Шәһри Казан

Акчагызны аерым саклагыз, яки хезмәт хакы алуларга ни җитә...

Вакытында килсә – просто рәхәт, ай саен артып торса – бөтенләй гаҗәп! Сөенә-сөенә хезмәт хакы алуларга җитәме соң!..

Хезмәт хакы – шәп нәрсә!
Кемгәдер конвертта бирәләр, кемдер получка көтеп кассага чират тора, ә күпчелек халык хезмәт хакын бүген, заманча ысул белән, Visa, MasterCard яисә үзебезнең МИР хәрефләре ябыштырылган банк карталарына ала.
«Нәрсә соң ул Visa белән MasterCard?» дигән сорау күпләрне борчыйдыр.

Табигатьтә акча әйләнешен җайга салучы бу халыкара системалар узган гасырның 50-60нчы елларында ук Америка Кушма Штатларында барлыкка килгән.

Акыллы абзыйлар җайга салган әлеге системалар аша бүген дөньяның 200 илендә автоматик рәвештә тәүлегенә йөзәрләгән миллиард доллар акча бер кесәдән икенче кесәгә күчеп йөри. Шул исәптән, Россия банклары да, бу системаларга тоташкан килеш, сез кибеттә терминалга картагызны тидергән саен, почтада квартплата түләгән, Алиэкспресста күлмәк-ыштан сатып алган саен, һәр сумыгыздан фәлән процент акчагызны Visa һәм MasterCard хуҗаларына җибәреп торалар. Нәтиҗәдә, без эшлибез – алар акча ала, без түлибез – алар басып кала. Кыскасы, баш бар абзыйларда...

Нәрсәгә дә карамастан, әлеге пластик карталардан куллану кесә тутырып акча йөртүгә караганда күпкә уңайлырак һәм иминрәк. Кесәдән бүлтәеп чыгып тормый, эчке кием эченә интим зоналарга тегеп яшерәсе юк, чөнки урламыйлар. Тик, шулай да, Шүрәле әйтмешли, акчалы карта хуҗасының куркырлык яклары да бихисап. Бу турыда сишәмбе иртәсендә сыйфат өстеннән контрольлек итүче Роскачество ведомствосы искә төшерде.

Күренеп тормасын.
Беренчедән, картагызның номерын гына түгел, хуҗасының исем-фамилиясен, шунда ук язылган гамәлдә
булу срогын да чит кешеләргә әйтергә ярамый. Ә инде банк картагызның алгы ягында да, арткы ягында даязылган мәгълүмат чит кешегә билгеле була икән, минуты-секунды белән акчагыздан сумы-тиененә кадәр колак кагачагыгызны белеп торыгыз.

Реклама

Онлайн түләүләргә багышланган һәм ни өчендер картаның арткы өлешенә язылган 3 урынлы CVV-кодны белмәгән килеш тә, сезнең карта номерын, исем-фамилиягезне генә кулланып та, Амазон, Алиэкспресс кебек бик күп интернет-кибетләрдә акча түләп, мобиль сервислар аркылы такси чакыртып, тагын әллә нәрсәләр эшләп була.

Интернет сайтларда, онлайн кибетләрдә, ничек кенә күндереп сорасалар да, банк картагызның номерын һәм «исемен» саклап калдыртмагыз. Кергән саен яңадан номер җыю сезнең өчен күпкә кулайрак.

Акчагызны аерым саклагыз.
Кибериминлек хезмәте вәкилләре бөтен акчагызны бер картада сакламаска киңәш итә. Интернет сатып алулар өчен аерым, кибетләрдә түләү өчен аерым, капитал итеп саклау өчен аерым бер карта тотарга киңәш ителә.
Шулай ук, саранлыгыгызны җиңеп булса да, картагызда акчагыз селкенгән саен телефоныгызга смс җибәреп торучы информатор тоташтырыгыз. Бу очракта ай саен 50-60 сум абунә түләрсез, ләкин картадагы акчагыз озаграк сакланыр. Ул-бу була калса, минуты-сәгате белән, банкка шалтыратып, картагызны блокировать иттерегез.

Шунысын да белегез: сезнең картадан урланган акча өчен беркем дә җавап бирми, 99% очракта аларны кире кайтарып булмый, хокук сакчылары сезнең урланган милкегезне, кагыйдә буларак, артык эзләп йөрми.

Акчагызның күп булуын һәм иминлектә саклануын теләүче мине –

ӘМИР ИСЛАМОВ дип белерсез. 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: