Шәһри Казан

Мәскәү артистлары – Казанда: классика үлемсез

Бары классика гына сәнгатьнең чын асылын ачып бирә ала: бу көннәрдә – 10-15 сентябрьдә – Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында Мәскәүнең Кече театры сәхнә тота.

Классик әсәрләргә өстенлек бирә торган театр буларак, Кече театр артистлары казанлыларга Островскийның «Не все коту масленица», Гогольнең «Женитьба» һәм күп кенә тамашачыларның күңелләрен тетрәткән Дельмарның «Дальше-тишина» спектакльләрен күрсәтә.
Россиянең халык артисты Владимир Носик сүзләренчә, театр Казанга һәрвакыт шатланып, күтәренке кәефтә килә.

– Казан театрлары Мәскәүгә килгәндә нинди хисләр кичерәдер, белмим. Әмма мин: «О Казан, анда кемнәрне очратырмын икән?» – дип барам, – ди артист. Аның сүзләренчә, Кече театр әле бу сәнгать барлыкка килгәндә генә салынган нигезне сак­лый. – Сезнең театрыгыз исә Татарстанның, татар халкының мәдәниятен саклый. Ул агартучы һәм бу бик мөһим. Чөнки бу – җимешләр бирә торган изге эш.
«Дальше-тишина» спектаклендә Владимир Носик белән бергә легендар актриса, Россиянең халык артисты Людмила Полякова да уйный.
– Бу – хәзерге ­заманны, безнең чорны яктырткан спектакль. Аның ярдәмендә без, якыннарыгызга, туганнарыгызга, тормышка битараф карамагыз, бу җирдә бер генә яшәвебезне, бер-беребезнең кадерен белик, дигән фикерне җиткерәсебез килде. Бу спектакль миссия кебек. Без репетицияләр ясаганда, режиссер: «Подъезд төбендә өч «Ашыгыч ярдәм» машинасы торырга тиеш», – дия иде. Спектакльне караганнан соң, ирләр дә елый. Бер артист, хәтта спектакльдән соң шунда ук әниемә шалтыратырга чаптым, аның хәлен беләсем килде, ди. Һәр кеше дә спектакльдән соң якынының хәлен белсен, аңа шул дәрәҗәдә тәэ­сир итсен иде, – дигән теләктә халык артисты.

Реклама

Г.Камал театрының баш режиссеры Фәрит Бикчәнтәев фикеренчә, мондый театр белән шөгыльләнү хәзерге заманда бик кыен.
– Заманасы шундый ки, классик сәнгать хәзер «тренд» түгел. Шуңа да мин дуслыгыбыз сакланганы һәм тәҗрибә уртаклашуыбыз өчен рәхмәтемне җиткерәм. Алар үз-үзләренә хыянәт итми. Ки­ләчәктә дә аралашуыбызны дәвам итәрбез дип өметләнәм, – ди баш режиссер.
Чын актриса буларак, Людмила Полякова, театр кешенең күңеленә үтеп керергә тиеш, дип саный.
– Заманча спектакльләрне карыйм да, алар нәрсәгә кирәк, дип уйлыйм. Чөнки алар башта да, йөрәктә дә чагылыш тапмый. Безнең театр, сезнең театр нигә һаман да яши? Чөнки тамашачы сиңа энергиясен җибәрә, ә син үзеңнекен бирәсең. Ишектән чыгып киткәндә исә алар: ­«Театр һаман да яши икән бит?! Театр исән!» – диләр. Мин кешенең күңеленә мөрәҗәгать итәргә дигән фикердә, – ди актриса.
Людмила ханым хәзерге эстрадага карата да фикерен җиткерде. Элек, ди ул, без фикерне тыңлап көлә идек. Ә хәзер билдән түбән әйберләр хакында гына сөйләп көлдерәләр. Аның белән килешми мөмкин түгел. Бу без татарларга да хас нәрсә. Уртак проблема.

Әдәпсезлек дигән әйбер хәзер сәхнәгә дә үтеп керде. Иң аянычы, бу – кешегә ошый. Тозсыз, мәгънәсез шоу-концертларга, спектакльләргә халык агыла. Акчасын да, вакытын да кызганмый. Мондый концепцияне кабул итмәгән режиссерлар, сәнгать җитәкчеләре кәнәфиләрен бушата тора. Чөнки заман таләп итә. Заман театрдан акча сорый.

Владимир Носик та, белем бирү һәм агарту институты буларак, театр дәүләт тарафыннан кабул ителми, дип саный. «Театрның асылын аңламыйлар. Ә совет чорында бу алай түгел иде. Чөнки темалар актуаль иде. Алар хакында фикер алышу бар иде», – ди артист.
Дөрес сүзгә җавап юк, ди татар халкы. Әмма классика ул барыбер үлемсез! Аңа замана җиле кагылса да, юып бетерә алмый.


Лилия МИНСАФИНА

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: