Шәһри Казан

“Эфир” шәкерте Лондонга чаклы барып җиткән

Тимур Сираҗиевны белмәүчеләр сирәктер. Ул – “Беренче канал”ның махсус корреспонденты. Хәзерге вакытта Бөекбританиядә яши һәм россиялеләрне андагы тормыш белән таныштырып бара.

Инде менә өч елдан бирле Лондонда “Беренче канал”ның махсус хәбәрчесе булып эшләүче Тимур белән элемтәгә кереп, хәл-әхвәл белештек.
– Моңарчы Америкага озак вакытлы командировкаларга барганым булды, Бразилия һәм Бөекбританиядәге Олимпиадаларда эшләдем. Шуңа күрә тулаем алганда биредә мине нәрсә көткәнен яхшы аңлый идем. Сер бирмим, башта бик авыр булды. Чит илдә махсус корреспондентның җаваплылыгы бөтенләй башка, чөнки монда син атнага җиде көн буе, тәүлегенә 24 сәгать эшлисеңһәрвакыт эшкә әзер булырга тиешсең, – дип эше белән таныштыра Тимур.
 

– Лондонда милләтегез хакында сораучы булдымы?
– Беркайчан да татар милләтеннән булуымны яшергәнем булмады. Һәм беләсезме, бер фактка гына тукталам, Лондонда яшәгән дәвердә, кайсы милләттән икәнемне сорашканнары булмады диярлек. Биредә синең россияле булуың мөһимрәк. Кайсы милләттән булуымны сораганнары юк, беренче чиратта, кайсы динне тотуыңны сорарга мөмкиннәр. Шуңа да мөселманнар белән аралашканда һәрдаим үземнең татар булуымны әйтәм, алар татар милләте хакында хәбәрдар, динебезне, милләтебезгә карата хөрмәт итүләрен белдерәләр.

– Татар телендә сөйләшәсезме?
– Лондонда яшәү дәверендә андый мөмкинлекнең туганы юк. Биредә үзегез беләсез, инглиз теле өстенлек итә. Ә туган ягыма, Казанга, Татарстанга кайткан вакытта, туганнарым, якыннарым белән татарча сөйләшергә тырышам. Сер бирмим, һәрдаим тәҗрибә булмагач, телне камил белү югала, хәзер татарча элекке сыман камил, чиста сөйләшмим. Хәзерге вакытта эш буенча күбрәк инглиз телен камил өйрәнүгә йөз тотам.

Реклама

– Казан белән элемтәдә торасызмы?
- Әлбәттә, биредә минем әнием, туганнарым, дусларым яши. Инстаграм сәхифәсенә күпчелек язылучылар Татарстаннан, туры эфирларга чыгып Лондондагы тормыш турында сөйлим, алар белән аралашам, һәм бөтен яңалыкларны алар аша белеп торам. Кызганыч, эш белән бәйле булганга, бик еш кайтып булмый. Соңгы тапкыр гыйнвар аенда кайткан идем.

– Лондондагы тормышка, менталитетка ияләшә алдыгызмы?
– Һәрнәрсәгә ияләшү авыр, төрле этапта бара. Мин бит биредә командировкада гына, һәм ул төрле вакытта тәмамланырга мөмкин. Әмма бернәрсәне аерым ачык әйтә алам, биредә миңа ошый.

Лилия Гайнуллина

 

 

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (1)
Осталось символов:
  • 7 июль 2020 - 14:04
    Без имени
    Беренче чиратта Тимур Сираҗиев мөстәкыйль тормыш юлына үзенең әзерлек таныклыгын кулга тотып Казанның 80-нче мәктәбендә укып чыкканын онытмагандыр дип ышанабыз...