Шәһри Казан

“Көнбагышка ни җитми?”, ягъни яңа кибет сугышларына без әзерме?

Нәрсә-нәрсә, җәй быел Тукай шигырьләрендәгедән ким килмәде, шуңа, уңыш та мулдан булды. Димәк, азык-төлек бәяләре, егылып китеп төшмәсә дә, үз урынында калыр, дигән өмет бар. Иде...

Табигать көздә йөзә. 
Урак өсте. Әти-әниләрнең без яшь чакта: “Артка кыл да сыймый!” – дип аталган чорлары шушыдыр инде. Хәер, бәрәңгеләр алынып беткәч, кишер-чөгендерләр, суган-сарымсаклар баз түренә барып күркәм генә кунаклагач, рәхәтләнеп бер ял итәрбез әле. 

Нәрсә-нәрсә, җәй быел Тукай шигырьләрендәгедән ким килмәде, шуңа, уңыш та мулдан булды. Димәк, азык-төлек бәяләре, егылып китеп төшмәсә дә, үз урынында калыр, дигән өмет бар. Иде...

Бу атна башында гына РБК агентлыгы канга бер уч тоз салып куйды. Имеш, көнбагыш уңышы бик түбән булу сәбәпле, илдә тиздән көнбагышка кытлык киләчәк һәм “симәнкә мае”на бәяләр артырга мөмкин, ди. Фаразлар буенча, 2020 елда Россия басуларыннан 11,8 миллион тонна көнбагыш орлыгы җыелып алыначак. Бу сан, узган ел белән чагыштырганда, 23 процентка азрак, ягъни, былтыргы көнбагыш уңышының дүрттән бере, дигән сүз. Еллап санасаң, соңгы өч елның иң түбән күрсәткече булып чыга бу. Сез ничектер, мин, язгы карабодай сугышыннан соң күргәннәрне искәреп, мескен кибет киштәләре бу көзен тагын ниләр күрер инде, дип кайгыра башладым.

Лайфхак. Әгәр көнбагыш маен күбрәк итеп алып куярга кирәк дип акча янчыгын кочаклап кибет киштәләрен штурмларга чыгып чабарга өлгермәгәнсез икән, бер-ике генә киңәшемне укып чыгыгыз. Күп итеп алган очракта, көнбагыш маен +5 градустан да түбән булмаган температура шартларында 1 айдан да озаграк сакларга киңәш ителми. Озак вакыт саклыйм дисәгез, иң яхшысы – морозильникка урнаштырыгыз. Анда пластик шешәле маегыз 12 айга кадәр зарарсыз саклана ала. 

Реклама

Суга тагын ни булган?
Кибет киштәләрендәге алкогольсез эчемлекләргә дә якын арада кыйммәтләнү куркынычы яный икән. Сәбәбе – кулланылган пыяла шешәләрне утилизацияләү чыгымнарын, никтер, эчемлек ясап сатучы җилкәсеннән алып, шешә җитештерүче җилкәсенә салу. 

Бездәге мантыйк буенча, җитештерүченең мәшәкате арта икән, бөтен чыгымнар, гадәттә, сатып алучы җилкәсенә өелә. Кыскасы, хөкүмәт шушы “җилкәләр алмашы”н оештырып аткан очракта, кибетләрдәге пыяла савытлы алкогольсез эчемлекләр 30 процентка артачак, ди белгечләр. 

Кызарган көз.
Экспертлар, гомумән, бәяләр артуны көз кызарган чорга фаразлый. Сәбәпләре – гади: рубль курсының кискен төшүе, бензин бәясенең, торак-коммуналь хезмәтләр өчен түләүләрнең артуы... Доллар курсы ике ай эчендә –7, евроныкы – 12 процентка сикерде. Нефть бәясе артыннан бензин бәясе дә башын өскә күтәргән. Шулай булгач, тауарларның илтеп тапшыру, саклау шартларының кыйммәтләнүеннән товар бәясенең төшмәвен чыпчыклар да аңлый хәзер. Әле бу фаразлар коронавирус йөгәненнән тайпылмаган очракта гына актуаль, тыныч кына янәшәдә поскан замана зәхмәте “икенче дулкыны” белән китереп бәрсә, бәяләрнең кайда кадәр сикерәчәген әйтү кыен. 

Болай, узган ел ахыры белән чагыштырганда, продукциягә бәяләр 5,2 процентка арткан (Европа илләрендә – 2,9 процентка). Иң нык үскән продукт белән сез барыгыз да таныш, ул, әлеге дә баягы, бер ел эчендә бәясе ике тапкырга диярлек арткан карабодай. Карабодай артыннан бәяләр ярышында солы ярмасы чаба, аның да күпләп алу бәясе 27 сумга җитеп килә, диләр.

Бер яманның бер яхшысы була.
Аның каравы, хөкүмәт кызып-кызып 31 декабрьне ял ясау өчен “көрәшә”. Әгәр ДәүДумадагы ЛДПР тарафдарлары җиңеп чыкса, 2020 елның соңгы көнен ял итеп каршы алачакбыз. ЛДПР тарафдарлары җиңә алмаса, 2021некен. 
Аерма шунда гына.
Ял булгач, тынычлыгы да кирәк бит әле аның...

Барыгызга да күңел тынычлыгы теләп, сезнең Әмир Исламов.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: