Шәһри Казан

Көмешкә музее бар, ләкин анда керү гөнаһ 

Печән вакытымы, бәрәңге бакчасын сөрдерергә кирәкме, мал суяргамы – авылда бигрәк тә ялгыз карчыклар нишләргә белми иза чигә иде. Күршедә әзмәвердәй егетләр җитәрлек анысы, тик ярдәм иткән өчен «шешә» сорыйлар.

Үз гомерләрендә авызларына бер тамчы да аракы алмаган намаз әбиләре дә тәүбә кыла-кыла, сандык төбендә кирәк-яракка дип көмешкә, аракы саклаган заманалар бар иде. Шөкер, хәзер эчүчеләр саны кимеп бара, хезмәт күрсәткән өчен дә шешә урынына акча сорау гадәте керде, сирәк булса да “рәхмәт”кә эшләүчеләр дә бар. Шулай да көмешкә куучылар очрап куя әле.

Үзеңә ярый, кешегә юк 

Соңгы елларда кибетләрдә самогон куу аппаратларын да күпләп сата башладылар. Ниндиләре генә юк, мактый-мактый тәкъдим иткән булалар әле. Канун нигезендә көмешә ясауның гаебе юк икән, анысы. Үзең өчен самогон әзерләү тыелмый. Ләкин өй шартларында ясалган спиртлы эчемлекнең сыйфатын кем белгән? Кеше үзенең дә, башкаларның да гомерен куркыныч астына куя, лабаса? Берәү эчкән, аңа берни булмаган, имеш. Мондый “сарафан радиосы”на ышанып кына көмешкә куллану аяныч тәмамланырга да мөмкин бит. 

– Бәлки самогонны әзерләүче кеше йогышлы авыру белән чирлидер, бәлки аннан самогон сатып алу түгел, аның белән янәшә басып тору да куркынычтыр. Самогонны акча эшләү максатында сатуны ялган аракы сатуга тиңләштерергә мөмкин, моның өчен административ җәза каралган», – ди Татарстан Эчке эшләр министрлыгының икътисади куркынычсызлык һәм ришвәтчелеккә каршы көрәш идарәсендә бүлек җитәкчесе Дмитрий Козлов. 

...Беркөнне Казан үзәгенә баргач, самогон музеен күреп исем китте. Анда көмешкә барлыкка килү тарихы белән таныштыралар икән. Баксаң, самогон сүзенә дә 100 ел икән бит инде. Элек-электән аны шикәр чөгендере, бәрәңге, җиләк-җимешне әчетеп ясый торган булганнар. Музей белгечләре алкогольгә каршы пропаганда алып барабыз, ди үзе. Алар фикеренчә, аракыдан аермалы буларак, көмешкә куллану элек-электән үзе бер сәнгать булып саналган. Бу эчемлекне әзерләү өчен нинди генә җайланмалар уйлап тапмаганнар, ул төрле стаканнар, рюмкалар дисеңме... Бу музейда 10 меңгә якын экспонат җыелган. 

Исерекләргә җәза – 6 килолы медаль 

Реклама

Спиртлы эчемлекләр куллану элек тә булган анысы. Татарстан Дәүләт архивы директоры урынбасары Илдар Шәфыйков архив фондларында әлеге темага караган уникаль документлар белән таныштырган иде. Баксаң, бабаларыбыз яшәгән чорда мәй, кымыз, әче бал, сыра кебек эчемлекләр кулланганнар. Гарәп илчесе Әхмәд Ибн Фадланның 921-922 елларда Болгар дәүләтенә сәфәре вакытында бер бинага җыелган халыкның әче бал эчеп утыруына тап булганы турында язмалар бар. Табиб аңа бу кешеләрнең салкын тиеп чирләгәннәрен, шул авыруны дәвалау өчен спиртлы эчемлекләр куллануын әйтә. Шул ук вакытта спиртлы эчемлекләр белән көрәш тә электән килә. Тарихи чыганаклар буенча, 1714 елда ук Петр I эчкечелекне киметү максатында аракы кулланган кешеләргә эчкечелек өчен медаль тапшыра торган булган. Бу медаль тарихта иң авыры булып санала. Ул 6,8 килограмм тәшкил итә. Спирлы эчемлекләрне чамасыннан артык кулланучы кешеләргә хокук сакчылары шул медальне аса торган булган. Аны исерек айнып акылга килгәнче, бер атна киеп йөрергә тиеш булган.

Сүз уңаеннан, тарихи фактларга нигезләнсәң, Казанның Иске Татар бистәсендә яшәүчеләрнең беркайчан да спиртлы эчемлекләр кулланмаганы билгеле. Галим Карл Фукс та хезмәтләрендә татарларның милли бәйрәмнәрне аек акыл белән уздыруларын язып калдырган. Язучы Максим Горькийның да Иске Татар бистәсе татарларының сәламәт, аек тормышына соклануы билгеле. 

Дин буенча самогон аракыга тиңләштерелә. “Гаилә” мәчетендә имам хатыйп Рөстәм Хәйруллин самогон музеена керү дә гөнаһ дип саный. 

– Аллаһы сөбеханә вә Тәгалә безнең акылны ала торган һәрнәрсә гөнаһ булып санала, дигән. Самогонмы ул, тәмәке тартумы, аракымы? Раббыбыз шулардан сакласын иде. Мәйдә сүрәсенең 90нчы аятендә: «Әй сез, иман китергән бәндәләр! Аракы эчү, отыш уеннары, потларга табыну, юраулар – шайтан гамәленнән булган пычрак эшләрдер. Алардан сакланыгыз, ерак торыгыз! Шаять, сез котылуга, җиңүгә ирешерсез», – диелә. Табиблар да, галимнәр дә каныбыздан спиртның чыгып бетүе өчен кырык көн кирәк булуын дәлилләде. Пәйгамбәребез моны мең ярым ел элек үк әйткән булган. Самогон музеена керүгә килгәндә, кайда гөнаһ кылына, анда кермәсәгез хәерлерәк, андагы кешеләргә ләгънәт укыганда сезгә дә эләгергә мөмкин, диелә. Шуңа да харәмне күрсәтә, начарлыкка өйрәтә торган җирдән сакланырга тиешбез”, – ди Рөстәм хәзрәт Хәйруллин.

Баксаң, күп кенә илләрдә самогон куу тыелган икән. СССР заманында да 1948 елда көмешкә әзерләгән, аны саткан, үзендә саклаган өчен 1-2 елга иректән мәхрүм итү, яки 6-7 елга төзәтү эшләренә лагерьгә җибәрү гамәлдә булган. 

Хәзер исә, җәза ул дәрәҗәдә катгый булмаса да, Административ хокук бозулар турындагы кодексның 2.8нче маддәсе нигезендә, көмешкә саткан өчен 3 мең сумнан – 5 мең сумга кадәр штраф каралган. Киләчәктә бу штраф санкцияләрен катгыйландырырга җыеналар.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: