Шәһри Казан

Лилия Тимергалиева ире Ришат белән улларына, ниһаять, исем сайлаганнар. Бик матур исем!

Лилия Тимергалиева Ураза бәйрәме белән котлап, игелекле эшләрегез кабул булсыннар иде дип тели һәм бу айның гаиләләре өчен дә мөһим булуын яза.

Реклама

"Рамазан 2020 кечкенә генә могҗизаның әти-әнисе итте. Әйе, ул бу матур дөньяга, әтисенең туган көненә килергә ашыкты һәм аны сөендерде, ул бик зур бүләк. Без  сине бик көттек, син безнең могҗиза. Күп кенә исемнәр тәкъдим итсәләр дә, без әтиең белән сине уебызда күптән Салават дип атадык! Син салават күперенең бөтен төсен бирә торган сөенече. Бүгенге көнгә безнең хәлләр канәгатьләнерлек. Сәламәтлеге ныгый бара. Салават үзенең исемендә нәкъ җиде хәреф булуын белде һәм җиденче айда туды. @centrkulakovaда җитлекми туган балалар өчен бөтен шартлар да бар. Без барысы да яхшы буласына ышанабыз, иншаАлла. Сәламәтлек һәм бәхет сезгә!" дип язган ул.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: