Шәһри Казан

Коронавирус йоктырган тагын ике татарстанлы вафат

Татарстанда коронавирустан үлүчеләр саны тагын артты! Бу юлы 2 очрак теркәлгән.

21 июнь көнне Чаллының йогышлы авырулар хастаханәсенә 1941 елгы пациент дәвалаунуга салына. Медицина тикшерүе нәтиҗәсендә, пациентның ике яклы вируслы пневмония һәм COVID-19 ның авыр формасы белән авырганы ачыклана. 22 июнь көнне ул вафат була.

5 июльдә Яшел Үзән Үзәк хастаханәсенә 1954 елгы хатын-кызны дәвалануга салалар. Анарда COVID-19 ачыклана, әмма хроник авырулары булу сәбәпле, дәвалау катлаулана. Нәтиҗәдә, ханым 13 июльдә вафат була.

Әлеге үлемнәрнең сәбәбе патологоанатом экспертизаларыннан соң ачыкланган.
Мәрхүмнәрнең гаиләләренә сабырлык телибез!

Реклама

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (1)
Осталось символов:
  • 26 июль 2020 - 23:54
    Без имени
    Бу июнь аендагы улемне эле генэ белдегезме сон, ник сон языла, хич анламыйм. Авылларда да куп бит улучелэр, дорес санны эйткэн генэ кеше юк.