Шәһри Казан

Бу атнада яңгыр да явачак, эсселек тә көтелә, бозы да булыр

Һава торышының республика җирлегендә төрлечә булуын күзәтәбез. Ял көннәрендә Саба, Теләче районнарының кайбер авылларында полосалап боз явып үтте, шул ук вакытта яңгырлар бер җирдә яуды, икенчесендә юк.

Узган атнада да Казанның күп өлешендә яңгыр ишеп яуды. Өлкәннәрнең, җәйге яңгыр урынлы була, дигәннәре хактыр шул. Кичә кич Казанда  яңгыр яуганны социаль челтәрләргә куйгач та, безгә җибәрегез әле бер айлап яңгыр яуганы юк, дип язучылар булды.

Бу атнадагы һава торышына килгәндә, сишәмбе һәм чәршәмбе көннәрендә республика территориясендә яшенле кыска вакытлы яңгырлар көтелә, яшенле җил секундына 20 метрга кадәр җитәчәк. Төнлә явым-төшем көтелми, 28 июльдә төнлә урыны белән томан көтелә. Көндезге һәм кичке сәгатьләрдә атмосфера фронты якын булу сәбәпле, һава торышы элеккечә тотрыксыз булачак. Урыны белән кыска вакытлы яңгырлар явачак, яшенле яңгырлар вакытында җилнең тизлеге секундына 15-20 метрга җитәргә мөмкин. Төнлә һава температурасы +11 +16, бүген көндез – +23тән +28, ә 29 июльдә +25тән +30 градуска кадәр булачак.

Реклама

Пәнҗешәмбе, 30 июльдә, төнлә республика аша җылы атмосфера фронты узачак, урыны белән яңгыр явачак. Көндез һәм кич белән урыны белән җил көчәюе көтелә, секундына 17-22 метрга кадәр булачак. Аерым районнарда яңгыр көтелә. Көндезге температура +27дән +32 градуска кадәр тәшкил итәчәк.
Татарстанның Гидрометеорология үзәге фаразлары буенча, җомга һәм шимбә көннәрендә республика территориясе аша актив атмосфера фронтлары узачак. Яңгыр, яшенле яңгыр, көчле җил, урыны белән боз явуы көтелә. Төнлә температура +13 тән +18 градуска кадәр, көндезге температура +21дән +26 градуска кадәр тәшкил итәчәк.

Сездә һава торышлары ничек? Яңгырлар явамы? Яңа бәрәңгене алып карадыгызмы?

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: