Шәһри Казан

Мәхәббәтегезне видеога төшерәләр. Сак булыгыз!

Элегрәк бер өйнең тәрәзәсеннән икенче өй тәрәзәсе аша шушы фатирда яшәүчеләрнең тормышы "өйрәнелсә", хәзер инде квадрокоптерларны эшкә җигеп, видеога да төшерә башлаганнар.

Вконтакте социаль челтәрендә квадрокоптер белән төшерелгән видеоларны куйган төркем оештырганнар. Роликларны төшерүчеләр Казан халкының интим тормышын күзәтә, дип яза "Челнинские известия"

Реклама

Шулай итеп, безнең тормышыбызны югарыдан да күзәтәләр. Элегрәк бер өйнең тәрәзәсеннән икенче өй тәрәзәсе аша шушы фатирда яшәүчеләрнең тормышы "өйрәнелсә", хәзер инде квадрокоптерларны эшкә җигеп, видеога да төшерә башлаганнар. Видеога төшерү бер хәл, ә менә аны социаль челтәрләрдә тарату кемгә һәм ни өчен кирәк - анысы билгесез.

Әлеге төркемнең аңлатмасында "Казанлылар тормышын күзәтәбез" дип язылган. Төркемдә инде 28 видеоролик куелган, күбесендә кешеләрнең мәхәббәт белән шөгыльләнү моментлары кергән. Әлбәттә, шәрехләмәләрнең күпчелеге негатив характерда: язылучылар кешенең шәхси тормышын күзәтүне һәм гавамга чыгаруны тәнкыйтьли. Кайберәүләр хәзер тәрәзә пәрдәләрен ябачагын искәртә.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: