Шәһри Казан

Фәрештәләр төшкән җирдә

...Хуҗалар тавында уздырылган “Чишмәле җәннәт” бәйрәме дә күккә йолдызлар очырудан башланып китте. Тик шар-йолдызлар күккә үк очып китмәделәр. Агач ботакларына сарылып калучылары да булды. Гүя, кызлар рухы безнең белән иде.

Борын-борын заманнарда Аксубай районы Яңа Үзи авылы янында Мәрҗән исемле шәһәр була. Бу шәһәрнең юлбашчысы Тырышмал Хуҗа икән. Аның берсеннән-берсе матур 12 кызы үсеп буйга җитә. Алар арасында Нәркис гүзәлгә Иштирәк батыр гашыйк була. Көтмәгәндә Болгар җирләренә дошман явы килә. Алар Биләрне дә чолгап алалар. Ярдәмгә килгән бик күп кешеләр арасында Иштирәк батыр да өч ярдәмчесе белән Хуҗалар тавына менә. Батырлар барысы да изге яуда һәлак булалар. Сугышырлык ир-ат калмагач, яуга хатын-кызлар күтәрелә. Беренче рәткә Тырашмалның унике кызы баса. Ләкин көчләр тигез булмый. Җиңеләләр. Тырышмал кызлары белән Мәрҗән шәһәренә борыла. Шәһәргә җитәрәк аларны әсирлеккә алалар. Хуҗалар тавына алып барып иртә-кич туфрак ташытып тау өйдерәләр. Шушы тау башына Тырышмал һәм аның 12 кызын тереләй күммәкче булалар. Тик... тау өелеп беткәч, бер мизгелдә кызлар 12 йолдызга әйләнеп күккә оча. Ә Тырышмал Хуҗа таудан аска сикереп елгага әйләнә. Менә шушы вакыттан әлеге биек тауны “Кызлар тавы” дип атап калдыралар. Ә Изге чишмәгә баш ияләр.

...Хуҗалар тавында уздырылган “Чишмәле җәннәт” бәйрәме дә күккә йолдызлар очырудан башланып китте. Тик шар-йолдызлар күккә үк очып китмәделәр. Агач ботакларына сарылып калучылары да булды. Гүя, кызлар рухы безнең белән иде. Чыннан да, бу җирләргә аяк басу белән ниндидер илаһи хис биләп ала. Һава да, агачлар да үзенә бер төрле монда. Ниндидер сихри җир бу. Кешене авыр уйлардан, яман хатирәләрдән арындырып, чистарына торган урын.
Менә шушы илаһи урында бишенче ел рәттән “Чишмәле җәннәт” бәйрәме уза. Җәннәткә тиң чишмәләр иле булганга районыбызның атказанган мәдәният хезмәткәре,  район мәдәният йорты методисты Рәфидә ханым Гатина “Чишмәле җәннәт” проектын эшләде дә инде. 
 
Йөрәкләрне телгәләп Луиза Батыр-Болгариның “Хуҗалар тавы” җыры яңгырады. Тере дивар булып ике яклап баскан кыз-егетләр, апа-абыйлар Татар иленең төрле якларыннан килгән кунакларны, имам-хатыйп, имам-мөхтәсибләрне каршыладылар. Комган һәм сөлгеләр тоткан татар кыз-егетләре килгән кунакларга чишмә суы белән бит-кулларын юарга ярдәм иттеләр, чишмәнең шифалы суы белән сыйладылар. 

 Кызлар рухына күккә очкан шарларга тоташып бәйрәм башланып китте. Сүзне районыбыз имам-мөхтәсибе Рөстәм хәзрәткә биргәч, ул барлык кунакларны сәламләп бәйрәм белән котлады. Район хакимияте исеменнән котлап, социаль мәсьәләләр буенча район башлыгы урынбасары Николай Чурин чыгыш ясады. Ул Биләр җиренең тарихы, казанышлары, бөек кешеләре турында сөйләде. 

Изге рухта булгангамы, бәйрәм бик җиңел барды. Җыелган халык арасында Аксубай, Нурлат, Чистай, Лаеш, Балык Бистәсе, Яңа Чишмә районнарыннан да хәзрәтләр һәм кунаклар бар иде. Вәгазьләргә үрелеп мөнәҗәтләр әйтелде. Балалар үзләре өйрәнгән догаларны яңгыраттылар. Дини календарьләр чыгаручы Фәния Хуҗиәхмәт тә килгән бирегә. Хаҗия апаларыбыз мөнәҗәтләр әйттеләр. Урта Тигәнәле авылында бик күп еллар тарих укыткан, өч тарихи китап авторы Шәйхетдинов Бәдертдин күңелләрне дулкынландырып үзенең “Без тарихка баш ияргә килдек” шигырен сөйләде. Яңа Чишмә районыннан килгән “Ак калфак” фольклор төркеме, районыбыз халкын сәламләп, салават ирештерде. Биләр җиренең хуҗалары да чыгыш ясады... Гомумән, әлеге “җәннәт” бәйрәменнән һәр кеше рухи азык алды.

Реклама

 Бәйрәмнең икенче өлешендә халык әле генә чалынган корбаннан пешерелгән пылау белән сыйланды. Ачык һавада Изгеләр җирендә пешкән пылау да, Тәмле Биләр күмәчләре дә бар халыкның күңеленә хуш килде. Чишмә суыннан чәйләр эчелде...

Намаз вакыты керү белән халык ачык һавада кыйблага карап басып намаз укыды. Изге урын, саф һава, уртак дин бар халыкны берләштерде. Фәрештәләр үзләре төшкән иде бугай әлеге бәйрәмгә. Бар нәрсә дә самими һәм илаһи булды. Күңелләр нечкәрде, хисләнде. 

 Бәйрәмне оештыручыларга – Алексеевск районы хакимияте, мәдәният бүлеге, мәхәллә, район кулланучылар җәмгыяте, кафе хуҗаларына һәм хезмәткәрләренә, “Ак калфак” оешмасына бар халык рәхмәтләр әйтеп дога кылды. Бәйрәмне ел саен үткәрүне теләде алар. Янәшәдә генә, очып китә алмый агачларга сарылган кызлар рухы гел янда сыман тоелды. Бәйрәм тәмамланган мизелдә соңгы йолдыз күккә күтәрелде.

Хуҗалар тавында кошлар җыры...
Алсулана таңнар, бата кояш.
Җирем, күгем, таулар, үзәннәрем
Җәннәт юлларына ишегең ач!
Илгә, көнгә, җиргә муллык теләп 
Челтерәшеп ага саф чишмәләр.
Изге җирдә бәйрәм – тантанага 
Төшкән иде бугай фәрештәләр...

Алсу Нәҗметдинова, Бөтендөнья татар конгрессының “Ак калфак” хатын-кызлар оешмасының Алексеевск районы буенча җитәкчесе.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: