Шәһри Казан

Г.Тукай исемендәге филармония скверында Айгөл Фазыйловага ярдәм йөзеннән хәйрия концерты була

Хәйрия чарасында артистлар да, гади халык та, мөмкинлегеннән чыгып, ярдәм итә ала. Моның өчен сәхнә алдында махсус тартма урнаштырылачак. 

Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясе скверында 14 сентябрьдә , яман шеш белән авыручы Айгөл Фазыйловага ярдәм йөзеннән, хәйрия концерты узачак. Филармония шул рәвешле концерт сезонын да ача, дип белдерде мәдәни учреждение директоры Кадыйм Нуруллин. 

Хәйрия чарасы көндезге икедә башланып, кичке бишләргә кадәр дәвам итәчәк. Анда филармониядә эшли торган иҗат коллективлары чыгыш ясавы көтелә. Концерт Айдар Фәйзрахманов җитәкчелегендәге Татарстан фольклор музыкасы дәүләт ансамбле чыгышы белән тәмамланачак. 

Концерт вакытында кызыклы викториналар, конкурслар уздырылачак, филармония концертларына билетлар уйнатылачак. Моннан тыш, Татар дәүләт филармониясенең балалар өчен әзерләнгән музыкаль программалары геройлары белән фотога төшү мөмкинлеге дә булачак.  

Реклама

Хәйрия чарасында артистлар да, гади халык та, мөмкинлегеннән чыгып, ярдәм итә ала. Моның өчен сәхнә алдында махсус тартма урнаштырылачак. 

Сүз уңаеннан,  мондый концертлар инде 2014 елдан уздырыла. Кадыйм Нуруллин билгеләп узганча, филармония оештырган хәйрия акцияләрендә 1 миллион сумга кадәр акча җыелган. Алар  ярдәмгә мохтаҗ балаларга, ятимнәр һәм инвалидлар йортларына, аерым гаиләләргә тапшырылган. 

Фото: vk.com

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: