Шәһри Казан

Лилия белән Ришат Тимергалиевләр улларына өч вариантта исем сайлаган

Алып баручы, шагыйрә Ләйлә Дәүләтова моның хакында инстаграм битендә хәбәр итә.

Өч исем дә бик матур: Рамазан, Салават, Арслан. Ләйләнең язылучылары күбесе Рамазан исемен хуплый. Рамазан аенда тугач, Рамазан инде, бик матур исем, ди алар.

Реклама

“Хаҗга баргач, Кәгъбәтулла ташына тотынып, Лилия теләк тели: үзенә насыйп яр һәм әни булу бәхетен сорый ул. “Адәм&Хава” тапшыруын яздырганда мин бу сүзләрне елый-елый тыңлаган идем... Аллаһы Тәгаләнең кодрәте киң. Шакатырлык вакыйга һәркемне сокландырды! Ярдәм мәчете хезмәткәре, шагыйрә, физик яктан бәллүр хатын-кыз, рухи яктан тимер кебек ныклы Лилия Тимергалива белән ярдәмчел, сабыр, алтын йөрәкле @rishattimerнең уллары туды дип, узган постта язган идем инде! Андагы комментарий, андагы теләкләрнең күплеге. Лилия барчагызга да рәхмәт укый, сәламнәрен җибәрә. Әлегә яшь әни улы белән бергә Мэәскәүдә тернәкләндерү үзәгендә. Бәби 7 айдан туды, шуңа күрә врачлар күзәтүе астында булу бик мөһим... Аллага шөкер, хәлләребез әкрен генә алга таба, ди Лилия. Ришат өзелеп көтә үзләрен. Улларына 3 вариантта исем дэ әзерләп куйганнар - Рамазан, Салават, Арслан! Кайсын сайларга белмиләр. Сез кайсы яхшырак дип уйлыйсыз? Мин Рамазан Ришатович шәп яңгырый дип уйлыйм.�Ләкин кечкенә бәби хәзер чыннан да Аллаһы Тәгаләнең ярдәменә, врачларның тырышуына, безнең булышуыбызга бик мохтаҗ. Шушы изге Рамазан айларында әлегә могҗизалы балага ярдәм итсәк, алар өчен зур файда, безнең өчен зур савап булыр иде, ничек уйлыйсыз? Фитыр сәдакасын да нәкъ менә ярдәмгә мохтаҗ сабыйга күчерү бик дөрес буладыр. Изге йөрәклеләр өчен Лилиянең сберкарточка номерын куям: 2202200308282373”, – дип язган Ләйлә.

Фото: http://pixabay.com

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: