Шәһри Казан

Милләт. Бумеранг законы...

Ватан сугышыннан соң, урынсыз сылтау табып, кырым татарларын һәм чеченнарны туып-үскән газиз җирләреннән, мал көтүедәй куып, илнең төрле почмакларына сөрделәр. Укыганым да, ишеткәнем дә бар: бу вәхши операцияне башкаручы солдатлар арасында татар егетләре бик күп булган.

Империя үзендә яшәп яткан, буйсындырылган халыкларны һәрвакыт бер-берсенә каршы кую сәясәте алып барган. Бу – бик отышлы алым, чөнки изелгән милләтләр өчен берләшү мөмкинлегенә юл ябыла, алар таркаулыкка, күндәмлек һәм куркаклыкка дучар ителә.

Бу гамәлне яшертен төстә, төрле ялган калыпларга төреп кылалар, билгеле. Тарихта моның мисаллары шактый. Татарга кагылышлы кайбер хәлләрне күздән кичерик әле.

Большевиклар фәрманы белән 1919 елда татбригада төзелә. Фрунзе командалыгындагы бу бригада Урта Азиядә Совет властен урнаштыру сугышларында катнаша. Ә менә үз илен, үз җирен, үз халкын саклаучыларга – каршылык күрсәтүчеләргә “басмачы” дигән кара мөһер сугыла. Кем кемгә басып кергәндер бит әле – монысын уйлаучы юк. Әмма, мантыйк буенча, үзбәкләр Россиягә “бәреп” кергән булып чыга түгелме? 

Хәтерлисездер, заманында зур горурлык белән җырлый идек:
Фирганә – Бохара – без үткән ара
Фрунзе безнең командарм,
Дошманнарның җиңдек барын
Данлы елларда.

Дөрес аңлый күрегез: университеттагы мөгаллимебез, әлеге җырның сүзләрен язган популяр шагыйрь Мостафа Ногманны һич тә гаепләвем түгел бу. Ул да – үз заманының баласы, коммунистик идеалларга сукырларча ышанып яшәгән, өстән кушканны җырлаган.

Әмма безнең активлыкның “җимешләр”ен ашыйсы көннәр алда булган икән әле. Ул чактагы сугышларның ачы кайтавазын үз җилкәсендә татыган ике татар язучысының әйткәннәренә таянып, бу фикерне конкрет мисаллар белән ныгытып китик.

Туфан Миңнуллин “Үзгәрү” дигән күләмле публицистик язмасында (ул “Казан утлары” журналында басылып чыкты) гыйбрәтле бер хәлне сөйләп бирә: “Мәскәүдәге югары әдәби курсларында үзбәк драматургы Абдукаххар Ибраһимов белән бергә укыдык. Ул СССР дигән илне өнәп бетерми иде. Анда урыстан башка халыкларны милләт буларак бетерү планнары корылган, дия иде. Бервакыт мин, аны-моны уйламыйча кемнәндер ишеткәнемне әйтеп ташладым: “Безнең бабайлар, әтиләр Урта Азиягә культура алып килгәннәр”, – дидем. Сез, татарлар – урыска сатылган халык, үз туганнарыгыз янына сыеныр урын эзләп килгәндә урыс ияртеп килдегез, безгә басмачылар дигән яман кушамат тагып, безнең бабаларыбызны атып-үтереп йөрдегез, диде!

СССР дигән зур илдән тизрәк качарга, аерымланырга теләүче Украина, Грузия, Балтыйк буе вәкилләренең дә ул чакта әйтелгән уй-фикерләрен сүзгә-сүз әйтеп уза Туфан. Кызганыч ки, әйтеп кителгән илләр һәм тагын башкалар мөстәкыйльлек алды, дәүләтчелеген барлыкка китерде, колония булудан туктады, әмма Татарстанга андый бәхет елмаймады. 

Ә хәзер, әйдәгез, Тәлгат Галиуллинның мәкаләсеннән бер өзек укып китик. Ул мондый сүзләр белән башлана: “Совет чорында фән докторлыгына дәгъва кылып йөргән татар галиме, диссертациясен яклар өчен, Мәскәү, Ташкент, Алма-Ата, Баку кебек шәһәрләрдә оешкан гыйльми советларга баш иеп барырга мәҗбүр иде. Җае чыкканда, мәгърифәтле тарихы белән “масаеп” алырга яраткан татар баласы өчен иң аянычы шул иде: XIX гасыр азагында, бигрәк тә XX йөз башында Акмулла кебекләребез әлпи-тисигә, әлифбага, уку-язуга өйрәткән кавемнәрнең балаларына, оныкларына – хәер сорарга кергән теләнче кебек, баш иеп, вакыты белән тез чүгеп бару иде бу”.

Сизәсездер: безне түбәнсетү рухы, ак җирлектәге кара тап шикелле, аермачык ярылып ята! Авторның әйтүенчә, үзбәкләр хозурына диссертация якларга бару аеруча кыен, уңайсыз булган. Чөнки күтәреп алу юк, әлеге дә баягы, аларның милли азатлык хәрәкәтен канга батыруда катнашкан татбригаданы искә төшереп, большевик бабаларыбызның кылган гамәлләре өчен яшь галимне “кызартып” алу форсатын кулдан ычкындырмаганнар. 

Реклама

Инде килик якындаш ике халык – татар-башкорт мөнәсәбәтләренә. Әмирхан ага Еники язуынча, 1917 елгы инкыйлабтан бирле бу мөнәсәбәтләрдә яшерен яисә ачыктан-ачык киеренкелек яшәп килгән икән. Шунысын ачык әйтергә кирәк: ике халык арасында бернинди киеренкелек тә, дошманлык та юк һәм булмаган. Мондый ясалма каршылыкларны бары тик тар карашлы башкорт түрәләре китереп чыгара. Мәктәпләрдә татар балаларын ирексезләп башкорт телендә укыту, халык санын алганда ирексезләп башкорт итеп яздыруларны күздә тотып әйтүем. Карьера өчен паспортларын үзгәртүчеләргә карата Айдар Хәлимнең ирония белән әйткән: “Алыштырып пашпортны, арттырабыз башкортны”, - дигән сүзләре дөреслеккә туры килә. Алыйк Уфа шәһәрендә салынган өр-яңа татар гимназиясен төнлә килеп бульдозерлар белән вандалларча җимереп ташлау вакыйгасын. Болар бит барыбызның да хәтерендә.

Шунысын да әйтергә онытмыйк: әлеге гайре табигый гамәлләрне Мәскәү “күрми”, дәшми кала. Сәбәбе бик ачык, Русиядәге иң күп санлы бу ике тугандаш халык берләшә күрмәсен!

Ватан сугышыннан соң, урынсыз сылтау табып, кырым татарларын һәм чеченнарны туып-үскән газиз җирләреннән, мал көтүедәй куып, илнең төрле почмакларына сөрделәр. Укыганым да, ишеткәнем дә бар: бу вәхши операцияне башкаручы солдатлар арасында татар егетләре бик күп булган. Ләкин хәрбиләр өчен “приказ есть приказ!” – аларны гаепләп булмыйдыр.

...Әфган сугышындагы “интернациональ бурыч” үтәүче солдатлар һәм хәрбиләр арасында безнең күпме татар егетләре булды икән? Мондый мәгълүмат халыкка әйтелми, хәрби сернең теге ягында киселеп кала.

Моннан егерме еллап элек микән, без эшләгән “Идел-Пресс” каршындагы мәйданчыкта Әфганда һәлак булучыларга һәйкәл ачтылар. Аның ачыласын безгә һәйкәлгә дип акча җыючы бер активист ханым (исемен атамыйм) алданрак та әйтеп өлгергән иде. Шулчак арабыздан берәү аны кызартырга теләде:
- Аларга һәйкәл ачу дөрес түгел. Кремль кушканны үтәп, Әфганстан дигән тыныч илгә басып керделәр, аны пыран-заран туздырып ташладылар, бары шул.

Теге ханымның күзләре шар булды!
– Шулай дип әйтергә ничек телең бара, энем? Алар бит интернациональ бурыч үтәделәр.
– Акчаны 1552 елда Казаныбызны Иван Грозный явыннан саклаучы батырларга җыярга, менә шуларга һәйкәл куярга кирәк! - диде икенче беребез.

Бу юлы ханым сүзсез калды, әйтер сүз тапмады. 

Менә шундый хәлләр.

Явыз Иванның баскыннарына һәйкәл бар шәһәребездә, ә менә газиз башкалабыз Казанны саклап шәһит киткәннәргә һәйкәлнең әле һаман салынганы юк. Юкса, үзгәреш җилләре исә башлагач, обелискка конкурс та ачылган, берничә проект та эшләнгән иде. Сүнде, сүрелде дә төште хәрәкәт. Әлеге проект эшләнмәләре кайда, нинди караңгы почмакта тузан җыеп ята икән? Халыкка әйтүче юк. Мәскәүнең бармак янавыннан шүрлибез, бары шул. Бүгенге Татарстан Россиянең иң зур йөген тартып баручы локомотив роленә кергәннән-керә бара. Республика икътисадны үстерү һәм текә күтәрүгә барлык тырышлыгын куя. Ә нәтиҗә: республика табышының күпчелек өлеше федераль казнаның төпсез “коесы”на китеп бара. Ә беләсезме, моңардан тыш, дотациядә утыручы хәерче төбәкләргә юллау өчен аерым өстәмә салымнар уйлап чыгарылды. Ил системасындагы хаксызлыкның чиге-чамасы юк хәзер.

Бумеранг... Аның сыйфаты шундый - ул һәрвакыт кире үзеңә әйләнеп кайта. 

Рашат Низами

Фото: https://pixabay.com/

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: