Шәһри Казан

Дүрт стена гына утырып калды: Әтнә районында янгыннан зыян күрүчеләргә ярдәм кирәк!

Әтнә районы Яңа Әтнә авылында 24 июль көнне зур фаҗигә булды. Фазылзянова Миләүшә һәм Закирова Гөлнур гаиләләре яшәгән йортта янгын чыкты.

Бу хакта безгә Әтнәдән әлеге гаиләгә ярдәм итәргә чакыручылар хәбәр итте.

Фазылзяновлар квартирасының 4 стенасы гына утырып калды, йорт җиһазларын да, кием-салымнарын да алып кала алмадылар. Миләүшә апа гомерен медицинага багышлады, Әтнә балалар бакчасында шәфкать туташы булып эшли, кызы Чулпан да больницада эшли. Закирова Гөлнурга килгәндә, ул күргәнне, кичергәнне беребезгә дә күрергә язмасын. Авариядан соң йөри алмаслык булып калса да, бирешмәде. Ике улын ялгызы аякка бастырды, аларга белем бирде. Йорт-җирен гөлләр күк итеп, җиткереп кенә бетердем дигәндә, шундый аяныч хәлгә тарыдылар. Бу ике гаиләгә дә безнең ярдәмебез кирәк.

Гөлнурны авариядан соң аяксыз калгач, ире ташлап чыгып китә. Авыру хатын кирәк булмады аңа. Әле дә ярый әнисе белән әтисе исәннәр. Ул коляскада гына. Әнисе һәр иртә килеп йокыдан торгыза, уята, юындырып коляскага утырта. Пожарда еллык запас памперслары да суда манчылып, эреп бетте. Үзе бик тырыш ул. Мескенләнеп утырмады, йорт-җирен гөлләр итте, соранып та йөрмәде. Олы улы армиядан кайтты, кечесе быел китәргә тиеш. Татвоенкоматта медкомиссия үтеп бетерә алмаган, диелә безгә килгән хәбәрдә.

Дуслар, мөмкин кадәр ярдәм итә алсак, бик әйбәт булыр иде. Корбан гаете якынлашканда, безнең ярдәм тагын да саваплы булыр иде сыман. Түбәндәге реквизитлар буенча ярдәм кулы сузарга мөмкин:

Реклама

4276 6200 4925 1436 (карта номеры 89003280290 телефонына- Руслан Фазылзянов исеменә беркетелгән)

4244 3695 1714 1203 (карта номеры Гөлнур Закирова исеменә)

4817 7601 7905 7918 (Дания Магизянова исеменә)

Фото: https://pixabay.com/ru/

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: