Шәһри Казан

19 майда Татарстанда Матбугат көне билгеләп үтелә

Кешелекнең иң зур хыялы элек-электән вакыт машинасы уйлап табу булган. Бу эш өстендә галимнәр еллар буе баш ватып йокысыз төннәр уздырган. Әгәр дә бу машинаны уйлап таба алсак, вакыт дилбегәсе үз кулыбызда булыр, аның белән идәрә итәргә мөмкинлек туар дип өметләнгән алар.

Әйе, чынлап та вакыт машинасы руле кулыңда булса... Телисең икән – күз ачып йомган арада үткәнгә кайтып киләсең. Телисең икән – киләчәккә күз ташлыйсың. Ләкин галимнәр никадәр генә баш ватса да, аны уйлап таба алмаган. Шуңа да вакытны иярләү әле беркем кулыннан да килә торган эш түгел кебек. Хәер алай дисәң…

Бер һөнәр ияләренә мондый мөмкинлек бирелгән икән бит. Беркөнне үзебезнең газетада «Мәскәүгә ...Маресьевка» дигән язмам басылгач, Буадан аның герое Равил абый шалтыратты. Тавышы калтырый. Озак елаганы сизелеп тора. «Рәхмәт инде, елый-елый укыдым, шул вакытларга кайткан кебек булдым», – диде хәзер үзе дә җитмешнең өстендәге аксакал. Ә бит язмада сурәтләнгән вакыйгалардан соң 63 ел узган. Үзе бер кеше гомере. Юк, бер мин генә ишетмим мондый сүзләрне. Быел Бөек Җиңүнең 75 еллыгына әзерләнгәндә без барлык хезмәткәрләр дә тарих пәрдәләренең читен күтәреп карап, шул вакыйгаларның эчендә кайнадык. Иң мөһиме – укучыны да үзебез белән ияртә алдык.

Равил абының: “Шул вакытларга кайткандай булдым!” – дигән сүзләре мине вакыт машинасы турында уйланырга этәрде дә инде. Менә бар икән бит ул вакыт машинасы. Ул гади корыч каләм икән! Талантлы язучы һәм журналист кулына эләксә, каләм дә вакыт машинасына әйләнә ала икән. Безнең акыллы татар халкы: «Каләм тоткан хур булмас», – дипшуны да уйлап әйтә инде.

Реклама

Еллар саргайткан газета төпләмәләрен актарганда да шул заманның сулышын тойгандай буласың. Бу шул юлларны язган авторның кулындагы каләме вакыт ачкычын алмаштыра дигән сүз.

Быел газетабызның 30 еллык юбилее. Шул уңайдан элеккеге кызыклы язмаларны барлыйбыз. Соңгы санда “Май ае майлы түгел” дигән язманы укыгач, башта бүгенге көннәр хакында язганнар икән дип уйладым. Бигрәк тә, темасы туры килә. Юк икән, бу язма 1992 елның 1 маенда чыккан газетадан күчереп басылган.

Соңгы елларда матбугатка хаксыз рәвештә ничектер икенче сортлы, булса ярый, булмаса да ярый дигән мөнәсәбәт булганда бик күпләр кулларына каләм тотып узган иҗади гомерләрен кызганып та куядыр. Ләкин Татарстан матбугаты көнендә барлык каләмдәшләремне дә ихластан котлап, күңелләренә җылы сүз дә җиткерәсем килә. Без – тылсымчылар! Безнең кулда вакыт машинасы руле. Галиҗанәб вакытны иярли алу мөмкинлеге бирелгән безгә. Ә ул теләсә кемгә тәтеми. Күп санлы укычыларыбызны шул вакыт машинасына утыртып, рулен үзебез тотып, үткәннән киләчәккә озак йөртергә насыйп булсын иде безгә!
 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (1)
Осталось символов:
  • 21 май 2020 - 07:09
    Без имени
    Соң булса да уң булсын, Матбугат көне бн Шәһри Казанлылар, әйе, бик килешәм Йолдыз апа бн һәм рәхмәтләрем Аңа, чынлап та шулай бит, язмалар аша үткәннәргә кайтып киләбез...