Шәһри Казан

Фацелиянең файдасы нидә?

Яшелчәләрдән бушап калган урынга сидерат буларак фацелия чәчәргә ярыймы? Аның файдасы турында да языгыз әле. Наилә Мостафина, Казан.

Наталья Ибраһимова, тәҗрибәле бакчачы җавап бирә:

– Фацелияне хәзердән үк чәчә аласыз. Әлеге культура җирне сәламәтләндерә, «витаминнарга» баета. Үсеп чыккан фацелияне кышка йолкымагыз, ул яз көне мульча булып торачак.

Реклама

Фацелияне күп бакчачылар үз итә. Ул теләсә кайсы туфракны ашландыра. Туфрак җиңел үзләштерелә торган азотка, калий, органикка, фосфор, кальций һәм башка микроэлементларга байый. Аның структурасын яхшырта. Фацелиянең тамыры 0,2 метр тирәнлеккә кадәр китә. Шуның белән туфракны вак кисәкчекләргә тарата һәм аны йомшарта, су үткәрүчәнлеген арттыра. Чүп үләннәреннән дә котылырга булыша. Бик тиз үскән яшел масса җирне куе итеп каплап ала һәм «келәм» аша чүп үләннәре үсә алмый.

Җирне сәламәтләндерә дидек, фацелия­нең тамырчыкларында актиномицетлар, ягъни специфик бактерияләр бар. Алар мик­робларны үтерүгә сәләтле һәм фитофтороз кебек гөмбәчек авыруларына, патоген мик­рофлорага каршы торучан биологик актив матдәләр бүлеп чыгара. Моннан тыш фацелия зарарлы корткычларны да юк итә, чөнки ул чәчәк атканда зыянлы корткычларны ашый торган бөҗәкләрне җәлеп итә. Каты корт (проволочник) та фацелия белән күрше була алмый. Шуңа да ул үскән җирне урап үтә. Хәтта саранча да фацелиядән курка.

Әлеге сидератның тагын бер өстенлеге – нәзберек культура булмавында, теләсә нинди туфракта үсә, суыкка һәм корылыкка чыдам. Теләсә нинди шартларда яхшы үсә ала. Ә менә шул сидерат саналган горчица кырауда өши, аңа су сибеп торырга кирәк.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: