Шәһри Казан

Бала тапканда ирләре кертелми - коронавирус гаепле

Татарстанда яшәүче ханым бала тудыру йортына кергәндә, коронавирусны ачыклаучы түләүле тест үткәрү кирәклегенә канәгатьсезлеген белдергән. Сәламәтлек саклау министрлыгы әлеге мәсьәләгә ачыклап кертте.

Татарстан Республикасы сәламәтлек саклау министрының беренче урынбасары Альмир Абашев бала тудыру йортына кергәндә ни өчен коронавируска түләүле тест бирү кирәклегенә җавап бирде.

Аның сүзләренчә, РФ Сәламәтлек саклау министрлыгының коронавирус инфекциясе белән көрәш буенча махсус карары бар, анда барлык пациентлар, шул исәптән, планлы медицина ярдәме алу өчен килә торган бала табарга әзерләнүче аналар, коронавируска тест узарга тиеш, дип язылган. Дөрес, әлеге процедура уртача 7 көн вакыт алачак.

Реклама

«Авыруларны күзәтү күзлегеннән караганда, планлы рәвештә дәвалануга салынучы пациентларны тикшерүнең әлеге төре шактый әһәмиятле: без профилактик чара кысаларында халык арасында авыру очрагын исәпли алабыз. Шуңа әлеге тикшерү үтү бик мөһим», - дип ассызыклады белгеч.

"Түләүле хатын-кызлар консультациясендә күзәтелгән хатын-кыз белән вәзгыятькә килгәндә (P.S. журналистлар белән үткәрелгән онлайн конференциядә нәкь менә әлеге сорау кергән иде), сез 12 атнадан башлап, йөклелек буенча теркәлүгә куелып, бала табу чорына кадәр бөтен күзәтү юлын узарга тиеш идегез. Нәкъ менә хатын-кызлар консультациясендә коронавируска тест үтү тәртибен ачыкларга кирәк. Төрле медицина оешмаларында бу төрлечә оештырылган: әгәр хатын-кызлар консультациясе аерымланган оешма булса, ул мөстәкыйль рәвештә коронавируска тест үткәрергә тиеш, әгәр эре медицина оешмасының бер бүлекчәсе булса, анда башка тәртип урнаштырылырга мөмкин. Түләү турындагы мәсьәлә норматив документлар белән хәл ителде, һәм бу очракта стационарга хастаханәгә озату белән бәйле теләсә нинди тестлар пациент өчен түләүсез нигездә уздырыла ", - дип билгеләде Абашев.

Бала табарга җыенучы аналар тест бирергә өлгермәсәләр дә, бала табу йортына җибәреләләр, биредә алар махсус чикләнгән палатага урнаштырылалар, алар йогышлы хастаханәгә эләкми. Чөнки бу баланың сәламәтлеге өчен куркыныч тудыра, дип өстәде министрның беренче урынбасары.
Шулай ук ире белән бергәләп бала табу очраклары, пандемиягә бәйле рәвештә, әлегә туктатылды диде спикер.

ЛИЛИЯ ГАЙНУЛЛИНА

Фото "ШК"архивыннан

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: