Шәһри Казан

Алга, нефтьчеләр! Сез – команда!

Татарстан нефте ул – үткәндәге данлы юл гына түгел, ә бүгенге җиңүләр һәм киләчәк буыннарга калачак олы мирас. Кара алтын табучыларның мактауга лаек гамәлләре бик күп, республиканың, илнең төп таянычларының берсе булган «Татнефть» җәмгыяте ел саен профессиональ бәйрәмнәрен олы җиңүләр, зур уңышлар белән каршы ала.

Сәламәт яшәү рәвешен кайгыртып

Нефтьчеләр чираттагы бәйрәмгә шәһәрнең, төбәкнең генә түгел, респуб­ликаның яшь спортчыларына зур бүләк әзерләгән – бу көнне хоккейчылар әзерләү үзәге ачылды. Татарстанның көньяк-көнчыгышы спорт белән тыгыз бәйләнгән, ул – исемнәре республикадан тыш ил, дөнья күләмендә билгеле булган спортчылар биргән төбәк. Башкалада беренче хоккей командасы 1948 елда барлыкка килеп, тагын сигез елдан соң «Машстрой» (бүгенге «Ак Барс») исеме астында үзенең данлы юлын башласа, Лениногорскиның «Нефтяник» командасы 1961 елда тәүге тапкыр бозга чыга. Берничә елдан соң инде ул ­ТАССР чемпионы исемен яулый һәм РСФСР беренчелегенә юллама алуга ирешә. Россия беренчелегенең бронза иясе булган «Нефтяник» соңрак Югары лигада да уңышлы чыгыш ясый. Бу шәһәрнең хоккей мәктәбен узучылар арасыннан төрле командаларда тренер булып эшләүчеләр шактый.

Әлмәттә исә энтузиастлар тырышлыгы белән 1965 елда «Спутник» коллективы оеша һәм беренче сезонда ук ТАССРның җиңүчесе дә була. «Спутник»ның (бүгенге Югары лигада чыгыш ясаучы «Нефтяник») ярты гасырдан артык тарихында ирешелгән уңышлары байтак. Әмма тормыш бер урында гына тормый, илдә, дөньяда булган үзгәрешләрнең спортка да кагылышы бар. Энтузиастлар тырышлыгы белән генә бу командалар бәлки шуннан башкасына ирешә дә алмаган булыр иде, безгә, СССРда туганнарга, хоккей тарихы яхшы таныш. Татарстанның көньяк-көнчыгышында хоккей спортының яңа сулыш алуы 1999 елга туры килә – «Татнефть» җәмгыятенең ул чактагы генераль директоры Шәфәгать Тәхаутдинов инициативасы белән әлеге төбәктә профессиональ һәм массакүләм хоккейны үстерү программасы кабул ителә, бу балалар спорты үсешенә зур этәргеч бирә. Кыска вакыт эчендә нефтьчеләр төбәгендә 70тән артык хоккей мәйданчыгы төзелә, бу меңнәрчә балага яраткан спорт төре белән шөгыльләнергә, сәламәт яшәү рәвеше алып барырга, урам йогынтысыннан котылырга мөмкинлек бирә. Балалар-үсмерләр өчен тудырылган яхшы шартлар бәрабәренә Әлмәт мәктәбе Идел буенда иң яхшылары арасында бара, аларга көндәшлек кенә тудырып калмый, ә җиңүләргә дә ирешә. 2004 елда «Хоккейчы» торак-спорт комплексы куллануга тапшырылган иде – бу да нефтьчеләрнең хоккейчыларга бүләге.

Быел ачылган «Нефтьче» хоккей әзерлеге үзәге кебекләр Россиядә дә берничә генә. Үзәк заманча таләпләргә җавап бирә, аны проектлаганда Питерның СКА клубы балалар-үсмерләр мәктәбе һәм Павел Дацюк академия­сенең тәҗрибәсе өйрәнелгән. Респуб­ликабызның хоккей федерациясе президенты Наил Мәганов инициаторы булган һәм ул җитәкләгән «Татнефть» җәмгыяте тарафыннан ясалган бу бүләкне яшь спортчылар да, тренерлар да югары бәяли. Яшь спортчылар онытмасын иде: бу эшләрнең артында – кара алтын табучыларның олы хезмәте һәм үсеп килүче буын турында кайгыртуы.

Спорт объекты белән танышканда, Татарстан Респуб­ликасы Президенты Рөстәм Миңнеханов аңа уңай бәя бирде. «Биредә безнең булачак чемпионнарыбыз шөгыльләнәчәк», – диде рес­пуб­лика башлыгы. Үзәктә «Нефтяник» клубының яшь хоккейчылары өйрәнүләр үткәрәчәк, шулай ук «Ак Барс» хоккей академиясе җыеннары оештырылачак. Без Үзәк белән танышып йөргәндә, ике боз мәйданчыгы да, күнегүләр-тренажер заллары да гөрләп тора иде, биредә кайбер таныш тренер-уенчыларны очрату да күңелле булды. Ә боздагы яшь хоккейчыларның уены исә җанатарлык дәртеннән тыш хатирәләр дөньясына алып кереп бара иде, әмма без нефтьчеләр башкаласының үзәк мәйданына ашыктык – биредә бәйрәм тантанасы башланыр чак җитте.

Кем эшли – шул бәйрәм дә итә белә

Кара алтын ­табучылар ты­рышып эшләү, ­төбәкнең шәһәр һәм авылларын төзекләндерү, тарихи ядкарь­ләрне барлау, ветераннарны, киләчәк буынны кайгырту гына түгел, матур итеп бәйрәм дә итә белә – аларда уздырылган кебек тантаналарны башка җирдә күргән юк әле. Кыскача әйткәндә, эше барның – ашы бар.

Татарстан Президенты Рөс­тәм Миңнеханов тантанада нефтьчеләрнең ил сәнәгатенә керткән зур өлешен билгеләп үтте, бу төбәкнең республикадагы җиде дистә елдан артык төп нефть табучы, кадрлар әзерләүче, яңача уникаль технологияләрне гамәлгә кертүче үзәк булуын ассызыклады. «Нефть һәм газ сәнәгате хезмәткәрләре көне – бөтен халык яраткан профессиональ бәйрәм, ә нефтьче белән газчы – илдә иң абруйлы һәм ихтирамлы һөнәрләрнең берсе», – диде ул. Президент Татарстанда кара алтын табылу «Татнефть» җәмгыяте белән аерылгысыз бәйләнгән булуын билгеләде. Компания­нең уңышларына игътибар итеп, ул кече нефть оешмаларын, сервис тармагын да атап узды, әлеге тармак ветераннарын искә алды, рес­публиканың һәм илнең социаль-икътисади үсешенә керткән зур өлеш өчен рәхмәтен җиткерде.

Реклама

«Татнефть» акционерлык җәмгыятенең генераль директоры Наил Мәганов компа­ния­нең уңышлары турында сөйләде, карар алтын табуда беренче авыр юлларны узган ветераннарга, бүгенге буынга, катнаш оешма коллективларына, бюджет өлкәсендәге хезмәткәрләргә һәм шәһәр администрацияләренә рәхмәтен җиткерде. Әлмәт районының башкарма комитеты җитәкчесе Тимур Ногманов билгеләгәнчә, Әлмәт күп еллар Россиянең иң төзек шәһәрләр исемен саклап килә, район һәм шәһәргә һәрдаим ярдәм иткәннәре өчен, ул республика һәм «Татнефть» компаниясе җитәкчелегенә рәхмәтен белдерде. Бәйрәм булгач, бүләкләрсез генә булмый, ул көнне нефть тармагы фидакарьләренә дәүләт һәм корпоратив бүләкләр тапшырылды.

Генерал булырга хыялланмаган солдат булмаган кебек, бу төбәктә нефтьче һөнәрен сайларга теләмәгән бала да сирәктер. Бәйрәмнең театральләштерелгән тамашасының төп герое Дамир, «Татнефть»тә эшләүче әти-­әнисенең, абыйсының һәм апасының эш урыннарында булганнан һәм нефть сәнәгатенең чишмә башында торган әби-бабасының хатирәләрен тыңлаганнан соң, нефтьче булырга карар кыла.

Тантананың театральләш­те­релгән тамаша өлешеннән соң узган нефтьчеләр парады әлеге бәйрәмгә тагын да ямь өстәде. Сталин чорындагы ретро машиналар, сугыш вакытындагы «полуторка»ларны тагын кайда күрер идең әле? Әлеге машиналарга утырган халыкның шул чордагыча киенүе, совет заманындагыча җиһазландырылуы үткәннәрне күзалларга, аның сулышын тоярга ярдәм итә. Ахырга таба парадта ретро машиналарны заманча техник комплекслар, кара алтын табу­чыларның хезмәт коллективлары алыштырды – беренче өлештә тамашачы хатирәләр җебен сүтә башлаган булса, икенчесендә замана куәтен күреп сокланды. Шулхәтле күп һәм төрле техниканың бөтенесен берьюлы нефть тармагында озак еллар эшләүчеләрнең дә күргәне булмагандыр, шәт.

Әлмәт Арбаты

Гагарин урамы нефтьчеләр бәйрәме көнне ачык һава астындагы зур бер театрны хәтерләтә: халык биредә «Җиңел канатлар» исемле урам театры, Әлмәт драма театры, Татарстанның һәм Россиянең төрле төбәкләреннән чакырылган иҗат коллективларының чыгышын карап ләззәтләнде. Төрле мәйданчыкларда үзешчән сәнгать артистларының чыгышлары, балалар өчен мастер-класс­лар, аттракцион-карусельләр – һәркемнең күңеленә хуш килгәнен сайлап алу мөмкинлеге бар. Тамаша куючылар җиргә генә сыймаган, ул көнне алар хәтта Әлмәтнең һавасында да бар иде – сыгылмалы колгалардагы клоуннар, урамның бер ягыннан икенче ягына кадәр күп катлы йортлар түбәсеннән тарттырылган арканда йөрүчеләр халыкны дәртләндереп торды.

Халык күпләп җыелган тагын бер урын – «Алнас» стадионы. Биредә «Татнефть» җәмгыятенең конкур (ат ярыш­лары) буенча беренчелеге узды. Төрле шәһәрләрдән килгән 25 спортчы призлы урыннар өчен көч сынашты. Нефтьчеләр атларны һәм ат спортын бик яраталар. «Татнефть» карамагында берничә ат спорты мәктәбе булуы, компаниядә ат спортын үстерү буенча махсус программа кабул ителгәнлеге һәм аның нигезендә даими рәвештә ат ярышлары үткәрелеп торуы моны ачык дәлилли.

Компаниянең төп этәргече

Соңгы берничә елдагыча, быел да Нефтьчеләр көне яшь һөнәр осталары бәйгесе белән бер көнне оештырылган. Бәйгечеләрне котлап, Рөстәм Миңнеханов күптән түгел Казанда Ворлдскиллс чемпионаты узуын искәртте һәм кызганычка, әлеге чемпионатта нефть тармагындагы һөнәрләрнең булмавын ассызыклады. «Әгәр алар Ворлдскиллста булса, без һичшиксез алтын медальләрне алган булыр идек», – диде Президент. «Татнефть» компаниясенең генераль директоры Наил Мәганов, һөнәр осталык бәйгесендә катнашучыларга мөрәҗәгать итеп: «Барлык үзгәрешләрдә без көндәшлек тудыра алучы төп өстенлеккә – югары класслы белгечләр командасына таянабыз. Сезнең хезмәт – үсешнең һәм компаниянең төп этәргече», – дип белдерде.


 
Нефтьче яшьләр арасындагы осталык бәйгесе нефть сәнәгатенең төп тармакларына караучы 25 һөнәр буенча үткәрелә. Быел көч сынашучы һөнәрләргә тагын берничәсе өстәлгән – ул урта медицина хезмәткәрләре, пешекчеләр һәм экологик контроль белгечләре. 49нчы тапкыр үткәрелә торган әлеге бәйгенең тарихы узган гасырның 70нче елларына барып тоташа. 2003 елдан бирле анда бары тик яшь эшчеләр генә көчен сыный, 2018 елдан башлап узган елгы җиңүчеләр катнашмый. Яшь нефтьчеләрнең уңышлары турында, кичереш­ләре белән бүлешеп, компаниянең генераль директоры Наил Мәганов болай диде: «Мин «Татнефть» командасында югары профессиональ белгечләр эшләвенә ышанам. Алар дөньяның теләсә кайсы ноктасында, теләсә нинди дәрәҗәдәге сынауларны җиңеп чыга ала».


Кара алтын табучыларны язмыш сынаган да, бүләкләгән дә. Дистә еллар буена тупланган традицияләрдә бердәм команда булып эшләүче шундый алмаш буын тәрбияләгән компаниянең бүгенгесе сөендерә, киләчәккә өмет бирә. Хоккейчылар әзерләү үзәгенең диварына язып эленгән «Алга, нефтьче! Без – команда!» шигаре спортчыларның гына түгел, кара алтын табучы зур бер гаиләнең дә девизы булып тора.


Реклама

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: