Шәһри Казан

Әлфия Йосыпова: "Президент чыгышында татар теленең киләчәк стратегиясе билгеләнә"

КФУ профессоры, филология фәннәре докторы, К.Насыйри институты директоры Әлфия Йосыпова Татарстан Президентының татар халкына мөрәҗәгатен әнә шулай бәяләде.

Президентыбызның бу чыгышы милләт өчен бик кирәкле һәм файдалы. Монда татар теленең киләчәк стратегиясе билгеләнә. Шуны безгә бергәләшеп тормышка ашырырга кирәк. Татар теленең кулланылыш даирәсен, кулланылыш активлыгын арттырырга кирәк.

Реклама

Югары оешмалардан алып, һәр җирдә татарча сөйләшсәк, татар матбугатына язылып, аны актив рәвештә укысак, татар теле өчен җаваплылыкны мәктәп һәм университеларга гына калдырмыйча, һәр татар үз өстенә алса, телебез дә, милләтебез дә яшәр!

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: