Шәһри Казан

Камил Гилманов: «Җир яшәтә...»

«Безнең бренд» дип ни итеге, ни читеге белән мактана алмый ул. Аның каравы гасыр­лар буе ашын югалтмаган чем кара туфрагын иң зур хәзинәбез дип саный. Бәлки бу Аксубай халкына Аллаһ тарафыннан бирелгән бүләктер дә әле. Биек таулар басыла, тирән диңгез-елгалар кибә, куе урманнар сирәгәя, ә җир – мәңгелек, җирнең гомере чикләнмәгән. Аннары, җире барның – иле бар, диләр.

Аксубай төбәгенә әлеге әйтем аеруча туры килә. Әллә борынгыдан сакланып килгән гореф-гадәтләр, йолалар тәэсир итәме икән, без башка яклардан шактый гына аерылып торабыз кебек. Телен, динен, иманын сатмаган батыр якташлар чукындыру заманында гаиләсе белән урманга качкан, айлар буе баз-чокырларда яшеренгән. Манаралар киселгән шомлы елларда сәнәк-көрәк күтәреп мәчетләрен саклаган. Үткәннәрдән бүгенге көннәргә нибарысы бер генә адым... Күп нәрсә үзгәрде, ә җир һаман шул ук. Дөрес, ул кулдан кулга күчте, күпме хуҗасын алмаштырды. Сука белән сукалап бодай чәчкән бичара крәс­тиәннән эстафетаны күмәк хуҗалык­лар алды. Ничек кенә яманласалар да, колхоз-совхозлар басу-кырларны кысыр калдырмый, чәчә-ура иде. Ә 90нчы елларда миллионер хуҗалыкларга хәтле бөлгенлеккә тарыды, тузды-таркалды. Билгеле, бу афәт беренче чиратта җирнең йөрәгенә бәрде: аның күкрәген чүп үләне бас­ты... Авыл хуҗалыгына карата күрсәтелгән битарафлык һәм сансызлык сәясәте үз эшен эшләде: бүген чит өлкәләргә күз салсаң, никадәр җир бөртек көтеп елап ята! Аксубай районына да бер очы белән кагылган иде бу афәт, ләкин сизгер хуҗалар аңа таралырга ирек бирмәде. Хакимият башлыгы Камил Камал улы Гилманов әйтмешли, бездә кеше аягы басмаган аулак урыннарга да кул тигән! Ышандыра! Инде 12 ел җитәкче камытын кигән Камал улына, чынлап та, биләмәдә һәр почмак таныштыр, ул бит әмер-боерыклар яудырып кабинетта гына утырган зат түгел, көн саен диярлек хуҗалыкларга сугылып, эш барышын тикшереп-күзәтеп йөрмәсә, кыскасы, үзе хәл-вакыйгалар үзәгендә кайнамаса, җаны тынычланмаган тынгысыз «түрә!» Яхшы мәгънәсендә түрә! Хакимият башлыгы вазифасына ул түбәләр мәшәкате белән керешкән иде. Тишек-тошыгыннан яңгыр суы аккан мәктәпләр һәм балалар бакчалары бинасының түбәсен атна-ун көндә яптыртуны күз алдына китерегез инде. «Шуның белән кайбер проблемалар читкәрәк этелеп, күпме вакыт уздырдым», – дип искә төшерсә дә, күңелдә канәгатьлек хисләре сүрелмәгәндер дип уйлыйм. Чөнки башлык, халык өчен дигәндә, мәсьәләләрне вагына-эресенә аермый. Җирләр буенча да аның шактый гына чәче агарды бугай. Үзе дә авыл баласының чүп үскән кыр-басуларга карап бәгыре өзелмәгән дисеңме? Әйе, районга «Вамин» керде. Нигәдер без аның кимчелеген генә күрдек, ә бит ул бетерәм дип килмәде, беткәнне торгызырга дип килде. Файда китерде. Баткаклыкка чумган Карасу фермаларын яңарткан өчен генә дә аңа рәхмәт! Чоры шундый иде: күпме генә хыяллансаң да, колхоз-совхозларны киредән җыеп булмый, авыл кешесе: «Җир кирәк, миңа бирегез!» – дип дауламый, аның ни техникасы, ни ягулыгы юк. Район хуҗасы нишләсен, аңа ике генә юл: йә ул җирен эшкәрттермичә чүпкә күмдертә, йә көчле оешмаларга таяна. Инвестор дигәч тә, алар: «Әйдә, әйдә, мине чакырыгыз!» – дип ялвармый да. Аксубай төбәге тимер юл белән тоташса яки елга портына терәлеп торса, һич югы эре сәнәгать предприятиеләре белән камалса, бер хәл әле. Шундый районда инвестор тотуның авырлыгын хакимият башлыгы, мөгаен, үзе генә беләдер. «Вамин Аксу» фирмасы бөлгенлеккә төшкәч, Камил Камал улы, төбәкне алга таба да яшәтер өчен, җирләрне яңадан бүлдертә:

– Без бүген ышанычлы инвесторлар белән үзара аңлашып эшлибез, – ди ул.

Әйе, көчле төркем оешкан. Һәркайсы мактауга лаек. Һәркайсының үз юнәлеше. Рәис Сөләйманов җитәкчелегендәге «Агро-Инвест»– «Аксу Агро» 3 мең гектардан артык җирдә шикәр чөгендере игә. «Татагролизинг» агрофирмасының басуларында көнбагыш, рапс үсә. Киләчәктә алар мөгезле эре терлек санын арттырыр­га җыена. «Волга-Селект» оешмасы быел республикада беренчеләрдән булып чәчүне төгәлләгән иде. «Сюнеев» КФХсы сөтчелек тармагында хезмәт куя. Ә менә универсаль технологияләр техникумының Россиядә көндәше юк, диләр. Аксубайга кем генә килсә дә, шулай дип китә. Булыр да! Аның директоры Фәргат Әюпов таш-тау актарырлык көчкә ия, оештыру осталыгы буенча ул, иң өстәге җитәкчеләрне җыеп, мастер-класс­лар уздыра ала. Биредә бер яктан студентларга төпле белем бирсәләр, икенче яктан 2000 гектарлы ярдәмче хуҗалыкта эшкә өйрәтәләр. Узган ел техникум республика махсус уку йортлары арасында беренче урынны яулаган иде. Аксубайның гөмбәләр белән таныласы алда әле дисәм, ул танылып та өлгерде шикелле. Иске Мукшы авылында фермерлар гөмбә үстерү цехы ачкан иде, бүген исә продукцияләре күп кенә Татарстан гипермаркетларында сатыла. Фермерлар дигәннән, алар җитәкчелек тарафыннан кыерсытылмыймы икән? Яшерен-батырын түгел, республиканың кайбер районнарында халык белән түрәләр арасында каршылык туды, үз эшен ача алмаган эшмәкәрләр гауга куптарды.

Аксубайда бернинди низаг та чыкмады, чөнки хакимият халык белән санлашты, кем дә кем җир сорый, кем дә кем үз хуҗалыгын оештырырга тели – нинди аяк чалу, нинди ызгыш-талаш, һәр башлангыч хупланды, алай гынамы, федераль программалар аша дәүләттән грантлар, субсидияләр алганда ярдәм ителде.
Аксубайлылар үзләре дә уңган халык. «Алма пеш, авызыма төш», – дип ятмый, тормыш арбасына чытыр­дап ябышыр өчен җай эзли. Бизнесның төрлелегенә шаккатарлык! Мәсәлән, Пономаревка авылында Авдеевлар гаиләсе, куак-агачларны чистартып, өч буа ясады: балык үрчетә. Яшелчә үстерү серләренә дә төшенде якташлар, дистәләгән авылда теплицалар корылды. Тарханкада кошчылык фабрикасы тернәкләнеп бара: монда каз, үрдәк, күркәләргә өстенлек бирәләр!

– Фермерлар безне куандыра, алар эре инвесторлардан ким эшләми, – дип, Камил Камал улы горурланып сөйли.

Реклама

Акыллы җитәкченең чалгысы покосны киң алдырып чаба шул, ул аңлый, эшмәкәрме ул, фермермы, җирле бюджетка налогын күчерә, юлларын рәтли, халыкка печәнен, игенен җүн генә бәягә сата. Иң мөһиме – авылларга җан өрә. Әнә Татарстанда 50 авылның капкасы бикләнгән, диләр. Әле бу кәгазьдәге рәсми саннар гына. Ә гамәлдәгесе ничә? Бер Ходайга гына мәгълүм.

– Мин эшләгән чорда бер генә авыл да үлмәде, – Камал улының һәр нәрсә исәптә. – Киресенчә, бәләкәй генә авылларда да, әйтик, Ахматкада яңа йортлар салалар. Җиде генә йортлы Сосновкага быел газ торбалары суздык, юлын да төзекләндерәбез.

Ил канатын сындырган авырлык Аксубайны да читләтеп үтмәде шул: колхозлар, оешма-предприятиеләр ябылгач, эшкә тилмергән яшьләр шәһәргә китте. Табигатьтәге кебек тормыштагы бушлык та куркыныч – тиз генә чарасына керешмәсәң, аның авызы зурая-зурая үзенә йотачак. Күрәсең, бу миссия заман таләбе белән әлегә инвесторларга, фермер-эшмәкәрләргә йөкләнгәндер. Бәлки 100 елдан соң авыл хуҗалыгы биниһая үзгәрешләр кичерер дә, алар бүтән исемнәр белән аталыр. Бары тик Җир-ана гына асылын үзгәртмәс, җир үз төсендә, үз кыяфәтендә калыр...

– Бу авырлыклар вакытлыча гына, – ди хакимият башлыгы, ул оптимист, аңа мескенлек яки зарлану хас түгел. – Җир яшәтә ул. Хөкүмәт авыл хуҗалыгына юнәлдерелгән программалар санын тагын да арттырсын иде.

Әлбәттә, авыл-районнарның гомер озынлыгы балалар саны белән дә үлчәнә. Аксубайда бүген 3100 бала. Камил Гилмановның сызланулары да җитәрлек. Безнең милләт бер-ике бала белән чикләнсә, чуваш туганнарыбызның гаиләсендә алар биштән дә арта. Июнь аенда гына районда Бөтенроссия күләмендә оештырылган «Уяв» милли чуваш бәйрәме гөрләде. Анда Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов белән Чуваш Республикасы башлыгы Михаил Игнатьев та катнашты. Чувашлар бердәм, чит илләрдән хәтле кайттылар. Хуш, монысы сүз уңаеннан гына. Район үзәгенә баксаң, ул һаман үсә-киңәя. Ай саен яңа йортлар калка. Яшьләр өчен бөтен шартлар да бар. Спорт комплексы, бассейн эшли. Балалар өчен йорт ишегалларында 17 уен мәйданчыгы төзелгән. Сәнгать мәктәбе, музей, китапханә, мәдәният йорты ишекләре һәрчак ачык. Тиктормас башлык 250 укучыга исәпләнгән яңа мәктәп төзү хыялын тормышка ашыр­ган тәкъдирдә, ул өч телдә укытылган полилингваль уку йорты статусына дәгъва кылсын иде. Бу очракта, берүк, хыял белән чынбарлык кына чәкәләшмәсен! Аксубай – табигый чишмәләр иле, шешәләргә агызып саф су сату нияте дә Камал улының башында йөри. Хәер, ул гынамы, бүтән идеяләр дә чиратка тезелгән. 12 елга тагын 12 ел өстәсәң дә, алар кимемәс иде. Шушы аралыкта сөенечләр белән көенечләр, ак һәм кара полоса булып, гомер юлына сузылгандыр. Бик нык тетрәнгән көн әле дә Камал улының хәтереннән җуелмый. 2014 ел... Район җирләрендә бүген-иртәгә Татарстан Президентын көтәләр. Төнлә коточкыч давыл кубып, үзәкне ботарлап ташлый: мәктәп, учреждение биналарының, йортларның түшәмнәрен каерып аска ыргыта. Урамнарда баганалар, агач-куак­лар ауный, тротуарлар җимерелеп, таш өеме түшәлә. Каян акча табып төзәтим, дими башлык, беренче теләге: «Үлем-китем генә күрсәтмәсен, кешеләр генә исән булсын...» Шөкер, табигать адәм балаларын аяган ул чакта, шөкер.

Артка чигенгән елларны санамыйча, район мәнфәгатен кайгыр­тып, эшлисе дә әле эшлисе Камал улына. Алмаш турында уйларга иртә әле, иртә. Аның кебек гади халык белән уртак тел тапкан, кара туфрак­лы җирен ихлас яраткан җитәкчеләрне, һай, чәчеп кенә үстерсәң икән ул!

Нәбирә Гыйматдинова.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: