдәм итәчәкбез, – диде матбугат очрашуында башкаланың Куллану­чылар базары комитеты рәисе Руслан Фазылҗанов.

Ул шулай ук ярминкәләрнең һәр шимбә иртәнге сәгать 6да баш­ла­нуын, Казанга сәүдә итәргә рес­публиканың 24 районыннан ки­лә­чәк­ләрен, шулай ук 32 агросәнәгать комплексы оешмасының үз товарын тәкъдим итәчәген дә җиткерде.

Арадашчысыз сәүдә

Ярминкә – авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерүче өчен арадашчыдан башка сәүдә итү урыны ул. Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының азык-төлек базарын үстерү бүлеге җитәкчесе Дмитрий Яшин шундый фикер җиткерде.

– Авыл кешесенә сәүдә итәргә, ярминкә вакытында концерт куярга бернинди дә күрсәтмә бирелми, – диде ул, журналистларның «разнарядка»ның булу-булмавы турындагы соравына җавап итеп. – Фермерларга ярминкәгә үтеп керү министрлык­ка гариза язу юлы белән башкарыла. Ярминкәнең социаль яктан әһә­миятле булуын да истә тотарга кирәк. Биредә фермерлар арадашчысыз, урын өчен түләми генә сәүдә итә алачак. Моңа өстәп әле транспорт чыгымнары да кайтарыла. Димәк, бәяләр дә кулай була, дигән сүз. Монысы инде сатып алучы файдасына.
Бәяләр димәктән, министрлык вәкиле аерым продукцияләр өчен тәкъдим ителгән бәя булмавын җиткерде. «Бәя узган елгы дәрәҗәдә сакланып калыр, дип уйлыйм. Чагыштырып карыйсы килгәннәрне ярминкәгә чакырып калам», – диде Дмитрий Яшин.

Курыкмыйча алыгыз

Ярминкәдә азык-төлек кенә түгел, бистәләрдә үз йортлары белән яшәүчеләр өчен печән-салам, ашлык, тирес, утын кебек кирәк-ярак­лар да сатылачак. Шулай да шәһәр халкын соңгыларыннан бигрәк – азык-төлек, дөресрәге, аның сыйфаты, үзебездә җитештерелгән булу-булмавы кызыксындыра.

Борчылырга кирәкми, ди белгечләр. Продукцияне читтән кер­түгә ихтыяҗ юк – үзебездә дә җитәрлек.

– Ит белән сәүдә итүчеләрне генә алыйк. Барысы да үзебезнекеләр. Без аларны инде йөзгә дә таныйбыз – елдан-ел шул бер сәүдәгәрләр, – дип ачыклык кертә республиканың Россельхознадзор идарәсе дәүләт ветеринария күзәтчелегенең бүлек башлыгы Идрис Гатин. – Ышандырып әйтәм: ярминкәдә Татарстанда үстерелгән, рөхсәт ителгән урында чалынган терлек ите генә сатылачак.

Ярминкә киштәсендә урын алган продукциянең кайдан китерелүен сатып алучы үзе дә тикшерә алачак, ди белгеч. Аның сүзләренә караганда, Татарстанда «Меркурий» системасында теркәлү узмаган фермерлар калмаган диярлек. Димәк, ярминкәдә сату итәчәк фермерлар кулында продукциянең электрон документы да булачак. Аның аша товарның җитештерелгәннән башлап, ярминкәгә кадәрге үткән юлы да ачык күренәчәк. Тагын бер киңәш: иттәге келәймәгә игътибар итегез – Татарстан итенә 66 саныннан башланган келәймә сугылган булачак.

Тикшерү көчле

Фермерларга сәүдә өчен рөхсәт бирелде дә шуның белән бетте түгел – тикшерү атна саен алып барыла, дип ышандыра җаваплы идарә тармаклары белгечләре. Шуның нәтиҗәсендә сөт-маен алмаштыра торган матдә кушылган азык-төлек ярминкәгә үтеп керә алмаячак.

– Ярминкәдә пластик шешәгә тутырылган сөт сату да рөхсәт ителми, – ди бу уңайдан Татарстан Министрлар Кабинетының Ветеринария буенча баш идарәсе җитәкчесе урынбасары Айрат Гәрәев. – Сөт махсус транспорт белән китерелеп, краннан агызып кына сатылырга тиеш.
Аның сүзләренчә, ярминкәдә күчмә тикшерү лабораторияләре эшли, кирәге табылса, азык-төлектән экспресс-анализ да алына, йогышлы авырулар (андыйларга лейкоз да керә) булган сыер сөтен сатуга юл куелмый.
Тагын бер мөһим әйбер – майлылыгы – 3,4 проценттан, аксым күләме 2,8 проценттан ким булмаган сөт кенә ярминкәдә сатуга чыгарыла.
Ветеринария идарәсе белгече ит сатучыларның чисталыгына да игътибар ителәчәген белдерде: транспортның арбасы чиста, бөркәүле, ит урында гына вакланырга һәм чабу бүкәне тиешенчә эшкәртелгән булырга тиеш, диде ул.

Реклама

Тикшерү димәктән, быел бал кортларының күпләп кырылуы сәбәпле, балга шикләнеп карау­чылар да пәйда булды. Корт үлеменә басуга сиптерелгән химик препаратлар сәбәпче булып, моның бал составына да тәэсире булмасмы, янәсе. «Балны барлык лабораторияләр дә ГОСТ буенча тикшерә. Быелгы тикшерү нәтиҗәләре шуны күрсәтте – куркырга кирәкми», – дип җавап бирде белгечләр.

Казанда ярминкә узачак сәүдә мәйданчыклары

Авиатөзелеш районында

– Ленинград урамында 27нче йорт янында (Кибет мәйданчыгы);
– Беломор һәм Гудованцев урамнары киселешендә (чатырлы сәүдә мәйданчыгы);
– Дементьев урамында 7нче номерлы йорт янында (чатырлы сәүдә мәйданчыгы).

Яңа Савин районында

– Х.Ямашев проспекты, 71а адресы буенча урнашкан йорт янында (Кибет мәйданчыгы);
– Академик Лаврентьев урамы, 10нчы йорт янында (чатырлы сәүдә мәйданчыгы).

Мәскәү районында

– Ш.Усманов урамы, 1нче йорт янында (Мәскәү базарының Энергетик һәм Ш.Усманов урамнарына барып тоташкан мәйданы).

Киров районында

– Краснококшайский урамы, 150/2нче йорт (Сәүдә үзәге янәшәсендәге мәйдан);
– Батыршин урамы, 20нче йорт янында (чатырлы сәүдә мәйданчыгы);
– Ильич урамы, 1нче йорт янында (Юдино бистәсенең Тимерьюлчылар мәдәният йорты каршындагы чатырлы сәүдә мәйданы).
– «Салават күпере» торак комплексында («Радужный» торак комплексындагы сәүдә үзәге мәйданчыгы).

Вахитов районында

– К.Тинчурин һәм Татарстан урамнары киселешендә (традицион ярминкә урыны).

Идел буе районында

– Рихард Зорге урамы, 66нчы йорт 1нче корпус янәшәсендә (Сәүдә үзәге янында);
– Юлиус Фучик урамы, 72нче йорт янында (чатырлы сәүдә мәйданчыгы).

Совет районында

– Аграр урамы, 2нче йорт адресы буенча (Агро­сәнәгать паркы ачык мәйданчыгы);
– Липатов урамы, 7нче йорт янында (Дәрвишләр бистәсендәге элеккеге базар яны);
– Зәкиев урамы, 12нче йорт янында (чатырлы сәүдә мәйданчыгы).

Моннан тыш, ярминкә Яшел Үзән райо­нының Октябрьский бистәсе сәүдә комп­лексында һәм Чаллыда ике мәйданчыкта оештырыла.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: