Шәһри Казан

Кыйбласына тугры булган Акбүредә ниләр бар?

Яңа Чишмә районы мөхтәсибе Илгиз хәзрәт Әшрапов тырышлыгы белән, 27 августта Акбүре авылында (Яңа Чишмә районы) Корбан бәйрәме уңаеннан зур чара үткәрелде.

Чарада Татарстан Республикасы мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин, Аксакаллар шурасы җитәкчесе Айрат хәзрәт Әюпов катнашты, шулай ук күрше-тирә районнары мөхтәсибәтләреннән дә кунаклар бар иде.
Акбүре авылы (элеккеге Чистай районы, Татар Волчья авылы) гомер-гомергә халыкның гореф-гадәтләренә тугры калып яши. Авылның якынча 200 елдан артык тарихы бар. Аның авыл буларак барлыкка килүе дә милли һәм дини факторлар белән бәйле булган. 1859 елгы «Ревизская сказка» мәгълүматлары буенча, 2166 кешедән торган, шактый зур, милли һәм дини составы буенча бик чуар булган Слобода Волчья авылыннан (XIX гасыр башындагы официаль исеме «Слобода Козьмодемьянская Волчья тожъ»), «руслар белән кушылып юкка чыгып бетәрбез!» дигән шигарь астында, татарлар Слобода Волчьядан 2 чакрым көньякка, урман аланындагы инеш буена күчеп утырган. Күченүнең сәбәбе – бер татар кызының Портнов фамилияле урыс егетенә кияүгә чыгуы. Яшь парларны, христиан дине йолалары буенча, «Козьма Домиан» чиркәвенә алып кереп «венчание» ясау да бабаларыбыз күңеленә шом салгандыр.

Руслар белән яшәгәндә дә, яңа авылга нигез салгач та, халык ислам дине нигезендә яши. Шул турыда архив мәгъ­лүматлары да сөйли. Гыйсмәтулла Юлдаш улы – указлы имам, мөгаллим булган. Аның исеме 1836, 1846, 1865 елгы документларда телгә алына. Указга ул 1836 елның 27 июлендә ия була. Архив документларында биш вакыт намаз уку өчен төзелгән  мәчет телгә алына. Беренче мәхәллә авылда рәсми рәвештә 1838 елның 16 августында Казан губерна идарәсенең 3036 номерлы указы нигезендә оеша. Авылда эшләп килүче  «Буыннар мирасы музее» архивында уникаль документ бар, ул – Чистай өязе Акъяр авылы кешесе Ибәтулла Хәмидуллин исеменә бирелгән шәһадәтнамә. Аның буенча, Ибәтулла хәзрәткә 1867 елның 19 июлендә Казан губерна идарәсенең карары белән имамлык һәм мөгаллимлек итәргә рөхсәт, ягъни указ бирелә. Ибәтулла хәзрәт үзеннән соң ишле нәсел калдырып, 1920 елга кадәр муллалык итә. Үзе исән чагында ук ул улы Фатыйхны үзенең дәвамчысы итеп күрергә тели. Фатыйх Ибәтулла улы Кизләү мәдрәсәсендә төпле белем алып, әтисенең уң кулына әверелә, авыл мәдрәсәсендә балалар укыта. Ибәтулла хәзрәт вафат булганнан соң, 1920 елдан алып 1947 елга кадәр муллалык итә. Хәзрәт үз заманының шактый укымышлы кешесе булган, күп укыган, Шәрык илләреннән дә күп китаплар яздырып алган. Дингә каршы көрәш барган авыр елларда ул өеннән куып чыгарыла, мал-мөлкәте тартып алына, үзе мунчада яши башлый. Хәзрәтнең гаиләсе исә аның бай мирасын саклап кала алды – Фатыйх мулланың бик күп китаплары хәзер авыл музеенда саклана.

Реклама

Совет чорында муллалык вазифаларын авыл картлары – Хәнәфия Вафин, Әһлиулла Минкәев, Сибгатулла Вәлиуллин, Мәхмүт Залаковлар башкарды. Мәхмүт хәзрәт Залаковның актив эшчәнлеге нәтиҗәсендә 1990 елда авылда мәчет төзелде. Элекке мәчетнең манарасын сугышка кадәр үк Искавылдан килгән бер адәм кисеп төшерә. «Тормышта да бер рәхәт тә күрмәде!» – дип еш искә алганнар авыл картлары аның турында. Мәчет ябылгач, җомга, гает намазлары төрле елларда, төрле кешеләрнең өйләрендә укылган. 1990 еллардан башлап Галиулла Вәлиуллин, Гарифулла Минкәев, Харис Рамазановлар муллалык итә. Бүгенге көндә авылда ике мәчет – «Мәхмүт» һәм «Нургаяз» мәчетләре эшләп килә, аларда  Имаметдин Заһретдинов һәм Искәндәр Мурзин муллалык итә.

Корбан бәйрәме уңаеннан уздырылган чарада авыл халкы, районның һәр мәхәлләсеннән килгән мөслим-мөслимәләр мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллинның чыгышын аеруча тәэсирләнеп тыңлады – ул Корбан бәйрәменең тарихына тукталып үтте. «Раб­бың ризалыгы өчен намаз укы һәм мохтаҗларны ашатыр өчен корбан чал» дигән аятьнең мәгънәләрен аңлатып үтте, ислам динен күтәрүдә зур өлеш кертүчеләргә истәлекле бүләкләр тапшырды. Бер сәгатьлек чара авыл мәдәният йорты хезмәткәрләре – Галия Миншина, Гөлия Вәлиуллина тарафыннан төзелгән программа нигезендә дини тематикага багышланган шигырьләр, җырлар белән бергә үрелеп барды.

Камил хәзрәт Сәмигуллин «Буыннар мирасы музеен»да да булды. Биредә «Авылның рухи тормышы» дигән тематика астында махсус экспозиция төзелгән иде. Төрле шәмаилләрне, хаҗиларның хаҗ кылгандагы шәхси әйберләрен, Фатыйх хәзрәтнең китапларын, төрле документларны мөфти хәзрәт кызыксынып карады.

Вәсил Вәлиуллин, «Буыннар мирасы музее» директоры, Яңа Чишмә, Акбүре

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: