Шәһри Казан

Кимүгә түгел, артуга: коронавирус буенча яңа статистика

Узган тәүлек нәтиҗәләре буенча Татарстанда коронавирусның 41 яңа очрагы теркәлгән. Алдагы тәүлекләр белән чагыштырганда, бу тагын ике кешегә күбрәк дигән сүз. Бу юлы ике очрак читтән кергән кешеләрдә теркәлгән. 9 кеше хастаханәгә озатылган.

География:
1.    Казан – 25
2.    Чаллы – 1
3.    Әлмәт – 1
4.    Балтач – 2
5.    Бөгелмә – 1
6.    Югары Ослан – 1
7.    Биектау – 1
8.    Яшел Үзән – 3
9.    Лаеш – 1
10.    Түбән Кама – 1
11.    Нурлат – 2
12.    Питрәч – 1
13.    Спасс – 1

Реклама

Шул рәвешле, пандемия башланганнан бирле Татарстанда яңа вирусның 7811 очрагы теркәлгән.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: