Шәһри Казан

Елдан артык хастаханәләрдә яткан Гөлгенә Сафинаның әнисе: "Һәлакәтнең нәтиҗәсе бик куркынычтыр төсле тоелды. Шулай булды да"

Киләчәктә югары белем алып, намуслы, чын табиб булырга тели Гөлгенә. Тик бу хыяллар чынга ашмый, кызның гомере бер мизгелдә чәлпәрәмә килә.

Гөлгенә гаиләдә икенче бала. Бик җитез, кыю, ярдәмчел, зирәк була ул. Нәселләрендә табиблар күп булганга, кыз да кешеләрне дәвалау хакында хыяллана. Шуның өчен Чаллыга, медицина көллиятенә укырга керә дә. Киләчәктә югары белем алып, намуслы, чын табиб  булырга тели Гөлгенә. 

Тик бу хыяллар чынга ашмый, кызның гомере бер мизгелдә чәлпәрәмә килә. 

“Гөлгенә белән фаҗига 2019 елның 30 июнендә килеп чыкты. Ул Чаллыга, 2 июльдә булачак имтиханнарына әзерләнәм дип, ике көн алдан авылдан киткән иде. Рульдә үзебезнең авыл егете Фаяз һәм аның икетуган энесе дә алар белән бер машинада китте. Гөлгенәләр Минзәлә районы Аю авылы яныннан узганда, каршыларына зур тизлектә “Калина” машинасы килеп чыккан. Фаяз урында ук һәлак булган. “Калина” йөртүченең дә гомере шунда ук өзелгән”, - диде Гөлгенәнең әнисе Ланлыш апа. 

Һәлакәт хакында  алар күршеләре Рәдис абыйдан белә. Аның балалары Чаллыга бара торган булган, аварияне күреп, шалтыратып хәбәр иткәннәр. 

“Бу хәбәрне алгач та, бик курыктым. Һәлакәтнең нәтиҗәсе бик куркынычтыр төсле тоелды. Шулай булды да. Бу бик авыр хәл”, - дип искә ала ул мизгелләрне ана кеше. 

Реклама

Зыян күргән кыз беренче тәүлектә үк бер-бер артлы 4 операция кичерә. 

Узган елның 30 июненнән алып Гөлгенә әнисе белән хастаханәләрдә дәвалана. Февраль аенда гына алар 20 көнгә өйләренә кайтып китәләр. Баласының гомерен саклап калу һәм сәламәтлеген торгызу өчен әти-әни кулларыннан килгәннең барысын да эшли. 

Хәзерге вакытта Гөлгенә Испаниядә тернәкләнү курслары уза. Баш миенә зыян килгәнлектән, ул кабат сөйләшергә, кашык тотып ашарга өйрәнгән. Мондый очракларда 100 процент тернәкләнү мөмкин түгел, ди табиблар. Шулай да алар өмет өзми. 

Таз һәм бот сөякләре тоташып үскәнлектән, кызга кабат операция таләп ителә. Бу исә кабат акча сорый торган эш. Операция өчен табиблар  4378046 сум акча сорый. Тиешле сумманың 3051397 ы  җыелган инде. Гөлгенәнең гаиләсе кызларына ярдәм иткән өчен барлык кешеләргә дә рәхмәт укый. 

“Ярдәм итеп торган барлык кешеләргә дә сәламәтлек, Аллаһы Тәгалә бәхетле тормыш насыйп итсен”, -ди Ландыш апа. 

Гөлгенәгә һәм аның гаиләсенә ярдәм итәргә теләүчеләр 4276 8620 2168 2101 картасына  (Багауова Ландыш Өлфәт кызы исеменә) акча күчерә ала. 

Лилия ЛОКМАНОВА

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: