Шәһри Казан

Татарстанда коронавирустан үлүчеләр саны арта

Республикада үткән тәүлектә коронавируслы инфекциядән һәлак булучылар саны 25кә җитте. Бу хакта әлеге чир белән көрәш штабы хәбәр итә.

1950 елда туган хатын-кыз  5 июльдә республика клиник хастаханәсе каршында оештырылган вакытлыча йогышлы чирләр дәвалаучы госпитальгә авыр хәлдә китерелә. Ул ике яклы полисегментар үпкә ялкынсынуы аркасында катлауланган яңа коронавируслы инфекция белән бирегә салына, болардан тыш пациентның хроник чирләре дә була. Барлык үткәрелгән медицина чараларына карамастан, 8 июльдә хастаның йөрәге тибүдән туктый. 
Әлмәт үзәк хастаханәсе базасында ачылган госпитальгә ике яклы интерстициаль пневмония белән 1961 елгы авыру китерелә. Шул ук көнне барлык кирәкле тикшеренүләр узганнан соң аны Әлмәт филиалы базасында вакытлыча эшләүче инфекция госпиталенә озаталар.

Реклама

Фото: pixabay.com
 

6 июльдә пациентның сулыш алуы авырлашкач, үпкәләрнең ясалма вентиляциясе аппаратына тоташтырыла. Пациентның хәле көннән-көн мөшкелләнә. Кызганыч, хаста 11 июльдә үлеп китә.
Әлеге барлык үлем очраклары махсус суд-медицина экспертизасы ярдәме белән расланган.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (1)
Осталось символов:
  • 14 июль 2020 - 08:56
    Без имени
    Тогэл саннарны без белмибез,лэкин авыраучылар да, улучелэр дэ бу саннарга караганга купкэ кубрэк.