Шәһри Казан

Чаллыда коронавируслылар саны арта

Татарстанда тәүлек эчендә яңа коронавирус йоктыруның 51 яңа очрагы теркәлгән. Аларның барысына да бу чир элемтә аша эләккән. 18 кеше хастаханәгә урнаштырылган, 33 пациент өйдә дәвалана.

Чир йоктыручылар арасында бер очрак — 18 яшькә кадәр, 6 кеше — 18-30 яшьлекләр, 15е — 30дан 50гә кадәр, 16сы — 50дән 60ка кадәр, 6сы — 60тан 70кә кадәр һәм 7се-70тән 80 яшькә кадәр.

COVID-19 яңа очракларны бүлү түбәндәге районнар буенча: Казан – 26 авыру, Чаллы-16, Норлатта — өч, Арча, Әтнә, Яшел Үзән, Кама Тамагы, Тукай,Чистай һәм Ютазы районнарында - берешәр.

Реклама

Нәтиҗәдә, 4 июньгә (арту буенча) Татарстанда 3402 коронавирус очрагы теркәлгән, дип аңлаттылар вирус белән көрәшү буенча ТР оператив штабында.

Фото: http://pixabay.com

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: