Шәһри Казан

Көрәшчеләргә дәрәҗәле исемнәре кайтып җитте. Котлыйбыз!

Татарстанның бер төркем егетләренә дәрәҗәле исемнәр - көрәш буенча Россиянең спорт остасы һәм Россиянең Халыкара класслы спорт остасы исемнәре бирелгән таныклыклар кайтып җиткән. Ике көрәшчегә ике таныклык берьюлы кайткан.

Россиянең спорт остасы исемнәре бирелә дигән таныклык түбәндәге көрәшчеләргә кайткан: Фарис Хуҗин, Айрат Хәйруллин, Ислам Фәлахов, Раил Нургалиев, Эмиль Мавлин, Данис Закиров, Искәндәр Гарифьянов, Инсаф Габдрахманов, Динар Әүхәдиев.

Россиянең Халыкара класслы спорт остасы исеменә исә Ренас Кәлимуллин, Фирдүс Зәйнуллин, Ислам Фәлахов, Раил Нургалиев һәм Фирзәр Гыйниятуллин лаек булган. Күрәбез, Раил Нургалиев белән Ислам Фәлахов берьюлы ике дәрәҗәле исемгә дә лаек булган.

Реклама

Көрәшчеләрне котлыйбыз!

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: