Шәһри Казан

Коронавируска каршы көрәшнең тагын бер юлын уйлап тапканнар

Казанның Әмәт, Горький паркларында газонда ак төс белән әйләндереп алынган урыннар барлыкка килгән. Нәрсә булган соң?

Баксаң, бу коронавирус вакытында саклык кагыйдәләрен үтәү максатында ясалган икән. Әлеге әйләнәләрдә, социаль дистанция саклап, пикниклар оештырырга, спорт белән шөгыльләнергә була, дип аңлата Казанның Парклар һәм скверлар дирекциясе.
Горький исемендәге ял итү һәм күңел ачу паркындагы бу әйләнәләрне без дә күреп кайттык. Һәрберсенең диаметры 3 метр тирәсе. Без килгән көнне пикник оештыручылар булмаса да, паркта ял итүчеләр, туп уйнаучылар, йөгерүчеләр җитәрлек.

Реклама

Паркның данлыкны фонтаннары тирәсеннән дә кеше өзелми. Яңа өйләнешүчеләр монда килеп фотога төшә. Бала-чага фонтан суы белән уйный. Җәйне сагынган бер хатын урамда салкынча яңгыр сибәләп торса да, яланаяк фонтан суында йөреп алды.
Кыскасы, паркта электәге кебек гадәти тормыш гөрли. Бары кешеләр генә битлекләрдән һәм пирчәткәләрдән.

Автор фотолары.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: