Шәһри Казан

КФУда татар теле курслары ачыла

КФУның Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты түләүсез татар теле курслары башлап җибәрә.

Беренче тапкыр 2011 елда башланган мондый курслар, тиз арада халык арасында яклау табып, популярлык казанырга өлгерде. Татар телен өйрәнергә теләүчеләрнең саны көткәннән дә күбрәк булуын яшерми аны оештыручылар. Бу курс­лар өч айга исәпләнелгән. 17 сентябрьдә башланып, декабрь урталарына кадәр дәвам итәчәк. Курсларга йөрүчеләр төркемнәргә бүленеп, атнасына ике тапкыр татар телен төрле дәрәҗәләрдә өйрәнәчәк.

Курслар турында тәфсил­ләп сөйләр өчен, без КФУның Филология һәм мә­дәниятара багланышлар институты каршында эшләп килгән Каюм Насыйри исемендәге фәнни-белем бирү үзәге җитәкчесе, филология фәннәре докторы профессор Әлфия Йосыповага мөрәҗәгать иттек.

– Әлфия Шәүкәтовна, татар теле курсларына ихтыяҗ һаман да шулай зурмы? Гомумән, бу курсларны оештыруга нәрсә этәргеч бирде?
– Татар теле курслары беренче тапкыр 2011 елда Татарстан Хөкүмәте карары белән оештырылып, аны үткәрү КФУның Филология һәм мәдәниятара багланыш­лар институтына йөкләнде. Әлбәттә, баштарак без әлеге курсларга игътибар шулкадәр зур булыр дип һич тә көтмәгән идек. Беренче җыелышка 1200 кеше татар телен өйрәнергә теләк белдергәч, бу эшнең бик тә актуаль икәнен аңладык, халыкның милли үзаңы күтәрелеш алуын тоемладык. Курслар Татарстанның дәүләт телләрен һәм башка телләрен саклау, өйрәнү һәм үстерү программасы кысаларында Татарстан Хөкүмәте тарафыннан финанслана.

– Курсларга килүчеләрне нинди категорияләргә бүлеп карап булыр иде? Гомумән, кемнәр килә курсларга?
– Нигездә, өч төрле категориягә: милләте буенча татар булып та татар телен бөтенләй белмәгән яки аз күләмдә белгән, рус һәм башка милләт кешеләре һәм Казанга укырга яки эшкә килгән чит ил кешеләре. Әлбәттә, болар арасында татар милләтеннән булганнары күбрәк, үз ана теленә булган мәхәббәт уянып, аны өйрәнергә һәм сөйләшә белергә теләк белгәннәр бирегә килде. Алар арасында төрле яшьтәге кешеләр бар иде: мәктәп укучылары, студентлардан алып, инде пенсия яшенә җиткәннәргә кадәр. Кемгәдер татар теле уку-белем алу чорында кирәк, кемгәдер татар теленә ихтыяҗ эше, хезмәт кую урыны буенча мөһим, ә кемдер үзенең шәхси кызыксынуы белән татар телен өйрәнергә килә.
Курска йөрүчеләрне өч төркемгә бүлеп укытабыз. А1 – башлангычлар, А2 – телне дәвам итеп өйрәнүчеләр, В1 – татар телендә сөйләшә белүчеләр өчен.

Курсларны югары квалификацияле университет галимнәре алып бара. Моның өчен махсус программалар эшләнде. Дәресләр, гадәттә, коммуникатив юнәлештә алып барыла. Татар теле курсларына язылучылар дәресләрдә татарча аралашырга, диалоглар, монологлар төзеп сөйләргә өйрәнә. Тәҗрибә бу эшне шулай оештыруның уңышлы алым икәнен күрсәтте. Дәресләрдә алган белемнәр, сөйләм күнекмәләре курсларга йөрүчеләрдә шактый нәтиҗәле булуын раслады. Аз гына вакыт эчендә алар татарча матур, төзек җөмләләр белән сөйләшергә өйрәнәләр.

– Курсларда укып, тел өйрәнгән кешеләргә нинди дә булса документ тапшырыламы?
– Курслар ахырында монда йөргәннәр сөйләм эшчәнлегенең төрләре буенча (тыңлап аңлау, сөйләү, уку, язу) тест эшлиләр һәм аларга КФУ сертификаты тапшырыла.

Реклама

– Курсларга ничек язылыр­га була?
– Курсларга язылу өчен КФУ сайтында электрон теркәлү үтү һәм анкеталарны калдыру мөһим. Шуннан соң без курсларга йөрүчеләр белән элемтәгә чыгабыз, гомуми җыелыш көнен билгелибез һәм дәресләрнең кай­чан башлануы турында игълан итәбез. Әйткәнемчә, татар телен өйрәнү курслары түләүсез. Димәк, теләге булган һәркем, безгә килеп, татар телен өйрәнә алачак дигән сүз.

Ассель Бикмөхәммәтова, студент:
– Мин Краснодар краеннан, Казанга университетка укырга кердем, немец һәм инглиз телләре буенча белем алам. Үзем татар кызы булсам да, татар телен бөтенләй дә белмим. Татарстанда яшәгәч һәм үзем татар кызы да булгач, татар телен белергә, өйрәнергә кирәк дип санадым. Курсларга йөреп, татарча сөйләшергә, аралашырга өйрәндем.

Динара ШАКИРҖАНОВА, инженер:
– Курсларга ике ел рәттән йөрдем, безне татар теленә өйрәткән укытучыларга зур рәхмәт, аларның тырышлыгы белән мин хәзер матур итеп сөйләшә беләм, татар теле көндәлек тормышымда кирәк дип саныйм.

Лариса Яушева:
– Үзем рус милләтеннән булсам да, татар телен өйрәнү теләге бар иде, шуңа да курсларга җыенып килдем. Бирегә килгәнемә һич тә үкенмим, татарлар арасында яшәгәч, татар телен белү кирәк дип саныйм. Курсларда телне өйрәнү бик җиңел бирелде, укытучылар шактый үтемле итеп аңлата белделәр. Телне шомарту өчен нык­лы нигез бар иде.

Әңгәмәдәш – Фәрит НУРМӨХӘММӘТОВ

 

 

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: